18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 29)

18
Алсу таңның җылы яктысына Керфек ачып дөнья гөлләре, Таң җиленнән юратмакчы булып, Төнлә күргән төшен сөйләде. Аңлыйсылар, беләселәр килә Җирдә яшәп киткән көннәрдә: Нинди төшләр күрә икән гөлләр, Нинди төшләр керә гөлләргә? Син атомны сүттең, бөек акыл, Ачылмасны ачкан көнеңдә! Таң калдырып бөтен дөньялыкны, Гөлләргә төш юра син менә! …И сөйгән яр! Мәңгелекнең безгә — Икебезгә насыйп төшендә Кылган догам кабул була күрсен — Гөлләр күрсен сине төшендә… Һәм киң болын иркен сулап куйсын: – И яңа көн, рәхмәт төшкере! — Хәерлегә булсын, хәерлегә: Гөлләремә гүзәл төш керде!..

Дәшә Коръәндәге һәр аять

Дөньялыкның һәрбер дене дәшә, Дәшә Коръәндәге һәр аять: Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел, Мәхәббәтсез яшәү — Җинаять! Нур уйнаклый төпсез киңлекләрдә… Нурлар – чиксезлекнең юлдашы… Тик сөюсез яшәп буламыни? — Юкны сөйләмәгез, валлаһи! Яратмаска яратылган булсам, Булсын бу гомерем төш кенә!.. Яратусыз еллар килә икән, Мин – юк… Мине «үлде» дисеннәр… Яратмыйча яшәү – гомерсезлек. Бу – тумыштан үлем! Бу – җәза… Бүтән җәза уйлап табып булмас, Күпме эзләсәң дә дөньяда… Иң зур каргыш булып калыр һаман Сиратларның кылыч үткере: – Юлың фатихасыз булсын берүк! – Мәхәббәтсез гомер иткере! …Юк-юк! Болай гына әйтә куйдым… Сайрасын кош, Талда талпынып, Ае-елы, сәгатьләре түгел, Мәхәббәтле булсын Һәр минут!.. …Чиксезлектән шомырт чәчәгедәй Коелганда сөю җаннарга, Җилдәге бер яфрак булып тибрән Безгә аткан серле таңнарда…

Бер үк җан

Син миңа бу дөньялыкта Гел кирәк икән… Без икәүләп тибрәнәсе Пар тирәк икән! Заманалар уйландыра… Уйланып куям: Синең яфрак көннәрең… Мин – яфрак коям…