реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 22)

18

Зөфәр тәрәзә каршына узды һәм, кулларын артка куеп, урамга карап тора башлады. Ләкин күзләре урамда булса да, уйлары һаман шул бер нәрсә тирәсендә сүлпән генә әйләнә иде. Әйе, менә ул, ниһаять, зур эш башкарды. Гаять зур эш! Әле кичәгенәк кенә бу хыял иде, ә бүген конкрет гамәлгә әверелде. Киләчәк язмышы өчен моның әһәмиятен хәзер генә күреп тә, аңлап та җиткерүе читен кебек. Бәхеткә, уңышка була күрсен!.. Ә шулай да ул, бик теләгән эшне үтәвенә карамастан, нигәдер үзендә чын канәгатьләнү тоймый әле. Киресенчә, әллә нинди менә җан бушлыгы, җан сүлпәнлеге тойган кебек… Гаҗәп. Үз гомерендә ул нинди тәвәккәл эшләр эшләмәде, әмма артыннан һәрвакыт зур канәгатьләнү, үз-үзенә ышану һәм җиңеләеп калу татый торган иде. Ә бүген менә шулар юк. Нидән соң бу болай, хәерсез?

Хәмит әйләнеп кергәч тә, ул тәрәзә каршында әнә шулай уйланып, иңбашларын салындырып, тын гына басып тора бирде. Хуҗа егет өстәлдән шешә белән бокалларны җыеп алды, урындыкларны стена буена күчерде, шуннан соң гына ул Зөфәргә төбәлеп бер карады да гаҗәпләнеп дәште:

– Син нәрсә, брат, канатларыңны салындырдың әле?

– Әллә тагын… Юк шикелле, – диде Зөфәр ялкау гына. – Просто арыдым бугай…

Ләкин Хәмит моңа ышанып бетмәде – дустының басып торышында ул бер арыганлык кына түгел, ничектер боегып калу да сизә иде. Шуңа күрә сорамыйча булдыра алмады:

– Үкенмисеңдер бит?

– Нәрсәгә?

– Нәрсәгә дип, менә хәзер генә эшләгән эшеңә?

– Нишләп үкеним, ди, юләр! Бала түгел лә мин!

Ул Хәмиткә йөзе белән борылды:

– Тик, беләсеңме, дускай, бу – шундый зур эш, мин сиңа әйтим, уйланмас җиреңнән уйланырга да, даже… борчылырга да туры килә. «Йорт» диләр аны!

– Беләм инде, беләм, конечно, шалаш түгел. Уйланырсың да, борчылырсың да, өч йөз егерме биш меңне чыгарып салгач… Тик син үкенә күрмә, дус кеше!.. Җенем сөйми үкенүне… Мин үзем берәр билгесез хатын янында кунып чыксам да үкенмим. Булган эш булган!

Зөфәр әллә ничек кенә бик ясалма итеп шаркылдап көлеп куйды:

– Ха-ха! Булган эш булган дисең, ә!.. Дөрес әйтәсең, чорт возьми, булган да беткән, чыгарган да җибәргән, чабуына ябышмаган! – Зөфәр бармак сырты белән күзен сөрткәләде дә тагын уйланып, аз гына тынып торды. – Ә монда, брат, эшнең башы гына әле, ахыры ни булып бетәр – билгесез. Бу сиңа кунып кына чыгу түгел, ә гомерлеккә кереп утыру… Хәер, гомерлеккәме?

– Зөфәр, мин сине аңламый башладым әле! – диде Хәмит, чынлап гаҗәпләнгәндәй, аңа әрсез, туры гына карап. – Син бит моңарчы тоткан җирдән өзә торган егет идең, нәрсә булды? Күңелең тартмыймы, куркасыңмы, акчаңны кызганасыңмы? Алайса, эш узмаган әле, тотасың да задаткаңны кире аласың, вәссәлам!

