реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 21)

18

Ушаковта кинәт Зөфәргә карата ихтыярсыздан тирән нәфрәт-ачу күтәрелә башлады, ләкин ул бу тойгыны ничек тә басарга тырышты. Моменты андый түгел. Язмыш кушуы буенча, ул хәзерге минутта – йорт сатучы, ә бу кеше – сатып алучы, һәм сүз дә бик конкрет мөһим нәрсә турында бара. Димәк, шул хакта гына уйларга да кирәк. Ә ныклап уйлар өчен сәбәп җитәрлек. Беренчедән, Зөфәрнең көчле дәлилләре аңа шактый нык тәэсир итте, икенчедән, Зөфәр кебек килешергә бик теләп торучы, хәзергә аңардан да югарырак бәя бирүче, чынлап та, юк иде. Теге кешеләргә күпме ышанып торырга мөмкин, алардан өмет иткәнне ишетеп булырмы-юкмы – хәзергә әле караңгы, билгесез. Менә шуларның барысын да ул тиз генә уйлап алды. Нишләргә? Әллә форсаттан файдаланырга микән?

Ушаков Зөфәргә күтәрелеп карады һәм, аның тыныч кына, хәтта «ихтыярыгыз!» дигән төсле битараф бер кыяфәттә утыруын күргәч, ничектер үзеннән-үзе тәгаен карарга килде.

– Беләсезме, кем, иптәш Сабитов, – диде ул, Зөфәргә туры карамаска тырышып, – мин сезнең дәлилләрегезне игътибар белән тыңладым. Аларның кайберләрен исәпкә алырга була, ләкин кайберләре белән һич килешеп булмый. Мәсәлән, сез «йортка без сораган бәяне берәү дә бирмәс» дип ышандырырга тырыштыгыз. Мин моның белән килешә алмыйм, әлбәттә. Әгәр вакытым иркен булса, мин аны дүрт йөз меңнән дә кимгә сатмас идем, чөнки безнең йорт ул хакка гына торырлык. Ләкин, кызганычка каршы, бердән, минем вакытым чикле; икенчедән, сезнең бер дәлилегез белән килешмичә булдыра алмыйм: әйе, килешер өчен сатучы тарафыннан да бераз ташлама кирәк. Менә шуңа күрә генә мин, гәрчә туганнар ризалыгыннан башка булса да, бары сезнең белән килешергә теләп, беркадәр ташлама ясауны мөмкин дип саныйм. Кыскасы, минем соңгы сүзем шул: өч йөз утыз мең! Калганы – сезнең ихтыярыгыз!

Зөфәр җәелеп бер елмайды:

– Менә бу миңа ошый, Сергей Леонидович! Бу, – ичмасам, чын егетләрчә эш итү! Димәк, без килешә алабыз. Ләкин минем тагын бер кечкенә үтенечем бар: әйдәгез, гадел булсын өчен, без илле меңне нәкъ уртага бүлик. Сез егерме биш меңгә төшегез, мин егерме биш меңгә арттырам, һәм без кулларны сугабыз! Ышаныгыз, өч йөз егерме биш меңне биргәч, миңа тагын биш меңне өстәү берни түгел. Сез дә шулай ук әллә ни югалтмыйсыз. Кабатлап әйтәм: мин моны бары гаделлек өчен генә сорыйм! Килештекме? – Һәм ул йомшак ак кулын сузды.

Ушаков аз гына икеләнеп торды да тәвәккәлләп башын какты:

– Риза! – Һәм бармак очлары белән генә Зөфәрнең учына сугып алды.

…Нәкъ шул минутта бүлмә хуҗасы Хәмит кайтып керде. Ул, боларны каршы алгач та, юри сылтау табып чыгып киткән булган иде; инде менә Зөфәргә нәкъ кирәк чакта гына ишек артында көтеп кенә торгандай килде дә керде.

Керү белән, ул:

– Йә, ничек, килештегезме? – дип сорады.

– Килештек! – диде Зөфәр, җиңелчә генә бер сулап.

– Котлыйм, котлыйм, алайса! – диде Хәмит, кулларын уа-уа. – Бик әйбәт, бик изге эш эшләгәнсез! Хәере белән… Мондый чакта шампанский күтәрәләр шикелле. Ә, иптәш военврач?

