18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Зөлфәт – Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь (страница 26)

18
Ялгызлыкмы булды явызлык? Тәмам ялгыз калсам, Синең белән Икәү булабыз ла, Ялгызлык! Кирәклене кирәксездән Җирдә Бүлә икән нинди бусага? Мин кирәк бит Хәтта Кирәксезгә Чыгар өчен генә булса да! Мин кирәкмен Атлап бетерергә Миңа тиеш соңгы адымны; Үзем кирәк Бәхилләшеп соң кат Күрер өчен газиз күк-җирне, Сезне – гүзәл туганнарымны! …И Ялгызлык! Кил син, Кил генә син! Синең барлык күпне уйлата — Дөньяда һич тиңе булмас шигырь Языйк әле икәү… Аулакта!

Нигә кирәк сезгә?

Нигә миннән тәртип сорыйсыз гел Гүяки чын Тәңре шикелле? — Корбан тәкәсенә атланып, дус, Сиратны да әллә үттеңме? Нигә генә кирәк икән сезгә Сызган сызыклардан узмавым? Сездән артык ярсып шашынмавым, Сездән артык кызып азмавым? Нигә кирәк сезгә? …Азган-тузган бер комета булдым — Җилгә очырдым мин язымны, Мәхәббәтем хәтта ярсу күккә Яшен белән генә язылды! Тугарылып һаман яшәдем мин… Миндәйләрне, хәер, күк сизә! — Шигырьләрем, ялтыр яшен булып, Күкрәүләрен илтер тик сезгә! …Һәм тыңларсыз аны Минсез дә…

Аулак сукмак

Гомер буе кабалана торгач, Гади бернәрсәгә төшенәм: Олы юллар түгел, аулак сукмак Кирәк икән уйлы кешегә. Кошлар төшеп кунар өчен мәллә, Әйтик, гаярь супер-автобан? Ә тын сукмак исә Аулактагы Кошлы таңнар моңын ятлаган. Туң тимердән салган күңелләрне Узгынчылар бары таптады, Ә хыялый гашыйкларны көтте Айның Тын судагы сукмагы. Салмак карлар төшкән тын сукмакка Яфрак очышлары түшәлгән; Аста тирән сулар чылтыраган, Өстә ялтыр яшен яшьнәгән. …Биек яшен исе сеңгән килеш,