«Күңелең тартмыймы, куркасыңмы?» – Бу сүзләре белән Хәмит Зөфәрнең үзенә үзе дә икърар итәсе килмәгән шиген тотып алгандай булды. Ләкин Зөфәр күңеле төбендә кыймылдарга маташкан ул шикне, әлбәттә, һич сиздерергә теләмәде, юри батыраеп җавап бирергә ашыкты:

– Ялгышасың, дус кеше! Миңа берни дә булганы юк. Теләдем – алдым, кеше авызыннан тартып алдым. Алты бүлмәле, җимеш бакчалы йорт менә монда – минем куенымда хәзер! Нинди үкенү булырга мөмкин!

– Алайса, бик әйбәт, сүзем бетте, игелеген күр! Сиңа бит шул кирәк тә инде – йорт-җирле, чибәр кәләшле, бала-чагалы солидный тормыш! Менә ирешәсең…

– Ә сиңа кирәкмимени?

– Юк, миңа кирәкми. Мин бервакыт та өйләнмәячәкмен и йорт та алмаячакмын. Нигә ул богаулар миңа? Кайтып ятарга бер бүлмәм булса, миңа шул җиткән. Тик кесәмдә ике сберкенәгә йөрергә тиеш. Ике кенәгә – ике канат ул, менә шул чагында инде мин теге ни… ирекле кәккүк!

– Кәккүк! Шәп кәккүк, тик борын гына карчыганыкы…

– Теләсә кемнеке булсын, әмма ирекле кош ул!

– Ай-һай! Кычкыруына караганда, Ходай биргән «ирек»тән бер дә риза түгел шикелле… Юк инде, мулла Хәмит, мин кәккүк төсле бүтәннәр оясына күкәй салып йөрергә теләмим. Минем барысы да үземнеке булырга тиеш.

– Мин дә шуны әйтәм бит! Эш нидән тора? Ояң булды, ярың бар, тик әйдә…

– Кемне әйтәсең, нинди яр ул?

– Рәшидә соң?

– Ә син бит аны күргәнең юк.

– Һи, иптәш, мин шушы бүлмәмә килеп йөргән хатынны күрми тораммы соң?!

Зөфәр, кашларын җыерып, шактый сагаеп калды.

– Ләкин ул сине белми бит.

– Анысы неважно… Так вот, ояңа күрә нәкъ үзе, алтын күкәй салып бирерлек асыл кош Рәшидә ханым Сафина!.. Шулаймы әле?

– Рәшидә, Рәшидә! – Зөфәр авыр гына сулап куйды. – Кадерен белерме икән соң ул мин үргән ояның?

– Җүләр, сорап торасың тагын, җәннәт итәр ул синең ояңны… Миңа туры килсә иде шундый хатын! – диде Хәмит, тәмам әсәрләнеп.

– Ий-е! – дип сузды Зөфәр үзалдына гына. – Бик ансат кына этеп кертмәкче буласың син мине җәннәткә!

– Ә синең аяк терәп торасың килә инде, ә?

Зөфәр озак кына дәшми торды; Хәмиткә аның бик үк ачылып бетәсе килми иде, ләкин, бер сүз чыккач, дустына кайбер шиген азрак әйтәсе дә килә иде.

– Рәшидәне син белмисең, – диде ул, ниһаять, җитди генә. – Шуны онытма, ул – артистка, аның хыяллары бөтенләй башкада. Гаилә бәхетен аңардан көтүе читен, минемчә…

– Бәхет! Нинди бәхет турында хыялланасың син? Асравың шикелле буйсынып кына торса, чолгауларыңны юса, ел саен корсак үстереп йөрсә – шушымы синең өчен бәхет?

– Син алай бик упрощать итеп ташлама әле, егет! – диде Зөфәр кызыбрак. – Асрау алу турында түгел, ә хатын табу турында сүз бара, өйләнү турында!.. Ә хатын ул синең җаныңа да, тормышыңа да кереп утыра, бөтенесенә үзең кебек үк хуҗа булып ала, вәт нәрсә ул өйләнү! Җаныңны да, малыңны да дигәндәй белер-белмәс теләсә кемгә тапшырып булмый, иптәшкәй!.. Хәер, сиңамы соң, таз кәккүккә, өйләнүнең нәрсә икәнен аңлау!

