Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 15)
Зөфәр артык бәхәскә кереп тормады, чөнки Рәшидәнең үз сүзендә нык торачагы көн кебек ачык иде. Уйлый белгән кешегә бу кечкенә вакыйгадан шактый гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде: Зөфәрне иң нык гаҗәпләндергәне – Рәшидәнең үз абруен һәм горурлыгын саклауда искиткеч катылык күрсәтүе булды. Көтмәгән иде ул моны, һич көтмәгән иде… Әгәр артистканың тормышы шәптән булса бер хәер иде. Югыйсә көнен көнгә чак ялгап, бик авырлык белән генә алып бара бит!.. Беренче генә очрашулары түгел, Зөфәр моны күптән сизеп-күреп өлгергән иде инде. Кайбер килүләрендә Рәшидә күңелсез, боек була, озак кына башын тотып, хәлсезләнеп утыра. «Ни булды, әллә авырыйсыңмы?» – дигәч, тизрәк елмаерга тырышып: «Юк, авырмыйм, болай гына», – дип әйткән була торган иде. Ләкин, никадәр генә яшермәсен, бу хәлсезләнеп, боегып калуның сәбәбе, нигездә, һаман шул авыр мохтаҗлыктан, туры гына әйткәндә, ачлы-туклы торудан килеп чыкканлыгын белү бер дә кыен түгел иде. Соңга табарак Зөфәр Хәмит бүлмәсендә икесе өчен генә сый да әзерли башлаган иде. Плиткада бик әйбәт төсле кофе кайнатып ала, табынга ак күмәч, май, шикәр, ит яки балык консервысы ачып куя һәм кунагын каршысына гына утыртып сыйларга тотына иде. Шул чакта Рәшидә, бичара, нихәтле генә күңелсез булмасын, бөтенләй икенче кешегә әверелеп китә иде. Юк, ул ашка ташланмый, юк, бик әдәп саклап, матур итеп, нечкә бармаклары белән аз-аз гына алып ашый, әмма шул сыйларга кагылу белән, аның кәефе нәкъ балаларныкы төсле булып үзгәрә иде. Шунда ук сөйләнә, көлә, шаяра башлый, ә ашап туйгач, хәтта: «Синең өчен генә!» – дип җырлап та куйгалый иде.
…Һәм менә шул хатын Зөфәрнең китергән бүләген алмады, катгый рәвештә кире какты!.. Әйе, гыйбрәт бу… Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!
Рәшидәнең Зөфәрне әнә шулай гаҗәп-хәйранга калдырган чаклары аз булмады. Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчеп, чагылып куйгалый иде ул… Аеруча хыял матурлый торган иде аны…
Зөфәрнең юмарт мәхәббәтеннән һәм сыеннан кәефе бик яхшырып киткән минутларда ул үзенең кадерле хыялларын, хыял иткән максатларын дәртләнеп сөйләргә тотына иде… «Мин лирик героиня булырга телим, – ди иде ул Зөфәргә, бик зур серен ачкандай итеп. – Эстрада җырчысы булып йөрүдән тәмам туйдым, аннары ул мине һич канәгатьләндерми, минем сәхнәдә уйныйсым килә, төрле-төрле образлар тудырасым килә, аңлыйсыңмы?.. Бу – минем хыялым, сугыш кына бетсен, мин барыбер театрга күчәчәкмен… Әйе, менә әйтте диярсең! Миндә бит теге ни, әлеге драматический талант бар, беләсеңме син шуны?.. «Гроза»дан Катеринаны яки «Мәкер вә мәхәббәт»тән Луизаны мин сиңа шундый итеп уйнап күрсәтер идем, җанкисәгем… Һо! Чәчләрең үрә торыр иде!.. Ышанасыңмы, юк, әйт, ышанасыңмы?.. Алайса, менә шул!.. Үзебезнең әйберләрдәнме?.. Үзебезнең әйберләрдән «Галиябану»ны бик яратам. Галиябануны уйнаганым да бар… Телисеңме, мин хәзер сиңа аны уйнап күрсәтәм, юк, телисеңме?»
Һәм ул, җавап та көтмичә тиз генә торып, кыек яулыгын татар кызларыча башына бөркәнеп, җиңел генә атлап тәрәзә кырыена бара. Шунда ук бөтен хәрәкәт-кыланышы белән нәфис-сылу Галиябануга әверелеп уйный да башлый. Искиткеч үзгәреш!.. Урамнан исемен атап җырлаучыларны ишеткәч, нәкъ менә кыр кәҗәседәй куркып-сагаеп та калган, сөенеп-очкынланып та киткән, борчылып-сабырсызланып та көткән унсигез яшьлек саф, садә авыл кызы күз алдына килә дә баса. Инде ул, тәрәзә яңагына ышыклана биреп, Хәлиленә каршы әкрен генә, дулкынланып, тибрәнеп кенә җырлап та җибәргәч – бетте, моның кебек тулы иллюзияне сәхнәдә дә сирәк күрерсең!.. Әйе, бар икән, бар икән үзендә илаһи, чын талант, кодрәтле талант!..
Рәшидә үзе дә шуны ачык тоеп, шуңардан әйтеп бетергесез сөенеп, Зөфәр янына атылып килә дә, алдына утырып, муеныннан кочып ала.
– Сәнгатьне яратасыңмы син? Театрны яратасыңмы син, абыем? Әллә артистканың үзен генә яратасыңмы? – ди ул, балаларча сыенып-сыйпаланып.
– Яратам, яратам, сине дә, театрны да, Галиябануны да – барыгызны да яратам! – ди Зөфәр, Рәшидәнең яшьләнеп киткән күзләреннән үбә-үбә.
Һәм иң гаҗәбе: һич риясыз әйтә ул моны, шушы минутта хис иткәнен әйтә, чөнки бу минутта ул үзе дә ничектер икенче төрлерәк кеше булып китә иде. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул…
Һәм менә шундый чакларында Зөфәр, артисткага «сөяркә» итеп кенә каравын онытып, әгәр сорасам, Рәшидә миңа иргә чыгар идеме икән, дип тә уйлый торган иде. Бу хакта алар арасында бер генә тапкыр да сүз булганы юк; егет кирәк тапмагач, кыз бервакытта да үзе башламый инде, билгеле… Ләкин, Зөфәр исәбенчә, Рәшидә аңа чыгар иде, бик теләп чыгар иде, чөнки Рәшидә аны ярата, аңа ышанып карый. Моны исбат итеп торасы да юк… Дөрес, Рәшидә торгашларны бер дә яратмый, сәүдә тирәсенә оялаган кешеләрнең күбесен жуликлар дип саный, ләкин Зөфәрне ул торгаш дип белми иде. Киресенчә, Зөфәр зур заводның ОРСында бүлек мөдире булып эшләгәч, ул аны дәүләт ышанычын казанган җаваплы работник дип исәпли иде. Һич шикләнмичә, гадел, намуслы, яхшы кеше дип уйлый иде ул аның хакында… Бер дә гаҗәп түгел, чөнки Зөфәр, болай өстән караганда, әйбәт кеше иде, аннары, кирәксә, гомумән, ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде. Рәхим ит, ул – игътибарлы да, ачык йөзле дә, йомшак телле дә, тыйнак, сабыр да, кыскасы, милый человек!
Шуның белән бергә, ул гаять сак кеше дә иде, бервакытта да артыгын сөйләмәс, күбрәк бик акыллы итеп дәшмичә торыр, шуңа күрә дә ул Рәшидәне рәхәтләнеп тыңлады, тәэсирләнде, сокланды, әмма үзенең уй-теләкләрен аңа һичкайчан сөйләмәде – иң яратып, нечкәреп, күңеле белән беткәнче ачыласы килеп якынайган чакларында да йомык-бикле булып калды… Акыл искиткеч уяу иде аңарда!
Әйе, тормыш схемаларны вата. Йөрәкләр бергә, тәннәр бергә, ә теләкләр үзгә, уйлар башка! Зөфәр өчен Рәшидә, күпме генә ул аны яратмасын, һаман шулай мәхәббәткә юмарт, уңай сөяркә булудан узмады, чөнки аның идеалы Рәшидә түгел иде. Ә менә кешегә бик ышанучан, кеше турында бары яхшы итеп кенә уйлаучан, беркатлы садә-самими яшь ханым өчен исә Зөфәр бик әйбәт, бик сөйкемле егет иде, һәм ул аны ир итеп кенә түгел, күңеленә ошаган кеше итеп тә чын ихластан бирелеп яратты. Өйлән, ал мине, дип әйтергә кыймады, әлбәттә, ләкин шулай да эченнән генә һаман өмет итте булса кирәк…
1944 елның җәендә Рәшидә, башка артистлар белән бергә фронтка барып, ай ярым чамасы сугыш кырларында йөреп кайтты. Кайткач, ул Зөфәргә фронтта күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде. Төрлесеннән – куркынычыннан, кызыклысыннан – бик күп нәрсә җыеп кайткан икән үзе дә. Тик кавышу шатлыгыннан булса кирәк, күбрәк кызыклысын, ул, мин сиңа әйтим, солдатларның аларны искиткеч сөенеп, кочаклап-күтәреп каршы алуларын, концертларны балалардай йотлыгып тыңлауларын; ул, мин сиңа әйтим, зур-зур командирларның, хәтта генералларның аларны гаять хөрмәтләп йөртүләрен, бик шәп сыйлап кунак итүләрен; инде шуның өстенә тагын аңа, Рәшидәгә, бер йөзләп кешенең гашыйк булуын, хәтта бер яшь кенә подполковникның болар киткән чакта, кап-кара куркыныч пистолетын чыгарып, моңа сузуын, «Нигә бу миңа?» – дигәч, тегенең кулын йөрәгенә куеп: «Ханым, ташлап киткәнче атып китегез!» – дип ялварып әйтүен һәм башкаларын, һәм башкаларын гадәтенчә ялкынланып, бик матур тасвирлап сөйләде ул… Һәм аның шушы эчкерсез ышанып сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе өчен бары бер генә нәтиҗә ясый алды: «Юк инде, артистка белән башың бәйләнә күрмәсен! Гомергә уртак хатынның ахмак ире булып йөрерсең шунда!..» Күп кенә ирләр төсле, чын мәхәббәтнең һәртөрле хыянәт-түбәнлекләрдән саклавын ул белми дә, аңламый да иде.
Сугыш беткән көннәрдә аларның мөнәсәбәтләре әнә шундый хәлдә иде. Ике төрле кеше, ике төрле мәхәббәт, асылда, ләкин ничек кенә булмасын, алар бер-берсенә бик нык бәйләнгәннәр иде инде. Сугышның бетүе исә алар арасындагы бу бәйләнешкә, һичшиксез, зур йогынты ясарга, аны теге яки бу якка үзгәртеп җибәрергә тиеш иде. Бигрәк тә Зөфәр, тыныч шартларга килеп эләккәч тә, үзенең күптәнге җитди планнары турында уйлана башлады. Рәшидә мәсьәләсе арткарак күчте. Ләкин якынлык өзелмәде, ул тик бераз сүрелә генә төште. Кыскасы, алар арасындагы тарихның башы булды, дәвамы булды, әмма ахыры юк иде әле.
VI
Сабитовлар Суконныйдагы аулак урамнарның берсендә ике катлы бүрәнә йортның түбәнге катында барысы бер гаилә булып торалар иде. Ниндидер бер вак купецтан калган бу йорт, ишле халык тору аркасында һәм соңгы егерме биш-утыз ел эчендә һичбер ремонт-мазар күрмәгәнлектән, шактый нык тузган иде инде. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән, ә болдыр баскычлары күптән череп, чалышаеп беткән иде. Йорт үзе дә, тезләнергә җыенган дөядәй, алга таба чүгә башлаган иде. Хәер, бу урамдагы эреле-ваклы агач йортлар барысы да диярлек йә алга, йә бер янтыкка таба чалышаеп торалар. Картайган, тузган иске Казан урамы! Мондый урамга килеп керсәң, ничектер борынгы заманга әйләнеп кайткан шикелле буласың.