реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 29)

18

Террасада сеңелләре Хөршид чәй урыны әзерләп йөри. Өстендә аның кыска итәкле ситсы күлмәк, аягында озын оек белән үкчәсез туфли. Тасмасыз, калын гына итеп үргән ике толымының берсен алга, күкрәге өстенә салындырып куйган. Аны әтиләре мәрхүмгә охшаган, диләр. Күзләре дә, кашлары да, чәчләре дә чем-кара. Матур, сылу булмакчы. Ләкин бик чирләшкә ул, шуңа күрә үзенә һаман әле бер дә ит кунмый. Гомумән, абыйларының игътибарын үзенә һич җәлеп итмичә, өнсез-мыштым гына үсеп килә бу кыз бала. Кышын укый, җәен әнисе яныннан китми, тик бу йортка күчкәч, бакча түренә китеп, шунда ялгызы китап укып утырырга гадәтләнде.

Өйдән Таибә абыстай бик борынгыдан сакланып килгән, шуңа күрә үзе генә тотып йөртә торган авызы җиз кыршаулы, зәңгәр пыяла шикәр савытын күтәреп чыкты. Карчык чыгуга, Зариф аңа кычкырып дәште:

– Әни, чия-кураларыгыз тәмам өлгереп җиткән икән ләбаса, мин сиңа әйтим! Биргән икән Ходай үзе дә уңышны, ничек җыеп бетерерсез?

– Ие шул, – диде Таибә абыстай сабыр-тыйнак кына. – Аллага шөкер, үзебезнең җиләк-җимеш өлгергән көнне дә күрдек… Син менә киленне балалары белән безгә җибәрер идең. Килеп, җыешып, вәринҗә кайнатышып китсен иде.

– Үләт җыксын ла киленеңне, – диде Зариф, кинәт кызып. – Аның аркасында шушындый дәүләтнең өлешенә керә алмыйча калдым.

– Хатын сүзенә иярмиләр аны… Хатынның, ни аның, чәче озын, акылы кыска – белмичә әйтмәгәннәр.

– Дурак булдым шул, дурак булдым! Теге вакытта әйтми-сөйләми генә, шалт Хупҗамал дигәндәй, кул сугып, эшне өзеп кенә куясы калган да бит, ни, дурак булдым шул!

– Үкенмә ул хәтле, абый! – диде Зөфәр дә, сүзгә кушылып. – Бәлкем, хәерлегәдер. Йортсыз тормассың әле.

– Тормыйм, Аллаһы бирсә, тормыйм! – диде Зариф, урындыгы өстендә киерелә биреп. – Бераз мая гына җыйыйм. Ие, менә шул… Канешно, синеке кебек пулат кирәкми миңа, иллә мәгәр шушындый бакчалыны эзләп табачакмын.

Таибә абыстай – диндар карчык, пошынып кына әйтеп куйды:

– Алладан сора, игелеккә язганы булсын, диген.

– Анысы шулай инде, әни, шулай… Алланы да онытмыйбыз аны… Ие, э-э!

Чәйгә утырдылар. Эссе көн инде сүрелеп, сүнеп бара. Кояш каршыдагы кыеклар өстеннән генә сузылып карый, агач башлары талгын гына яна, терраса алдындагы георгиннар, нәркизләр, резедалар да, хәл кергәндәй, иелгән башларын күтәрә төшеп, ачылыбрак киткәннәр, алар әйләнәсендәге кичләрен генә терелә торган ак тәмәке чәчәкләреннән искиткеч хуш ис тарала башлаган – бал урынына чәйгә кушып эчәрлек! Тик бөтенләй тынып, оеп калган һава гына шактый бөркү иде, шуңадыр инде куе чәй аеруча тәмле, эчкән саен сусын ачыла гына бара. Маңгайга, муенга, беләкләргә таза тир бәреп чыга… Башта ук пиджагын салып утырган Зариф абзый, ниһаять, изүен чиште, подтяжкасының ике ләмкәсен дә төшерде, җиңнәрен тартып куйды. Таибә абыстай да яулыгын чишеп, артка кайтарып бәйләде, тир белән чигәсенә ябышкан чал чәчләре аның көмешләнеп елтырады. Тик Зөфәр генә тирләмәде, киндер күлмәгенең чиккән якасын да ычкындырып тормады, ул чәен суытып кына эчә иде.

Бер-ике чынаяк эчкәч тә, Таибә абыстай кызына әйтте:

– Хөршид, сиңа җитеп торыр, кызлар чәйне күп эчмиләр. Бар, әнә бакчада йөр! Ятканда мин сиңа каймак бирермен. Болай да кибеп барасың.

