реклама
Бургер менюБургер меню

Муса Джалиль – Моабитские тетради (страница 21)

18
Ашыгып иркәмә киттем. Өч адымны бер иттем дә Иркәмә барып җиттем. Иркәм әйтә: – Тальяныңны Ник алмадың, акыллым? Мин бит синең уйнавыңны Яратканга чакырдым. Сүзен тыңлап утырдым да Торып өйгә йөгердем. Тальянымны кыстырдым да Чак-чак килеп өлгердем. Иркәм әйтә: – Итекләрең Майламаган икән бит! Әллә шулмы үчекләвең? Мин соң синең иркәң бит! Шул шелтәсен ишеттем дә Кире өйгә ычкындым. Учлап-учлап май сөрттем дә Итекләрне ышкыдым. Килеп кердем, иркәм әйтә: – Кырмаган бит сакалың! Шуның өчен бит таң иртә Барып ишегең шакыдым. Болан төсле чабып кайттым, Пәкене эзләп таптым. Ары тарттым, бире тарттым, Сакалны кырып аттым. Инде килдем, әйтә иркәм: – Кискәнсең иягеңне, Үз-үзеңә син үч икән, Биргәнсең кирәгеңне! Сугышканнар, дип әйтерләр, Мин бармыйм синең белән – Иркәм белән йөрү бергә Чикләнде шуның белән. Акрын гына, сүлпән генә Мин өемә атладым. Кайткач, үзем: – Иркәм белән Йөредем, – дип мактандым. Иркәм минем бигрәк иркә, Үрле-кырлы сикертә. Иртә үпкә, кич тә үпкә, Ә шулай да сөйдертә.

Бәла

– Мин яратам бер хатынны, Матурларның матуры. Тик шунсы бар: ул матурым Үзе бер ир хатыны. – Гаҗәп түгел ансы, тик әйт: Ул ирен яратамы? Яратмаса, кыен түгел Төзәтү бу хатаны. – Ул яратмый бер дә ирен, Җене белән бер күрә. Утырып-утырып, бу иренә Чыкканына үкенә. – Ә алайса, ул иреннән Аерылсын, әйт син аңа. Гөрләтеп бер туй итәрсез, Кояш чыгар сиңа да. – Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа, Алтын синең бу сүзең, Ләкин бөтен бәла шунда: Аның ире – мин үзем.

Ана бәйрәме