Ушаков, бу елгыр кешенең кем икәнлеген тәгаен белмәгәнгә һәм аның кисәк кенә килеп керүен дә, ни өчен болай дәртләнеп шатлануын да аңлап җитмәгәнгә күрә, сагаеп кына җа- вап бирде:

– Белмим шул…

Зөфәр, моны сизеп, Хәмиткә сабыр итеп торырга кушты һәм Ушаковка мөрәҗәгать итте:

– Сергей Леонидович, безгә үзенең бүлмәсендә иркенләп сөйләшергә түбәнчелек белән рөхсәт иткән бу иптәш – Хәмит Нуриевич, минем бик якын дустым. Аңардан яшерен бер эшем дә юк… Сез дә, миңа ышанган шикелле үк, аңа һич икеләнмичә ышана аласыз.

– Яхшы, – дип кенә куйды Ушаков, баш кагып.

– Хәзер исә безгә, – дип сүзен дәвам итте Зөфәр, – менә хөрмәтле хуҗа алдында сөйләшүне тәмамларга кирәк булыр. Дөресрәге, безнең килешүне беркадәр рәсмиләштереп куярга кирәктер, дип уйлыйм. Сезнеңчә ничек?

– Минемчә дә шулай инде ул… Тик моның өчен нотариальный конторага барырга кирәк була торгандыр.

– Барырбыз, анысы качмас. Ләкин менә шушы сәгатьтә без, үзара гына булса да, килешүне беркетеп куярга тиешбез.

– Ничек итеп?

– Моны, гадәттә, задатка бирү-алу юлы белән эшлиләр. Димәк, мин дә сезгә задатка бирергә тиешмендер инде, шулай түгелме?

Ушаков иңбашын җыерды:

– Белмим, ихтыярыгыз. Әгәр сез алу-сатуны тиз арада нотариальный контора аша рәсмиләштерергә риза икәнсез, задатканы бирмәсәгез дә була. Мин сүземдә торачакмын.

– Моңа мин бик ышанам, – диде Зөфәр, кулын күкрәгенә куеп. – Ләкин сез дә минем тарафтан тыныч булып торсагыз иде, дим.

– Алайса, пожалуйста, мин каршы түгел, – диде Ушаков, саран гына елмаеп.

Зөфәр дә елмайган булды.

– Задатканы, гадәттә, саткан кеше үзе сорый торган иде, ә монда киресенчә килеп чыкты. Ну, зарар юк! Барыбер мин бирәсе акча ич ул!.. Ә хәзер, Сергей Леонидович, рәхим итеп расписка языгыз. – Зөфәр аның алдына блокнот битен ачып куйды һәм авторучкасын чыгарып сузды.

Ләкин Ушаков ручканы кулына алырга ашыкмады.

– Сабыр итегез, – диде ул, Зөфәргә туры гына карап. – Иң әүвәл мин сезнең белән бер нәрсәне ачыкларга тиешмен: алу-сатуны рәсмиләштерү һәм исәп-хисапны өзү кайчан булачак?

Зөфәр өчен бу иң четерекле мәсьәлә иде. Ул әле аны үзе дә хәл итеп куя алмаган иде. Дөрес, аның бүгеннән үк акчаны тулысынча түләп, эшне өзәргә кодрәтеннән килә, әмма… бер бик җитди мәсьәләне уйлап хәл итәсе бар. Нинди мәсьәлә ул – Зөфәр аны бары үзе генә белә, һичкемгә әйтергә ярамый торган түгел, ләкин уйлап хәл итәр өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә ул, сәбәбен әйтмичә генә, Ушаковтан өч атна мөддәт сорады. Ушаков моңа риза булмады.

– Юк, – диде ул, башын чайкап, – мин ул хәтле көтә алмыйм. Булмый. Мин монда вакытлы гына кеше.

Ахырда, сөйләшә торгач, унике көнлек вакыт билгеләделәр. Әгәр шул вакыт эчендә Зөфәр эшне өзмәсә, йорт хуҗасы Ушаков үзен килешүдән азат итеп санаячак һәм задатканы кире кайтарып бирәчәк.

Бу турыда сүзне шулай тәмамлагач кына, Ушаков, ниһаять, расписканы язарга булды. Ручканы кулына алгач: «Күпмегә?» – дип сорады ул; Зөфәр, аз гына уйланып: «Кырык меңгә языгыз!» – диде.

