реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 16)

18

Зөфәр сугышка чаклы ук әле үзенә квартирамы, өйме сатып алу турында исәп тотып йөрде. Сугыш вакытында бу теләкне гамәлгә ашыру бик ансат иде, йортларын сатучылар күп булды, һәм азык бәяләренә нисбәтән арзан гына алырга да мөмкин иде. Ләкин Зөфәр, төрле исәпләрдән чыгып, мондый зур тәвәккәллек сорый торган эштән ул чагында тыелып торуны хәерлерәк күрде. Хәзер исә, сугыш бетү белән, йорт сатып алу мәсьәләсенә ул чынлап тотынды. Аныңча, бу эшне хәзер озакка сузарга ярамый иде. Бердән, йортларның бик кыйбатланып китүе мөмкин, икенчедән, кулда зур сумма акча асрап яту да файдалы эш түгел… Дөнья хәлен белеп булмый, акчаның малга әйләнә торуы хәерлерәк…

Җәйгә чыгу белән, Зөфәр, абыйсының кайтып җитүен дә көтмичә, ышанычлы кешеләре аша йорт караштыра башлады. Сатарга теләүчеләр бар иде, аңа төрле җирдән йортларның төрлесен тәкъдим итеп карадылар. Ләкин Зөфәр күңеленә ошаганы һаман табылмады. Бигрәк тә ул күбесенең районын яратмады. Татар ягыннан яки Суконный тирәсеннән аның аласы килми иде. Татар ягында кайчандыр аларның матур, җыйнак кына үз өйләре бар иде, ләкин нэп ахырында әтиләренең түләнмәгән налогы өчен аны «чүкечтән» сатып җибәрделәр. Күп кенә авыр хатирәләр белән бәйләнгән җиргә Зөфәрнең яңадан әйләнеп кайтырга күңеле тартмый иде. Гомумән, ул сазлык буенда утырган Татар бистәсенең үзеннән дә һәм кайбер вакчыл, көнче кешеләреннән дә бик бизгән иде. Шулай ук Суконный тирәсе дә аның өчен кулай түгел. Монда да аларны белүче көнче күзләр һәм озын телләр шактый күп. Шуңа күрә ул булачак йортын шәһәрнең яшеллеккә бай югары өлешеннән, урыслар арасыннан эзләтте.

Зөфәр өчен бу эштә Курамшин дигән карт бик тырышып йөрде. Курамшин андый-мондый гына татар карты түгел иде. Чын булса, ул заманында коммерческий училище бетергән, Уралдагы бер татар миллионерында доверенный булып эшләгән кеше икән. Моны ничектер аның тышкы кыяфәтеннән үк сизеп була иде. Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт-таза булганга охшый; хәзер дә әле, йончып, шиңеп бетсә дә һәм киң аркасы бөкрәеп чыкса да, гүя борынгы килбәтен сакларга теләп, гәүдәсен ничек тә туры, ә ап-ак чәчле зур башын текә тотып йөрергә тырыша. Тирән сызыклар ярып төшкән кызыл чырайлы битен һәм киң ияген шоп-шома кырып, ә җәенке борынын күмә язган ап-ак калын мыегын борынгы генералларча як-якка сузып, тарап йөртә. Тавышы көр, сөйләгәндә гөрелдәп чыга; үзе русчага шундый оста, шундый саф, чиста итеп сөйләшә – татар кешесе дип тә белмәссең. Гомумән, аңарда татарныкы дип әйтерлек берни дә юк иде.

Тик картның өсте-башы бик начар. Ел әйләнәсе диярлек бер пальтода йөри, ул да шул доверенный чагыннан ук калган булса кирәк, эче тәмам телгәләнеп, җиң очлары, чабулары кыршылып, зур төймәләре яртылаш сынып беткән. Әмма тышлыгы гомерлек бер драптан булганга күрә, һаман әле картның эчке ялангачлыгын яшереп, тышкы килбәтен саклап йөртә. Бу пальто картны, ахрысы, каберенә дә озатып куяр… Ләкин өс-башы никадәр начар булмасын, аны барыбер заманында бай да, шәүкәтле дә булган бер кеше итеп танырга мөмкин иде.

