Эпосы, легенды и сказания – Идегәй. Татар халык дастаны (страница 2)
Аргы атасы Чыңгыз хан,
Бирге атасы Туйгуҗа,
Аннан туган Туктамыш —
Ул Туктамыш мин булсам;
Күк Түбәдә ак сарай,
Анда утырган хан булсам,
Ил булганга ил булсам,
Яу булганга яу булсам;
Кара лачын Төкле Аяк
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Тугыз йортка дан булган,
Кара лачын ау кошым
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Аннан кала Бүз тойгын[13] —
Ул да булмас, Шаһ Тимер!
И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,
Тешең җитсә, таш кимер!
Сигез йортка сыймадың,
Тугыз йортны куймадың,
Сычкан типкән бидаяк[14]
Сиңа булсын, Шаһ Тимер!»
Хат бөтелде[15], сүз бетте.
Ай бетте дә көн бетте.
Ел артыннан яз килде,
Чирүле күлгә кош килде,
Күгәл[16] белән каз килде.
Оя баскан Төкле Аяк —
Ул да бала чыгарды.
Кош чөюгә мәл килде.
Ау кошларын караган
Азамат ир Туктамыш
Аны үзенә чакыртты:
«Әй Котлыкам, кил, – диде. –
Тугыз йортка дан булган,
Оя баскан Төкле Аяк
Ике бала чыгарса,
Икесен бер сынап күрәем,
Аны миңа бир», – диде.
Котлыкыя би килде.
Кыл ефәк бау муйнында –
Ике бер тиң бала кош,
Икесе дә кулында;
Ул кошларны биргәндә,
Туктамыш хан алмады,
Бер артык күз салмады.
– Әй Котлыка би, – диде.—
Болгар белән Сарайда
Мин Туктамыш хан икән,
Тугрыма кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан икән,
Аны баккан син икән,
Аны көткән мин икән,
Аннан туган ике кош —
Аны миңа бир, – диде.
Котлыкыя би анда
Янә килеп йөгенде[19].
Ул икесен янә биргәндә,
Туктамыш хан аны алды,
Тырнак очына кундырып,
Берәвен чөйде тургайга,
Берәвен чөйде күгәлгә —
Икәве дә очмады,
Тырнагыннан купмады.
Шунда белде Туктамыш