реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 31)

18

Бакчага килеп кергәч, ул, ерак китмичә генә, агач күләгәсендәге бер эскәмиягә барып утырды. Сәгатенә карады. Өч тулырга унбиш минут вакыт бар әле. Әгәр Рәшидә филармониядән туры гына килсә, әнә шул Куйбышев урамына караган капкадан килеп керергә тиеш. Тик соңга гына калмасын иде. Шәһәрдә Зөфәрне белүчеләр күп, йә берәрсе очрап, янында туктала башлар. Үткән-сүткәннәргә йөзен бик үк күрсәтмәс өчен, ул тезләренә таянып иелебрәк утырды. Шул ук вакытта аның теге капкадан да күзен бер дә аласы килми иде. Кинәт борчылып уйлап алды: әгәр шуннан Рәшидә берәр сәбәп аркасында килмичә калса нишләр ул? Андый хәл була гына күрмәсен, югыйсә яңадан шалтыратырга, эзләргә, икенче бервакыт билгеләргә туры киләчәк.

Юк, әнә ул үзе түгелме соң?.. Әйе, шул ич, шул, Рәшидә!.. Өстендә кыска җиңле, ачык изүле юка гына күлмәк, башында чуар ефәк косынка, аягында кызыл чүәк – үсмер кыздай, кулындагы сумкасын селкә-селкә, вак-вак атлап, җиңел генә килә ул!

Зөфәр аны урыныннан торып каршы алды. Кызның сузган кулын кысып күреште дә, җибәрмичә сак кына тотып, янына утыртты һәм бер сүз әйтмәстән бик текәлеп, аның күзләренә, йөзенә, ачык муенына карый башлады. Рәшидәнең йөзе дә, муены да, ялангач беләкләре дә тигез генә булып шактый нык каралган иде – авыллар арасында озак йөреп кайтканга күрәдер инде бу… Хәтта ул ничектер ябыга да төшкән кебек иде. Тик шуңарданмы, әллә тар, юка күлмәк кигәнлектәнме, түшләре генә тагы да тулыланыбрак киткән төсле иде.

Зөфәрнең болай бер сүз дәшмичә, юри тикшереп чыккандай бик сынап-текәлеп каравыннан Рәшидә, уңайсызланып, бер кызарды, бер елмайды, ахырда түзмәде – учы белән аның күзен каплагандай итте:

– Карамагыз инде ул хәтле… Миңа уңайсыз ич!

– Карыйм… Карамыйча булдыра алмыйм!

– Нишләп алай?

– Сагындым! – диде Зөфәр, тирән-татлы сулап.

Рәшидә кискен генә башын чайкады:

– Юк, ышанмыйм мин моңа!

– Ни өчен?

– Ни өчен дип… үзегез дә беләсездер инде… Сагынган кеше айлар буенча югалып тормый бит.

– Их, Рәшидә бәгърем! – диде Зөфәр, авыр көрсенеп. – Га- епләргә ашыкма син, менә сөйләрмен, үзең дә аңларсың!.. Ә хәзер безгә, вакытны әрәм итмичә генә, берәр җиргә бару турында уйлашырга кирәк.

– Нигә, шушында гына сөйләшеп утырсак ярамыймыни? – диде Рәшидә, ни өчендер Зөфәрдән күзләрен яшереп.

– Куйсана, Рәшидә, әллә нидә бер очрашып, моның кебек кеше йөреп торган җирдә ничек утырмак кирәк?! Синең вакытың бардыр бит?

Рәшидә, туры җавап бирергә кыенсынган төсле, иңбашын җыерып куйды:

– Мәсьәлә вакытта түгел.

– Ә нидә соң?

Рәшидә башын тагы да ия төште, ә Зөфәр аның каралган ябык кулын зур учы белән йомшак кына сыйпап торды:

– Йә? – диде ул әкрен-сак кына.

Рәшидәнең нечкә кашлары тартышып куйды, йөзе сытылыбрак киткәндәй булды:

– Беләсеңме, нигәдер күңелем тартмый, Зөфәр! – диде ул, ниһаять, ниндидер бер пошыну белән. – Шушында гына сөйләшеп утырыйк инде…

– Юк, булмый, акыллым! – диде Зөфәр, шунда ук аның газаплы икеләнүен сизеп. – Без монда сөйләшеп тә утыра алмыйбыз… Ярамый миңа монда… Аңла!.. Китик, сөеклем!

– Ә… кая соң?

Яшен тизлеге белән Зөфәрнең күңеленә гаҗәеп шәп бер уй килде:

– Беләсеңме кая? Идел аръягына. Киттекме? Минем бүген синең белән рәхәтләнеп бер йөрисем, су буенда, яланда буласым килә. Бәйрәм итәсем килә. Кич булганчы, төн узганчы, күпме теләсәң – шулкадәр! Мин бит сине сагынып үлә яздым, ышанасыңмы?.. Киттек!..