Зөфәр шунда ук чамалап алды: димәк, җитди сүз булачак. Чөнки әнисе, берәр сүз башларга уйласа, иң элек Хөршидне шулай табыннан озата иде.

– Әни, алайса, мин Люсяларга керәм, китап алыштырасым бар, – диде Хөршид, кыюсыз гына урыныннан торып; аңа табын яныннан куылгандай китү һәрвакыт бик уңайсыз, кыен була торган иде.

Таибә абыстай аның артыннан каты гына әйтеп калды:

– Озак торасы булма!

Хөршид өйгә кереп киткәч тә, Зариф абзый сорап куйды:

– Лусә дигәне кем?

– Күршедәге инвалид кызы, – диде Таибә абыстай, авыр гына көрсенеп. – Болай ипле, юаш кына кыз үзе, тик атасы, мәлгунь, бик эчә… Хөршидне бер дә кертәсем килми дә бит, нишлисең, күршедә бүтән тиңнәре булмагач…

– Эчә дигәннән, Гайсә картның эше кәкәй бит, – диде Зариф абзый, ияк астын кашып.

– Ни булган аңа тагын?

– Ни булсын, бер эчеп кайтуында подвал баскычыннан мәтәлеп төшкән. Хәзер кан косып ята икән… Сәкинә хәлен белергә кергән иде. Базлары караңгы, карчык сукыр, картын карый алмый, прәме харап, ди, эшләре…

Зөфәр борчылып абыйсына карады.

– Ник больницага салмыйлар, тизрәк больницага салырга иде…

– Врач килгән, караган да киткән. Кузгатырга ярамый, дип әйтә, ди… Салып торуның кирәге калмаган, ахрысы… Убшем, очлый тормышын бывший доверенный!..

– Менә сезгә гыйбрәт! – диде Таибә абыстай, улларына алмаш-тилмәш карап.

Зөфәрне бу хәбәр шактый пошынып уйланырга мәҗбүр итте. Йорт алганда арадаш булып йөргән картка ул вәгъдә иткән акчаның яртысын гына биреп, калганын соңыннан бирермен, дигән иде. Ә карт яңадан килеп, соранып йөрмәде – әнә ни булып киткән икән үзе белән… Кеше кайгысы – киштәдә. Шуңа Зөфәрнең вөҗданы кузгалып, ничектер эче сызланып куйды.

Аз гына уңайсыз тынлыктан соң Таибә абыстай, ниһаять, Зөфәргә карап сүз башлады:

– Менә абыең бик мөһим бер хәбәр белән килгән бит әле, тыңлыйк үзен.

– Кемгә? Сиңамы, миңамы? – диде Зөфәр сүлпән генә.

– Ишеткәч белерсең! – диде Таибә абыстай коры гына. – Йә, сөйлә, улым!

Зариф, урындык аркасына ята биреп, тамак кыргалап куйды:

– Ыһ-һым. И-е… Мин бит әле сиңа бик шәп бер кыз димләмәкче булып торам, туганкай!

– Рәхмәт! Ләкин мин синнән кыз сораганым юк шикелле.

– Йә, сез адәм төсле генә сөйләшегез әле. Көлке эш түгел бу, – диде Таибә абыстай, ачулана башлап.

– Дөрес, әни, – диде Зариф, шунда ук килешеп, һәм Зөфәрнең тезенә орынып алды. – Менә нәрсә, туган, син башта әйбәт кенә тыңла, аннары инде үз сүзеңне әйтерсең.

– Пожалысты, мин тыңларга әзер, – диде Зөфәр, башын кагып, ә Зариф ашыгып сүзен дәвам иттерде:

– Сиңа бит инде башлы-күзле булырга бик вакыт. Өйләнү синең алда торган иң важный бер эш хәзер, шулай түгелме?.. Менә без дә әни белән гел шул турыда кайгыртабыз. Монда синең әйтеп торуың да кирәкми, әниең белән бертуган абыең сиңа бу эштә булышмаса, кем булышыр?! Синең кайгың – алар кайгысы, менә ничек бит ул! Дөрес әйтәмме?

– Ышанам. Ләкин син мәсьәләгә якынрак кил әле, абый! – диде Зөфәр, каядыр бакча түренә карап.

– Мәсьәләгәме? Мәсьәлә шул инде: өйләнер өчен кыз табарга кирәк. Дөрес бит?

– Дөрес булса кирәк.

– Бигрәк тә синең кебек асыл егеткә кызның да асылын табарга кирәк. Шулай түгелме?