Ушаков расписка язган арада, Зөфәр чалбарының эчке ягына тегелгән кесәсеннән зур гына төргәк чыгарды. Ике кат пергамент кәгазьгә, аннары кара материягә төреп, сары шнур белән аркылыга һәм буйга әйбәтләп бәйләгән төргәкне чиште дә, гел бишәр йөзлекләрдән генә торган һәм унар-унар итеп бөкләнгән акчаның төгәл сигез кисәген санап, Ушаков алдына салды. Калган ике кисәген, яңадан төреп, шул ук кесәсенә тыгып куйды. Ушаков һәр кисәкне ашыкмыйча гына санап чыкты. Зөфәр белән Хәмит аның бу эшен бик игътибар белән карап тордылар; ахрысы, шуңардан военврачның бармаклары ара-тирә калтыранып та куйгалады, ләкин йөзе-чырае һаман да тыныч булып калды… Санап бетергәч, ул сигез кисәк акчаны, ике-өчкә бүлеп, төрле кесәсенә тыкты һәм бары шуннан соң гына язылган распискага имзасын салып, числосын, елын куйды.

…Эш төгәлләнде, торып кул кысыштылар, расписка Зөфәрнең эчке кесәсенә кереп урнашты, һәм килешүчеләр арасында ничектер кинәт кенә сүз дә бетеп китте. Гүя аларның һәркайсы хәзер генә үтәлгән эшнең нәтиҗәсе турында үзалдына эченнән генә нидер уйлана иде.

Хәер, бу тынып тору озакка бармады. Өлгер Хәмит шундук урыннан сикереп торды да, чын дәртләнү белән кычкырып:

– Ну, кадерле дуслар, – диде, – теләсәгез ни әйтегез, иллә мәгәр моның кебек зур эшне болай коры гына калдырырга ярамый. Юарга кирәк, обязательно юарга!

Тегеләр бер-берсенә карашып өлгергәнче, ул инде кечкенә буфеттан өстәлгә өч бокал алып куйды һәм… чынлап та, бер шешә шампанский чыгарды. Гаҗәп! Кайдан килгән бу дүрт ел буена күздән югалып торган көмеш башлы алтын эчемлек? Моны инде белсә бер Алла да Хәмит үзе генә белә торгандыр…

…Менә ул сул кулының өч бармагы белән (ике бармагы аның төптән үк юк иде) шешәнең муеныннан ипләп кенә тотты да, уң кулы белән җитез генә тимерчыбыгын сүтеп, бөкесен сак кына кузгата башлады. Кинәт бөке шартлап атылды, шешә авызыннан сузылып ак төтен чыкты, ә Хәмит тиз генә бокалны күбек белән тутырды. Аннары калган икесенә дә бер тамчысын да түкмичә тутырып салды.

– Ягез! – диде ул, бокалны тантаналы күтәреп… – Бу зур килешү ике якның да бәхетенә булсын!

– Рәхмәт. Шулай булсын! – диде Зөфәр акрын гына.

Чәкешеп эчтеләр. Ушаков, беренче кат дигәндәй, ачыграк елмаеп әйтеп куйды:

– Да-а! Казанга кайтып, шампанский эчәрмен дип, уема да китермәгән идем. Кайдан таптыгыз моны?

– Безнең Казанда табылмаган нәрсә юк, – диде Хәмит, горурлана биреп.

– Шулаймы? Ләкин мин монда сырец-аракыдан башка нәрсә күргәнем юк иде әле.

– Һи, иптәш военврач, эзли белергә кирәк, эзли белергә… Эзли белсәң, күгәрчен сөтен дә табып була.

Ул кунакларының бокалына тагын бер кат салып чыкты. Шуны аягүрә генә эчтеләр дә хуҗага рәхмәт әйттеләр. Ушаков фуражкасын алды. Зөфәр белән алар яңадан каты итеп кул кысыштылар.

– Хәзер инде сезнең килешүне шайтан үзе дә боза алмас! – диде Хәмит.

– Ни өчен? Шампанский белән юганга күрәме?

– Юк, сез көлмәгез әле, иптәш военварч! Хикмәт бер шампанскийда гына түгел, хотя аның да эшне беркетеп куя торган көче бар… Главное, сезнең килешү минем алда, минем фатиха белән булды. Ә мин фатиха биргән эш бервакытта да сүтелмәс ул!

– А-а, алай икән, моңа мин бик шатмын! – дигән булды Ушаков, башын ия төшеп.

– Шулай шул менә, иптәш военврач! – диде Хәмит тә аның көенә тәкәллефле горурлык белән һәм кунагын тышкы ишеккә чаклы озата чыкты.