Эпосы, легенды и сказания – Идегәй. Татар халык дастаны (страница 6)
Муйнын ора чап! – диде.—
Пәридән алган хатыны,
Бишектә ятар баласы;
Аны да ташлап калдырган
Пәридән булган анасы[40] –
Ул баланы тап! – диде.—
Бишеген ора чап! – диде.—
Син дә булсаң Чакмагыш,
Чакма чаккан Чакмагыш,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңырагын[41] чап, – диде.—
Чабып утка як! – диде.
Шунда торган Җантимер —
Киң кунычлы Җантимер —
Алты угыллы ир иде;
Атагы – өлкән аталык[42],
Йортта өлкән пир[43] иде;
Туктамышның кашында
Киңәше киң килбәтле,
Сүзе үткән би иде;
Котлыкыя би белән,
Кан тамызып ак сөткә,
Ант эчешкән ир иде.
Торып килеп Җантимер,
Хан алдында йөгенде:
– Әй ханиям, ханиям!
Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил киткәндә, йорт калыр,
Йорт китәрдә, сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш китәрдә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан-буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Куйдай булып маңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай[44] хан калыр.
Синең кошың асраган
Котлыкыя би иде.
Ул да булса ир иде,
Бер бабасы яу иде,
Бер бабасы ил иде,
Бер бабасы кол иде,
Бер бабасы би иде.
Аның да өлкән бабасы —
Баба Төкләс Хуҗа Әхмәт,
Әүлиялар пире иде.
Әй ханиям, ханиям,
Кол язарда[45] би кичәр,
Би язарда хан кичәр,
Аталыгым хакына
Хаталыгын кич, – диде.—
Аталыгым хакына
Хаталыгын кичмәсәң,
Бишектә яткан баласы —
Кашык канын кич, – диде, —
Буында типкән кан калсын,