Эпосы, легенды и сказания – Идегәй. Татар халык дастаны (страница 8)
Җантимернең алты угыл,
Алтынчы угыл – Кобогыл,
Кобогыл дип беленеп
Үсә куйды Идегәй.
Бер яшендә бер икән,
Баскан җире шил икән.
Ике яшьтә ил булды,
Әйткән сүзе им булды.
Өч яшендә аталык
Остаздан китап башлатты.
Дүрт яшендә дан булды,
Фирасәте[51] фаш булды;
Биш яшенә килгәндә,
Җантимернең биш угыл –
Бишенә дә баш булды,
Алтысында ат менде,
Җидесендә җәй[52] тартып,
Җиде тотам ук атты.
Сигез-тугыз булганда,
Сигез тукмак сындырып,
Туң тимергә кул орды.
Унга җитте – ул булды,
Ул ни дисә шул булды,
Чүлгә чыгып басканда,
Чүл ярылып юл булды,
Тауга чыгып басканда,
Тау сыгылып уй[53] булды.
Унберендә бер булды,
Уйпыксыз чичән[54] ул булды.
Уникегә җиткәндә,
Алпамыштай ир булды.
«Ир булган соң җир булыйм,
Иңсәм җиргә тисен, – дип, –
Ил игелегем күрсен, – дип, –
Асыраган чал бабам —
Ул игелегем күрсен», – дип,
Тауда ятты, тай бакты,
Кырда ятты, куй бакты,
Елкы бакты – кол булды,
Өстендә ямар тун булды;
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды,
Ятимнәргә яр булды.
Идегәй андый ир булды:
Аты юкка ат булды,
Чүлләгәнгә[55] су булды,
Адашканга юл булды;
Ялгызга – ясак[56],
Җәяүгә таяк ул булды.
Ундүртенә килгәндә,
Ундүрт дауны бетереп,
Түрәсен биргән[57] ул булды.
Унбишенә килгәндә,
Туксан башлы Урданың
Туксан углы бер булып
Айдалага[58] килгәндә,
Алар белән ант тотты.
«Көрәшеп барың мин ексам,
Мин барыңа баш, – диде.—
Көрәшеп берең мине екса,
Улыгыз миңа баш», – диде.
Анда мәйдан күтәрде.
Туксан башлы Урданың