Карт Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның ярымподвалында карчыгы белән генә тора. Аның бүтән беркеме дә юк. Дөрес, бердәнбер генә улы булган, ләкин Гражданнар сугышы вакытында ул да, яшьли генә аклар армиясенә алынып, Себер шәһәрләренең берсендә тифтан үлеп калган. Карт үзе дә шактый икеләнеп торганнан соң, бигрәк тә улын эзләп табу өмете белән, ахыр чиктә генә акларга ияреп китеп барган, ләкин Читага хәтле барып җитсә дә, малаен да тапмаган, барлык малыннан да язган һәм мең бәла белән Казанга кайтып егылган… Менә шул заманнан бирле ул Казан шәһәрендә торып маташа. Баштарак аңа хезмәт итәргә мөмкинлек бирәләр, аннары тора-бара аның өчен юллар бикләнә. Чит элемент! Шуннан соң «чит элемент», ачтан үлмәс өчен, Сорочий тирәсендә йөреп, иске-москы алып-саткалап, шуның белән «көн итә» башлый.

Зөфәрләрнең әтиләре Мөбарәкша абзый исән чакта Курамшин карт аның белән дә шул Сорочийда танышып китә, һәм Мөбарәкша үлгәннән соң да, ул Сабитовлар өчен күз күргән бер кеше булып кала. Сугыш елларында карт күбрәк Зөфәр тирәсендә йөреп туена. Хикмәт шунда: борынгы байлыкны күргән карт әйбер танырга бик оста иде; асылташларның чынмы-ялганмы икәнен, фарфор, хрусталь кебек зат әйберләрнең чын сыйфатын һәм кайсы илдән чыкканлыгын, өй җиһазларының нинди агачтан һәм нинди стильдә эшләнгән булуын бер карауда әйтә дә бирә. Шәһәрдә әле иске өй байлыклары кулларында бераз сакланган борынгы сәүдәгәр яки чиновник семьялары һаман табылып тора, шул ук вакытта соңгы елларда гына күтәрелгән, акчаны күп тапкан, ләкин байлыкны күрмәгән дә, танымаган да яңа интеллигент семьялар һаман күбәеп бара. Курамшин карт менә шулар арасында әйбер танучы буларак арадашлык итеп, берәүләренә сатышып, икенчеләренә алышып йөри… Зөфәр дә картның нәкъ менә шул якларын бик оста файдалана: ОРС магазиннарыннан алып кайткан кыйммәтлерәк әйберләрен әлеге яңа «байлар»га карттан илтеп саттыра яки бөлгән иске байлардан үзенә кирәк зат нәрсәләрне таптырып ала.

Зөфәр бу картның тик бер генә ягын өнәп бетерми – карт салырга ярата. Кулына аз гына акча керде исә, ашаудан бигрәк эчү ягын карый. Әгәр шушы кимчелеге булмаса, ул бу кадәр хәерчелеккә төшеп тетелеп тә йөрмәс иде. Әмма шулай да Зөфәр аны үз яныннан кумый иде: ничек кенә булмасын, заманында коммерческий училище бетергән, доверенный булган, зур байлыклар белән эш иткән кеше бит ул! Хәтта кызганып та куйгалый иде. Бигрәк тә карчыгыннан шушындый бер кыска гына хикәятне ишетеп калгач, бу кызгану аңарда көчәйде: Курамшин картның яшь чагында төшкән бер рәсеме бар икән. Рәсемдә ап-ак катыргы яка, ак күкрәкчә өстеннән бик шәп кара фрак кигән, киң күкрәкле, тулы ак чырайлы, кап-кара кашлы һәм кап-кара мыеклы гаҗәп чибәр-сылу бер кеше басып тора, ди… Һәм менә карт исереп кайткан чакларында шул рәсемне каршысына алып утыра икән. Утыра икән дә, карап тора-тора исе китеп: «Минме соң бу? Әллә мин түгелме? Минем дә шушындый чакларым булды микәнни?» – дип, чын күз яше белән еларга тотына икән.

…Карчыгы бу хикмәтне гади бер нәрсә итеп кенә сөйләсә дә, Зөфәрнең хәтеренә ул бик нык кереп утырды. Картлык, бәхетсез картлык әшәке нәрсә, моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.

Июль аеның эссе бер көнендә төштән соң Курамшин карт әлсерәп, юан таягы белән шакылдап, Зөфәрләргә килеп керде. Аның өстендә чабулары сәленеп төшкән, керләнеп беткән киндер пиджак, тез башлары ямаулы кара чалбар, ә аягында җәен-кышын салмый торган тире оек белән эчсез галош иде. Ишектән керүгә, ул гөрес итеп табуреткага утырды һәм читләре сәлперәеп төшкән фетр эшләпәсен салып җилләнергә тотынды. Аның муенындагы һәм маңгаендагы буразнадай тирән сызыклары кара тир белән тулган иде.

