18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 18)

18
Догада кузгалырбыз… Сызган җан – тузган төенчек, Җанга нәрсә салган булсак, Юлга шуны алырбыз. Хафаланырга язмасын: Килдек нигә? Киттек ник? Яхшы сүздә, бәни җиһан, Сез дә исән-сау калыгыз, Без дә озак интекмик! Көннәр берсеннән-берсе ак, Сафлык, муллык бу йортта. Иләс хисләр тамырдагы Яшәү сутын куерта. Шуңадырмы, кушылганда Мәгыйшәт тыз-бызына, Күңелгә җылылык иңә: Бәхилләшмибез бит әле, Бәхилләшмибез бит әле, Саубуллашабыз гына.

Сәвилә җыры

(«Cихерче» дән)

Миңа, беләм, Берни, берни булмас. Бергә чакка мәңге кайтмам да! Йөрәк тамырында шыткан хисем Бозлы төер булып катканда — Ыңгырашмам хәтта, Көрсенмәм дә, Ни кичерәм хәзер – белмәссең… Син язымнан чыгып киткән чакта, Эчтән элеп ишек келәсен. Җаннан үткән җылы оран гына Килеп җитәр салкын җилләрдә: Син китмисең, диеп, юк, китмисең, Син китмисең, диеп, юк, иреккә Үзем сине шулай җибәрәм! Миңа – бел син! — Берни, берни булмас! Иренемне тешләп түзәрмен… Итекләрең баскан язым гына Танымаслык булып үзгәрер.

«Күп ертылды йөрәк…»

Күп ертылды йөрәк — Саклап кына Туздырырга юкса теләдем. Җөе ничә купкан яраларны Энә күзләп кабат тегәмен. Чукыныплар китсен шәхес, иҗат, Уймак чокырына сыйган дан! — Мондый чакта куеныңа сеңеп Җуеласы килә дөньядан. Һәр яңа көн – яңа сугыш кыры, Яңа көрәш. Азмы көрәштем?! Хәзер аңлыйм: гомер буе булган Тик җил тегермәне — Көндәшем. Үз галәмен корып, Нигездән үк Ялгышуын күргәч, соң гына, Гаҗәпмени – үгез егар егет Кузый кадәр кызга сыгына. Мондый чакта кәеф – челпәрәмә,