– Монысы белән дә килешәм.

– Менә инде, алайса, мин сиңа кызның нәкъ әнә шундый җәннәт хурыдай асылын таптым да, беләсең килсә!

– Кем ул?

– Гамбәр. Гамбәр туташ! – диде Зариф абзый, ничектер серле-тантаналы итеп.

Зөфәр, башын чайкап, ихтыярсыз көлемсерәп куйды:

– Гамбәр?! Да-а! Беренче ишетәм мондый сәер исемне…

– Кругом килгән инде! – диде Зариф, кулларын җәеп. – Кругом! Төс-баш ягыннан да, әдәп-әхлак ягыннан да, әти-әнисе ягыннан да – ну, менә бер генә дә килмәгән җире юк туташның! Ышанасыңмы?

– Кайдан таптың соң син аны?

Зариф абзый урындыгын Зөфәргә якынрак тарта төште.

– Аның әтисе, Җиһанша абзый, безнең системада эшли. Әнә теге Татсоюз астындагы зур комиссионныйда, алтын-көмештән приёмщик булып… Бик кәттә кеше. Күп сөйләмәс, әмма дөньяны күп күргән, бик күпне белә үзе… Әле теге елларны торгсинда, аннары сугышка чаклы ювелирторгта эшләгән. Череп аккан бай булырга тиеш… Ие… Менә беркөнне мин моның янына кергән идем. Канторкага таянып, сөйләшеп торабыз. Магазинны әбидкә яптылар. Шул чакта өф итеп киенгән яшь кенә бер сылу кыз килеп керде… «Әти, менә сиңа ашарга китердем», – ди бу Җиһанша абзыйга. Зур сумкасыннан ап-ак эскәтергә төргән кечкенә кәстрүлне алып, әтисе алдына куйды… Карап торам мин бу кызга, ну менә, Зөфәр туган, шундый да чибәр, шундый да сөйкемле булыр икән адәм баласы!.. Күзләре чем-кара, кашлары нечкә, керфекләре озын, түбән генә карап тора үзе… Ә буе-сыны – гөл сабагы инде, гөл сабагы! Килмәгән бер генә җире дә юк!.. Озак тормады кызый, әтисеннән күпмедер акча сорап алды да чыгып китте. Кәстрүлдә күпереп торган пәрәмәчләр булып чыкты. Җиһанша абзый мине дә кыстады… Ие, э-э! Кыз чыгып киткәч, Җиһанша абзыйга әйтәм, күз тимәсен, бик матур туташыгыз бар икән, мин әйтәм. Әйе, ди Җиһанша абзый, төпчегебез бусы, менә үстереп җиткердек инде, ди… Шул чакта кылт итеп син искә төштең, Зөфәр, син!.. Карале, дим, эчемнән генә, әгәр сиңа насыйп кыз булып куйса бу туташ, дим, ә, шайтан алгыры?! Моңардан да шәпне эзләп торасы да юк ич!.. Дөресме?.. Шулай да Җиһанша абзыйдан читләтеп кенә сорашам: укыймы, эшлиме, әнисе янында гына торамы?.. Әтисе әйтә, урта мәктәпне бетерде, ди, аннан частный рәвештә музыкага өйрәнде, ди, хәзергә әле өйдә генә тора, ди. Мин әйтәм, җиткән кызны озак асраудан мәгънә юк, Җиһанша абзый, берәр әйбәт кенә кеше кулына тапшырырга кирәк, дим. Анысы шулай инде, ди Җиһанша абзый, үзебез дә ул хакта уйлаштырабыз, язганы тагын ни булыр, ди… Һи, уйламыйлармы соң инде, тим паче ир затына менә мондый кытлык бер заманда?.. Беләсеңме, Зөфәр туган, бу эшкә чынлабрак тотынганда, берьюлы ике куянны атып булачак монда. Кызлы да, маллы да булып калырсың, валлаһи! Төпчекләре бит, бүтән юк, уйлап-чамалап кара!.. Вәт менә сиңа шул!

Зариф абзый, тавышын бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп, дәртләнеп һәм тирләп бу озын сүзен, ниһаять, сөйләп бетергәч, ике куллап битен-күкрәген кат-кат җилләде дә суынган чәенә иелде. Зөфәр абыйсының сүзләрен тыштан артык кызыксыну күрсәтмичә тыңлады, сораулар бирергә ашыкмады һәм, ни уйлаганын сиздермичә, тыныч кына утыра бирде. Таибә абыстай, шуңа бераз пошынып булса кирәк, дәү улының сүзләрен куәтләргә ашыкты: