Роберт Миннуллин – Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами (страница 26)
Шулай да ни өчен Башкортстанда татар теленә дәүләт теле бирәселәре килми соң? Моның бит сәбәпләре булырга тиеш. Ул сәбәпләр, әлбәттә, бар. Һәм берәү генә дә түгел. Иң киң таралган карашларның берсе – башкорт телен татар теле йотып бетерер дип курку. Моның белән күпмедер дәрәҗәдә килешми дә мөмкин түгел. Татар теленең тәэсире һәрвакыт көчле булган. Ул инде бик элекке заманнардан ук килә… Кыскасы, аларның үз кайгылары, үз проблемалары. Ләкин күпме генә парадокс булып яңгырамасын, бүген башкорт телен фәкать татар теле ярдәмендә генә үстереп, саклап калып буладыр, һәм, әлбәттә, киресенчә, башкорт теленең аякка басуы, үсеше, чын мәгънәсендә дәүләт теле булып күтәрелүе татар теленә дә уңай йогынты ясаячак. Күрәсез, монда үзара бәйләнеш шулкадәр көчле, бу ике телне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин эш түгел. Әгәр Башкортстанда татар теленә кимсетүле мөнәсәбәт булса, башкорт теленең үсешенә дә ул кире йогынтыга әвереләчәк. Шушы факторны гына искә алганда да, татар теленең статусын барыбер хәл итәргә туры килер иде. Һәм ул иң акыллы, алдан күрүчән бер адым булыр иде. Әгәр инде татар теленә бернинди дә статус бирелмәсә, татар теленең сакланышына, үсешенә бернинди дә гарантия булмый, республика тормышында татар теленең роле бөтенләй юкка чыга дигән сүз. Бернинди дә дәүләт статусы булмаган очракта татар теле, әлбәттә, үсештән туктаячак, кулланылыш сфералары тараячак. Иң элек татар мәктәпләре зыян күрәчәк. Аларда инде болай да күп фәннәр русча укытыла. Ул процесс тагын да көчәячәк. Башкортстан татарларын руслаштыру башкортның үзе өчен дә файдага булмаячак. Мәктәпләр акрынлап русчага күчеп бетсә, газета-журнал укучылар калмаса, редакцияләр дә үзеннән-үзе ябылырга мөмкин. Булмас димәгез, булды инде тарихыбызда андый хәлләр. Без инде болай да күпме кысылулар, кимсетелүләр күргән халык, безне болай да инде өлкән абзый кешегә санамады. Әгәр бер-беребезне дә кимсетә башласак, ахыры хәерле булмаячак. Элек тә, бүген дә татар белән башкорт бер-берсенә таяныч, терәк булды. Моннан соң да шулай булсын иде, дим.
Моның өчен нишләргә соң? Иң элек ике арадагы дистә еллар дәвамында килгән кайбер проблемаларны, каршылыкларны кичекмәстән чишәргә кирәк. Алар – тарихи, этнографик, лингвистик проблемалар. Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләрнең милләтенә кагылышлы мәсьәләләр, андагы татар-башкортларның телләренә мөнәсәбәтле каршылыклар, Башкортстан татарларының тарихы… Казаннан чыкмыйча гына, «бу – татар теленең Минзәлә сөйләше, болар – татарлар» яисә, Уфадан торып кына, «болар – башкорт теленең диалекты» дип кенә катлаулы бу мәсьәләне хәл итеп булмас. Башкортстандагы хәлләр миңа бик таныш. Илеш мисалыннан да кайбер фактлар китерә алам. Анда бөтен кеше дә татарча сөйләшә. Билгеле инде, Казан татарлары кебек «белмим, килмим» дип түгел, ә «белмәем, килмәем» дип әйтәләр. Илешлеләр генә түгел, актанышлылар да, минзәләлеләр дә шулай сөйләшә. Дөресрәге, «сүләшә». Алайга китсә, мишәрләр дә «сүләшә» дип «сүли». Районда татарча газета чыга. Халык «Кызыл таң» белән «Өмет»не укый. Казан матбугатын да алдыра. Шуңа да карамастан Илешнең яртысыннан күбрәге «башкорт» дип язылган. Бер гаиләдә башкорты да, татары да җитәрлек. Күп авылларда «Мишәр ягы», «Типтәр очы», «Башкорт ягы», «Татар урамы» дигән атамалар әлегә кадәр сакланган. Татарлармы соң алар, татарлашкан башкортлармы, типтәрләрме, мишәрләрме? Барысы да буталып, укмашып, берләшеп, бүгенге Илеш кешесе булып формалашып беткән… Бу инде – тарихи бер күренеш, сирәк очрый торган феномен. Мин генә төзәтә ала торган әйбер түгел. Биредә шулай ук галимнәр дә уртак бер фикергә килергә тиешләр. Югыйсә һәрберебезнең кулында тарихи чыганаклар, документлар, кулъязмалар… Аларны һәрберебез үзенчә укый, үзенчә аңлатма бирә, үзенчә нәтиҗә чыгара. Кичекмәстән, бер өстәл янына утырып, уртак тел табарга кирәк. Бер-беребездән тел яшереп яшәмик, бер-беребез белән качышлы уйнамыйк, дөнья гел шулай үз көенә барыр әле дип тә өметләнмик. Аның барыбер очы бер чыгарга мөмкин. Иң мөһиме, киләчәк буынга үзебезнең проблемаларны калдырмасак яхшы булыр иде.
Башкорт белән татарны игезәкләр дибез. Бу, чыннан да, шулай. Игезәкләр турында кайдадыр укыганым бар иде. Ике игезәк туган, үскәннәр. Үсеп җиткәч, бер-берсеннән бик еракта яши башлаганнар. Көннәрдән бер көнне игезәкләрнең берсе көтмәгәндә генә үлеп китә. Һәм ни гаҗәп: икенчесе дә, әле туганының үлгәнен ишеткәнче үк, икенче көнне вафат була. Игезәкләрне нинди тылсымлы җепләр бәйлидер, белмим. Әмма безне дә, татар белән башкортны, ниндидер илаһи бер көч берләштереп тора. Шулай булгач, безгә бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезне саклап, яклап яшәргә кирәк. Ә бу бер дә җиңел түгел: кайчакларда бер-береңә юл да куя белергә, иң мөһиме, киләчәкне уйлап эш итәргә, бер-беребезгә «өлкән абзый» булырга тырышмыйча яшәргә кирәк. Андый мисалларны күп кичердек бит инде. Киләчәктә дә безнең кебек халыкларга җиңел булмаячак. Суверенлык алу белән генә түгел әле ул. Россиядә иртәгә ниләр буласын беребез дә белми.
Ә инде Башкортстанда татар теленә статус, һичшиксез, бирелер дип уйлыйм мин. Законның беренче укылышында татар теленең булмавы ул, бәлки, сәяси бер ход кынадыр. Кемнәрнедер тынычландыру өчен, андагы татарларның үзләрен сынап карау, җәмәгатьчелекнең фикерен ачыклау өчендер… Закон кабул итүнең нюанслары, хәйләләре күп бит аның. Беренче укылыштан соң күп законнар танымаслык хәлгә килә. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.
Татарны латин белән куркытып булмый
Татар язуының латин графикасына кайтуы ул механик рәвештә билге, хәреф алыштыру гына түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Әгәр шулай гына булса, без, шушы кадәр бәхәсләр кузгатып, Дәүләт Советы дәрәҗәсендә сүз дә алып бармаган булыр идек. Алфавит алыштыру, – әлбәттә, сәяси мәсьәлә, һәм ул Татарстанның һәрбер гражданына турыдан-туры кагыла. Ниһаять, ул – гомумтатар проблемасы да. Шуңа күрә Дәүләт Советы кысаларында парламент тыңлаулары уздыруыбыз аңлашыла торгандыр. Закон проекты, белүебезчә, шактый озак барган кискен дискуссияләр, бәхәсләр, каршылыклы фәнни карашлар, объектив һәм субъектив дәлилләр, тарихи үткәнебезгә күз салып, шулай ук киләчәгебезгә йөз төбәп әйтелгән фикерләр нәтиҗәсендә туды. Ун елга якын барган бу фикер алышулар барышында галимнәр, язучылар һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан уртак бер фикергә киленде дип уйлаган идек. Тик ни гаҗәп: бәхәсләр яңадан куера башлады. «Татар акылы төштән соң, / Кайчан төш җитәр икән?» – дип, бу очракта да Наҗар Нәҗмине кабатларга туры килә. Чыннан да, бик кызык халык без. Башта башкаларның бәхәсләшкәннәрен читтән генә күзәтеп торабыз, «ярар, сөйләшерләр дә, шуның белән бетәр әле» дип кул кушырып утырабыз. Аннары эш җитдигә киткәч тыпырчына башлыйбыз. Инде менә бу очракта да шулайрак килеп чыга. Бүгенге сөйләшү дә шул хакта сөйли. Югыйсә үз фикереңне күптән инде әйтергә мөмкинлек бар иде. Тәрәккыят өчен көрәшәбез дип йөргән газета-журналларыбыз да, бу проблеманы күптән күтәреп, сөйләшүгә нокта куярга тиешләр иде. Безнең төп кимчелегебез, төп бәлабез – компромиссларга бара-бара, бер-беребезгә юл куя-куя милләт язмышы хакына уртак бер фикергә килә алмавыбыз. Шуңа да карамастан безнең парламент бу җитди мәсьәләне уңай якка хәл итәр дип уйлыйм. Безнең комиссия әгъзаларының чыгышларын, фикерләрен сез инде тыңладыгыз. Алар «кичекмәстән латинга күчәргә кирәк» диләр. Ә инде бәхәсләргә килгәндә, ул мәңге дәвам итәчәк. Законны кабул итсәк тә, итмәсәк тә дәвам итәчәк. Кабул итсәк, «нигә күчтек» дип күтәреләчәкләр. Кабул итмәсәк, «нигә күчмәдек» дип башны ашаячаклар. Кайберләребез теләсә кайсы очракта да герой булып калачак.
Закон проектына килгәндә, бүгенге чыгышлар күрсәтте инде, алфавитка барыбер кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Закон проектының исеме «Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын торгызу турында» дип атала. Шулай булгач, мантыйк буенча яңалифкә кайтырга тиеш булабыз. Әмма безгә тәкъдим ителгән вариант, яңалифкә нигезләнеп эшләнгән булса да, аннан шактый ераклашкан. Бәхәсләр дә, нигездә, шул ераклашу турында бара. Чыннан да, бәхәскә урын да бар. Яңалифне, нигездә, кайчандыр яңалифтә укып өлгергән 65–70 яшьлек өлкән буын яклый. Аларны да аңлап була. Әмма яңа язу киләчәк буын өчен ныграк кирәк булачак. Ә инде безнең төрки дөньяны, бигрәк тә Төркияне яхшы белгән галимнәребез яңа алфавит төрек алфавитына, бөтен дөнья алфавитына якынрак булсын дип тырышалар. Алайга китсә, иң чарланган, иң камил алфавит ул инглизнеке инде. Ләкин бу принциптан чыгып кына эшләсәк тә, зур хата булыр иде. Безгә телебезгә уңай булган үзебезнең алфавитыбыз кирәк. Безгә тәкъдим ителгән вариантны эшләү Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылган иде. Анда инде иң күренекле галимнәребез эшли. Һәм безнең аларның зәвыгына, фәнни дәлилләренә, профессиональ әзерлекләренә ышанмаска хакыбыз да юк. Фәннәр академиясе бит ул, ниндидер үзешчән оешма түгел. Без, депутатлар, башта ук: «Алфавит мәсьәләсен галимнәр үзләре хәл итәргә тиеш, без сессиядә әзер, бер бәхәссез вариантны гына кабул итәрлек булсын», – дип тәкъдим керткән идек. Кызганыч, алай килеп чыкмады. Шулай да бүген без бу мәсьәләне ничек кенә булса да, нигездә, хәл итәргә тиешбез, әгәр килешенгән яңа вариантны эшләргә дип закон проектын кире кайтарсак, ул вакытны бик күп алачак, әгәр инде беренче укылышта шушы килеш кабул итсәк, икенче укылышка төзәтмәләрне безнең комиссия яки аерым депутатлар кертергә тиеш булачак. Бу очракта да барыбер безгә бергәләшеп, килешенгән вариантны эшләргә кирәк. Галимнәр үзара килешә алмасалар, безнең комиссия бу җаваплылыкны үз өстенә алачак һәм үз вариантын сессиягә чыгарырга мәҗбүр булачак.