Һәм ул, Рәшидәнең ризалыгын да көтмичә, көчләп дигәндәй, аны кулыннан тартып торгызды. Рәшидә карыша алмады, юк, карыша алмый иде инде ул Зөфәргә… Бигрәк тә Зөфәрнең бүгенгедәй чын ихластан якын итүен, бу хәтле кадерләргә, назларга, сөяргә ашкынып торуын ул бик сирәк күрә иде. Һәм менә төрле шикләрдән, кимсенүдән моңарчы газапланып йөргән, инде бүгенге очрашуда үзен салкынрак, тыйнаграк тотарга уйлап килгән Рәшидәбез, эченнән генә сыкранып булса да, аңа буйсынды, аңа иярде.

Бакчадан чыгып, аз гына киткәч тә, Зөфәр узып баручы бер кара машинаны туктатты. Шофёр белән бер-ике авыз сүз сөйләшү җитте – алар, шуңа утырып, Устьега таба китеп тә бардылар. Икесе дә бераз дулкынланганнар иде, һәркайсы эченнән генә үзенекен уйлый иде, шуңадыр инде юл буенча сөйләшмичә бардылар, аннары шофёр татар булып чыкмасын дип тә шикләнделәр, ахрысы.

Устьега барып төшкәч, Зөфәр әйтте:

– Карале, Рәшидә, безгә капкаларга да тегесен-монысын алырга кирәк булыр бит. Югыйсә ачыгып бетәрбез. Минем менә бу төргәктә вак-төяк нәрсә бар барын да, ул гына җитмәс. Әйдә, караштырыйк әле, берәр нәрсә тапмабызмы икән?

Алар азык-төлек сата торган лапаска таба киттеләр. Анда кыяр, помидор, йомырка алдылар. Зөфәр, водниклар кибетенә кереп, аннан ярты кирпеч икмәк белән бер ит консервысы да алып чыкты. (Зөфәргә үз эшеннән канәгать булмыйча һич мөмкин түгел, чөнки кая гына кермәсен, аны беләләр, ни генә сорамасын, шуны биреп чыгаралар иде…) Рәшидәнең сумкасында сеткасы бар икән, шуңа барысын әйбәтләп салдылар да яр буена юнәлделәр.

Халыкны Маркиз атавына кечкенә буксир сөйрәп йөрткән бердәнбер паром ташый иде. Паром яңарак кына аргы якка кузгалып киткән булып чыкты. Аны көтеп вакыт әрәм итмәс өчен, Зөфәр берәүнең моторлы көймәсен яллады. Бу иске генә, озын гына, буялмаган бер көймә иде, нәкъ уртасында Нух заманыннан калган, майга-мазутка катып беткән чуен моторы тора иде. Шуның койрыгына Зөфәр белән Рәшидә сакланып кына кереп утырдылар. Көймәнең хуҗасы – ялангач өстенә брезент чалбар гына кигән яшь егет – моторын терелтеп җибәрергә азаплана башлады: ниндидер бер тәгәрмәченә каеш бау урап, шуны бөтен көченә кинәт кенә бер тартты, ике тартты, өч тартты, шуннан соң гына мотор төтен атып төчкерергә, калтырарга, зырылдарга тотынды… Ниһаять, кузгалып киттеләр. Һәм көймә тип-тигез су өстеннән, чуртан шикелле, борынын сузып бара башлагач, Зөфәр белән Рәшидәнең дә кәефләре ничектер бердән күтәрелеп, җиңеләеп, яктырып киткәндәй булды. Аларга рәхәт, хозур иде. Рәшидә, нәкъ менә яңарак кына кимсенеп елаган балага сөенеч-шатлык кайткан төсле, бөтен күңеле белән аз гына моңсу, әмма рәхәт-куанычлы чын юану татый иде: Ходаем, янәшәңдә генә сине яраткан кешең, аның җылы игътибары, бу якты, тыныч Идел, ниһаять, шушы әкәмәт иләмсез көймә – барысы, барысы да аңа бик тансык, кадерле түгелмени соң!.. Ә Зөфәрнең кәефен әйтеп торасы да юк; аеруча ул юлга чыкканнан башлап гел уңышка гына очрап торуларына эченнән бик сөенеп бара иде. Юк, бу сәфәр, аныңча, бик әйбәт, күңелле булып бетәргә тиеш.

