реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 26)

18
Калтыранып, авыр көрсенеп. Ике генә тамчы яшь чылатты Гөл чуклары төсле керфеген. Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне, Китте ашгып почта бүлегенә, – Алыгыз, – диде, – минем бүләкне! – Ул бит үлгән. Ничек илтик аңа? – Сез илтегез, үлгән булса да! Кигерегез аңа бу күлмәкне, Тәнен туфрак күмгән булса да. Ул терелер кигәч бу күлмәкне, Йөрәк уты тагын кабыныр. Мин бит аны сөйдем чын күңелдән, Мин бит аны көттем сагынып… Тыңладылар аны. Сөйгән кызның Сүзе чындыр кебек күренде. Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә Кигерделәр… Егет терелде. Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә, Ул ашкынып көтә сөйгәнен. Егет кайта, йөзе кояш төсле, Ә өстендә зәңгәр күлмәге. Әкиятме бу? – Әйе. Тик әйт миңа, Йөрәгемнең назлы иркәсе, Син түгелме сөю нурың белән Кабызучы гомрем иртәсен?! Азмы күрдем окоп алларында Мин үлемнең кыргый биюен, Йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез, кайнар сөюең. Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән Терелеп бастым аякларыма. Яшең белән чиккән күлмәгеңне Киеп кайттым менә яныңа.

Бөрлегән

Җыеп кырдан бөрлегән Килгән иркәм, бер генәм. Ә мин аңа сөюемне Белдералмый тилмерәм. Кунак итә гөл генәм Мине бөрлегән белән. Белми ләкин – иреннәре Иң өлгергән бөрлегән.

Тозлы балык

Ник чакырдың су буена, Үзең шунда килмәгәч? Ник әйттердең «сөям» диеп, Үзең «мин дә!» димәгәч? Ник елмайдың каш сикертеп, Яратмагач, йөрмәгәч? Ник ашаттың тозлы балык, Соңыннан су бирмәгәч?

Соңгы үпкә

Эчем тулы каргыш, үпкә белән Китәм инде җирнең өстеннән. Мескен әни мине юкка гына Күз нурларын түгеп үстергән. Юкка гына күкрәк сөтен имзеп, Бишек җыры җырлап тирбәткән. Дөньясына нәфрәт, каргыш булып Чыкты ул җыр минем йөрәктән.