Эпосы, легенды и сказания – Идегәй. Татар халык дастаны (страница 1)
Идегәй
Татар халык дастаны
© Татарстан китап нәшрияты, 2019
Китапта Байназар Әлминев (1909–1976) рәсемнәре файдаланылды
I. Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне
Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда —
Данлы кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш[1] дигән хан булды;
Ил булганга ил булды,
Яу булганга яу булды.
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә[2] арасы,
Сары мәрмәр Алтын Таш[3]
Сигез йортка дан булды,
Аларда дан булмады.
Суна[4] тибеп каз алган
Кара лачын Төкле Аяк —
Ау лачыны бар иде,
Тугыз йортка дан булды.
Азамат ир Туктамыш —
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Чирүле күлдә кош чөеп,[5]
Дәүран сөргән хан булды.
Ул дәрья да бу дәрья[6],
Ул дәрьядан Сырдәрья,
Сырдәрьядан Сәмәрканд,
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер[7]
Туктамышка хат бирде.
Ул хатында бу диде:
«Җаектан ашу Ак Түбә[8],
Иделдән ашу Күк Түбә,
Күк Түбәдә ак сарай;
Анда утырган Туктамыш —
Ул Туктамыш син булсаң,
Курымны[9] эчкән син булсаң,
Сине баккан мин булсам,
Тугрына[10] кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
Аны миңа тапшыргыл».
Туктамыштай олы хан,
Укыган соң бу хатны,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Эченә суык боз төште —
Туң тимердәй күк булды,
Эченә кызу ут төште —
Сум[11] тимердәй кызарды.
Кызарган соң ут булды,
Аннан да үтеп ак булды.
Азамат ир Туктамыш
Анда җавап хат бирде,
Ул хатында бу диде:
«Ул дәрья да бу дәрья,
Ул дәрьядан Сырдәрья.
Сырдәрьядан Сәмәрканд;
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык[12] Шаһ Тимер
Әмир Бырлас син булсаң;