18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 16)

18
һәр яңа көн аңа куана. Алкалары — энҗе йолдызлар, көзгесе – ай килеш тә, дөньялык – бай бирнәсе, диярсең; берүк, күз тимәсен: һәр яңа көн аңа килешә.

Шул ук

Күк тә аман, аман туфрак та, Тормыш шавын сузар сур[3] аман, Хәл-әхвәлең ничек, милләтем? Җавап шул ук: зинһар, сорама. Баер чагы булган кояшның — Без «таң ата» диеп алдандык, Ил һаман шул һәм һаман шул илдә Гыйлем урынына – наданлык, Ирек урынына – пулемёт, Мәктәп урынына – төрмәләр…[4] Халыкларны сүтеп сөяккә, Кузна уйнап рәхәт күрәләр. Үзгәреш юк! Гасыр узса да. Күңелеңә авыр алма син, Хәлең ничек, дисәм, милләтем? Җавап: шул ук. Һади Атласи. «…» Гомер буе эзлим, эзлим Аны. Иманыма терәү терәтәм… Һәм, ниһаять, табам. Көтмәгәнчә. Ул бик якын икән — Йөрәктә. Дөнья мәшәкате күмеп китсә, Калеб җылым белән беррәттән Мин Аны да җуям. (Мескен халәт!) Ул бик ерак хәзер — Йөрәктә. Гомер буе эзлим, Табам, Җуям. Бер тукталып шушы куласа, Мин, һичшиксез, дәһриләнер идем… Әгәр Аллаһ чынлап булмаса.

«Авырый балам…»

Авырый балам. Коелып төшәр икән шулчаклы: һаман төренебрәк ята, уенчыгын кочаклый. Ут чәчәр күзләре моңсу, мөлдерәмә үзләре… Тутырып бер карасамы — үзәгеңне өзәрлек! Аңа әле салкын караш ташланмаган, салкын сүз әйтелмәгән, һәм ул белми — күпме кеше