Ләкин Хәмиттән болай кимсетеп-хурлап кына котылу мөмкин түгел иде. Бер усалланып китсә, ул да кызганып тора белми иде.

– Син – татар, просто татарлыгыңа барасың, – диде Хәмит нәфрәт белән. – Икенче берәү булса, бөтен нәрсәсен – җанын да, байлыгын да – Рәшидә кебек хатынның аягы астына салыр иде!

– Ихтимал! – дип кенә куйды Зөфәр һәм яңадан тәрәзәгә борылды. Аның инде бу сүзне тизрәк бетерәсе килә иде.

Ләкин Хәмит аның аркасына булса да үз сүзен әйтеп бетерергә ашыкты.

– Рәшидә дә бит байлыктан мәхрүм түгел. Причём акчага табылмый торганы… Ул синең токмач белән йокыдан башканы белмәгән тормышыңа шатлык, матурлык, җыр, музыка алып килер иде.

– Һәм син шуның бәрабәренә чолгауларыңны үзең юып, үзең аңа асрау булып торыр идеңме? – диде Зөфәр, көлгән булып, кирәкмәгәнне әйтеп ташлаганын шунда ук сизде, ләкин соң иде инде.

– Дурак син, Зөфәр, вот нәрсә! – диде Хәмит, кулын селтәп. – Канат юк синдә, масштаб юк. Үзеңнең шул коммерсияңдә катып калгансың, бүтән тормышны күрмисең дә, белмисең дә… Просто Рәшидәнең сукырлыгына гаҗәпләнәм.

– Шаярма, Рәшидә бер дә сукыр түгел ул.

– Шулай да сине яратамы?

– Нигә, мин яратмаслык кешемени?

Хәмит, ни әйтергә аптырагандай кулларын җәеп, иңбашын гына җыерды:

– Белмим инде, нәрсәң белән генә син аны әсир иткәнсеңдер?!

Зөфәр кинәт Хәмиткә таба борылды – аның йөзе агарган, күзләре эчке ярсудан зураеп киткән иде.

– Белмәсәң әйтим, алайса, – диде ул, буыла төшеп. – Мин үзем аны яраттым, өзелеп яраттым!.. Менә ни өчен Рәшидә миңа әсир булды, миңа мөкиббән китте… «Мәхәббәт» диләр моны!.. Һәм мин, теләсәм, Рәшидәне бүгеннән өемә җитәкләп китерә алам…

– Соң, шулай булгач, эт талаган юләр…

Ләкин Зөфәр Хәмиткә авыз ачарга ирек бирмәде, бу хакта сүзне шуның белән беткәнгә санап һәм тиз генә үзен кулга алып:

– Җитте, Хәмит! – диде. – Бүтән – ләм-мим! Вакыты ул түгел. Беләсең ич, минем башта хәзер нинди кайгы… Берьюлы ике куян артыннан чабып булмый!.. Тик синнән үтенеч шул: бу йорт мәсьәләсен берәүгә дә чишми тор. Аңлыйсыңмы, берәү дә белмәскә тиеш.

– Рәшидә дәме?

– Әйе, ул да…

– Кара, син аңардан куркасың да икән әле, – диде Хәмит, гаҗәпләнгән булып.

– Что значит куркасың? – диде Зөфәр, гасабиланып. – Мәсьәлә куркуда түгел, ә алдан ук дөнья шаулатасым килми, менә шул!.. Вакыты җиткәч, белергә тиешле кешеләргә үзем дә әйтермен. Только синнән чыкмасын, кара аны!

– Ярый, ярый! – диде Хәмит, ике кулын да селтәп. – Моңарчы бит әле серләреңне чишмәдем, янамасаң да була.

– Янамыйм, ә дусларча сорыйм!

– Булды инде, булды! Безнең кендекләр береккән икән, нишлисең, дусларча соравыңны да үтәрбез!

Зөфәр үтә сынап Хәмиткә бер карап торды да, сүз әйтмәстән кисәк кенә борылып, ишеккә атлады. Хәмит аптырабрак җилкәсен кашыды:

– Хуш дип тә әйтмисең, ә?