Маркизның эссе, ак комында кызынып ятучы яшь-җилкенчәкләр шактый күп иде. Шуңар күрә бу тирәдә тукталып тормыйча, алар атауның түренә үк уздылар. Шактый ерак китеп, куе таллыклар аша узып, ниһаять, бер ялгыз тирәк төбендә тукталдылар. Бик тыныч, аулак урын иде бу; кечкенә ачыклыкның тирә-ягы таллык, утырыр җире сирәк кенә үлән үскән такыр комлык – менә шунда тирәк күләгәсенә газеталар җәеп урнаштылар. Тик монда шактый бөркү иде, Зөфәр утыргач та кепкасын салып ташлады, бил каешын чиште, ак күлмәгенең кыек якасын чишеп җибәрде. Ул Рәшидәгә дә бераз «бушанырга» кушты. Рәшидә бары күлмәк путасын гына ычкындырды. Шуннан соң Зөфәр, Рәшидәнең тарсынып маташуын берьюлы бетерергә теләп булса кирәк, сүзсез генә аны иңбашыннан кочаклап алды да, башын артка каера биреп, иреннәреннән үбәргә тотынды. Рәшидә башта каршылык күрсәтмәде, тик бераздан гына Зөфәрне үзеннән этәреп, тураеп утырды. Ул нигәдер бик кызарды, күзләре дә дымланып киткәндәй булды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.

Аннары шулай ук сүзсез генә алып килгән төргәкләрен чишеп, азык-төлекләрен уртага таратып салдылар. Бары Зөфәр портвейн шешәсен чыгаргач кына, Рәшидә көлемсерәп әйтеп куйды:

– Син эчми торган кеше бит, ничек әле бу алай булды?

– Их, гүзәлем, сахрага чыгып та эчмәсәң, җир йотар!.. – диде Зөфәр, егетләнеп; аның бүген ваемсыз-шат буласы һәм Рәшидәне дә шул ипкә көйлисе килә иде. – Синең хакка – бик рәхәтләнеп! Тик менә нәрсәгә салып эчәбез, вот проблема!

Алар бер-берсенә карап, көлешеп алдылар.

– Безнең әле консервыны ачарга пычагыбыз да юк, – диде Рәшидә.

– Ә анысы бездә бар, – диде Зөфәр һәм чалбарының арткы кесәсеннән сөяк саплы, әллә ничә җәпле өр-яңа пәке чыгарып сузды.

– Һу, болай булгач, барысын да эшли алабыз, – диде Рәшидә, ихтыярсыздан балаларча куанып. – Ачып бир әле миңа… Хәзер мин «бокал» ясыйм.

Ул арадан зуррак кыярны сайлап алды да, шуның бер башын кисеп, эчен чокып чыгарды.

– Менә бу сиңа булыр!

– Ә үзеңә?

– Хәзер үземә дә ясыйм! – Һәм җитез генә икенче кечерәк кыярның да эчен чокып ташлады. – Тик утыртып кына булмый, – диде ул, көлеп.

– Ничего, без «бокаллар»ны кулдан төшермәбез!

Рәшидә калган кыярларны, помидорларны, икмәкне турады, бер-ике йомырканы әрчеп, Зөфәр алдына куйды. Зөфәр исә аның ипле-өлгер эшләвенә соклангандай бераз карап торды да пичәтле шешәдән «бокаллар»га портвейн салды.

– Йә, нәрсә өчен эчәбез, уңганым? – диде ул, «бокал»ын күтәреп.

Рәшидә, нечкә кашларын җыера төшеп, аз гына уйланып торды.

– Нәрсә өченме?.. Әйдә, күңелләрнең шушы аяз күк төсле саф, керсез булуы өчен эчик!

– Һо, син бик биеккә сикердең, җанкисәгем! – диде Зөфәр, көлеп. – Ну что ж, күккә дә менәргә була. Ә шулай да мин, практичный кеше буларак, башта синең саулыкка эчәргә телим. Ярыймы?

– Ихтыярың. Рәхмәт!

Кыярларны чәкештерделәр дә эчеп җибәрделәр. Аннары бик тәмләп ашарга тотындылар. Ачыкканнар да икән, бер дә бер-берсеннән тарсынып тормадылар. Бераздан Зөфәр тагын «бокаллар»ны тутырды. Эчтеләр. Тагын бертын ашадылар. Эчми эчкән Зөфәргә җитә калды – тамырлары буйлап рәхәт җылы таралды, йөзе аз гына алсуланып кызарды, күзләре чак кына томанлана төште, ә башында әйтерсең төрле төстәге күбәләкләр очкаларга тотынды – әллә нинди гаҗәп матур, акыллы уйлар килә башлады. Аңа бик рәхәт, бик күңелле иде. Каршысындагы Рәшидәгә – аның каралган йөзенә, уңа төшкән кашларына, кайтарылыбрак торган керфекләренә, ялангач беләкләренә, сузып утырган төз аякларына, кыскасы, бөтен-бөтен җиренә – ул сөеп, кабынып һәм бәяләп карый иде. Йә, бу беткәнче бирелеп, онытылып сөймәслек хатын түгелмени? Нәфис, сылу, ягымлы, әрсез түгел, дорфа түгел, аз гына үпкәләүчән, аз гына киреләнүчән, әмма иркә, назлы, татлы, шайтан алгыры! Аннары, ул бөтен барлыгы белән аныкы бит, хуҗа бит ул аңа! Бер сүзенә, бер теләгенә дә каршы килә алмый бит ул аның!.. Йә, рәхәт-бәхеттә йөзәр өчен тагын ни кирәк?