Өйдә Зөфәрнең әнисе Таибә абыстай үзе генә иде. Карт, бераз сулыш алганнан соң, читтәрәк сүзсез басып торган абыстайга дәште:

– Бикә! (Ул аңа әллә яхшатланып, әллә үзенчә мыскыл иткән булып, борынгы морзаларча гел шулай дип дәшә торган иде.) Бикә, берәр стакан гына чәең булмасмы? Киптем…

Таибә абыстай, ашыкмыйча гына кузгалып:

– Булыр, – диде, аннары чүпрәк белән кухня өстәленең клеёнкасын сөрткәләде, – якынрак утыр!

Карт, табуреткасын тартып, өстәлгә якынрак килде. Абыстай ак самавырдан юан корсаклы чәйнеккә су агызып, шуны плитә өстенә куйды. Чәй салды.

– Мондый эсседә нигә бу хәтле газапка тарып йөрисең? – диде абыстай. – Зөфәр дә бит әле тиз генә кайтмый.

– Эш, – диде карт, авыр сулап. – Срочный эш чыкты… Ә Зөфәр тиздән кайтыр, мин аңа шалтыраткан идем.

Абыстай карт алдына стакан белән чәй куйды. Карт эссене тоймас калын иреннәре белән шунда ук стаканга орынды. Бер-ике йотып алгач, тәлинкәгә салып шапырдатып эчәргә тотынды. Дөресрәге, чәйне тәлинкәдән ул суырып кына алды. Абыстай икенчесен ясап бирде дә, җитәр сиңа дигән төсле, бер читкәрәк китеп утырды. Карт монысын артык кабаланмыйча гына эчеп бетерде, һәм шуннан соң аңа тәмам хәл керде булса кирәк, тураеп, бер җиңел генә сулап куйды, аннары кесәсеннән яулык сыман керле чүпрәк чыгарып, битен-муенын әйбәтләп сөртергә тотынды.

Картның чәй белән генә мәшгуль булуын сүзсез карап утырган абыстай, ниһаять, телгә килде:

– Нинди эш чыкты соң? Әллә йорт турындамы?

Биредә шуны әйтергә кирәк: алар, күптәнге танышлар булсалар да, бер-берсе алдында бәйсез горурлык саклап маташалар иде. Карт үзенең кайчандыр Таибә абыстай кебек талчукчы хатыннарны чүпкә дә санамаган шәүкәтле чакларын исеннән чыгармый иде; ә абыстай үзенең хәзерге өстенлеген, картның алар кулыннан икмәк ашап йөргән бер хәерче булуын гел исендә тота иде. Ләкин алар арасындагы бу бер-берсенә карата булган эчке нәфрәт бервакытта да тышка бәреп чыкмый иде. Киресенчә, алар үзара мөнәсәбәттә бик әдәпле кыланырга тырышалар иде.

– Әйе, бикә, – диде карт, көр тавышы белән гөрелдәп. – Бер… дворец табылып тора бит әле… Әгәр насыйп булса!

– Йорт түгелмени?

– Йорт инде, дворец шикелле йорт!

– Алай икән. Хәерле булсын. Кайдарак инде ул?

– Шәп җирдә, бикә, бик шәп җирдә!.. Йорт үзе дә, утырган җире дә әйтерлек кенә дә түгел, шәп! Бүтән аның кебекне табу, ай-һай!.. Тик менә… – Карт башын селкеп куйды.

– Тик нәрсә?

– Охотниклар күп.

– Кемнәр?

– Ну, карап йөрүчеләр, алырга теләүчеләр.

Таибә абыстай, авызын бөрештереп, бераз тынып утырды. Ул кешеләрнең сүзләрен тиз үк чынга алырга ашыкмый иде. Аныңча, бер эштә дә, аеруча сату-алу эшендә, хәйлә шәргыйсез булмый, моны инде Мәнди анасы да белә. Шуңа күрә абыстай, карт әйткәннәрнең күпмесе дөрес, күпмесе ялган, ялганы нәрсәдә икән, дип уйга калды. Ләкин шул чакта Зөфәр үзе кайтып керде… Ул килеп керү белән, карт та, абыстай да урыннарыннан тордылар.