Мухаммет Магдеев – Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… (страница 2)
Мәсәлән, «Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар» (1965) язмасында мондый юллар укыйбыз: «Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде». Бу сүзләр яшь галимнең үз алдына нинди максатлар куюы турында сөйли: М. Мәһдиев фәнни эзләнүләренең күп өлеше гаепсезгә кара яла ягылган, милләт хәтереннән сызып ташларга хөкем ителгән шәхесләр яки күренешләргә кагыла, аларның данын, затлы исемен аклау, халыкка кайтару өчен эшләнә.
Тагын бер мисал. 1964 елны «Совет әдәбияты» журналында М. Мәһдиевнең күләмле «Габдрахман Сәгъди» дигән язмасы дөнья күрә. Монда күренекле галим, татарлардан беренче филолог-профессор Г. Сәгъдинең катлаулы тормыш юлы баскычлары, төп хезмәтләре күрсәтелә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Әлеге язма 1930 елларда галимне эзәрлекләүләрдән соң язылган беренче зур хезмәт була.
Кызганычка каршы, М. Мәһдиев сүз алып барган, мәдәниятебез тарихына үзләренә лаеклы югары бәя биреп кайтарылган мондый исемнәр, әлеге язмышлар 1970 еллар «кыравы» шартларында кабат оныттырыла башлый. Галимнең үзе өчен дә 1967 елга кадәр басылып чыккан күп кенә язмалары «кара тамга» салыну – рухи эзәрлекләүләр, рәсми басмаларга юл бирмәү – сәбәбенә әверелә. Бу шәхесләрне, вакыйгаларны татар фәне 1990 елларда гына кабат халыкка кайтара башлады.
Шундый мәсьәләләрнең берсе – мәдрәсәләр тарихы. 1967 елны «Совет мәктәбе» журналында «Галия» мәдрәсәсе турындагы язма дөнья күрә, 1968 елны М. Мәһдиев «Буби» мәдрәсәсе тарихына, аны туздыру вакыйгасына багышланган зур хезмәт әзерли. Китапка аның рус телендәге кулъязма хәлендә калган беренче варианты («Некоторые данные из истории Бобинской школы») урнаштырылган, шулай ук татар телендә «Тарихның бер тармагы» дигән, 1969 елны «Казан утлары» журналында «Буби» мәдрәсәсе» исеме белән кыскартып, «туналып» басылган вариант китерелгән.
Рус телендәге материал М. Мәһдиевнең үз хезмәтенә рецензия язучы тарихчылар белән бәхәсен чагылдыра, «совет цензурасының» милли мираска мөнәсәбәтен күрсәтүе белән дә әһәмиятле. Монда «Буби» мәдрәсәсе тарихының татар матбугатында ХХ йөз башында һәм 1920–1930 елларда өйрәнелү тарихы шактый эзлекле китерелә, әлеге уку йортына, аның тарихына, мөгаллимнәренә, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга кагылышлы бай материал тәкъдим ителә. М. Мәһдиев Казан губерна жандарм управлениесе архивында сакланып калган материалларга – шәкерт дәфтәрләренә, сорау алу кәгазьләренә, тикшерү һәм суд эшләренә, бу хакта көндәлек матбугаттагы язмаларга мөрәҗәгать итә, А. Х. Мәхмүтованың эзләнүләрен файдалана, бу чорда цензура, яшерен күзәтүләр, җасуслык, провокаторлар мәсьәләләренә туктала, җәдит-кадим каршылыгы, Ишми ишан шәхесе турында җентекле күзәтүләре белән уртаклаша.
Әлеге материалның басылып чыгуы авторга шактый күңелсезлекләр китерә, Бубиларның кулъязмаларын кирилл хәрефләренә күчереп, аерым китап итеп бастыру теләгенең тормышка ашмаячагы ачыклана. Чыннан да, татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхреддинев, З. Камали, Г. Баруди, Ф. Кәрими кебек шәхесләр Мәһдиевне сокландыра, аларның хезмәтләре кызыксыну уята. Шул ук вакытта алар кылган гамәлләрнең үз вакытында көчле каршылыкка очравы, татар җәмгыятенең яңалыкны яклап калырга көче җитмәү, гомерләрен милләтне кайгыртуга багышлаган асыл затларны кара пәрдә артына яшерү автор күңелендә үкенеч уята. Үткәннәр һәм бүгенге өчен сызлану интонациясе Мәһдиевнең фәнни хезмәтләренә, бәлки, шушы мәкаләдән соң урнашып калгандыр да.
М. Мәһдиев татарларда гыйлем-мәгърифәт тарихын өйрәнүне гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Мәктәп-мәдрәсә программалары һәм дәреслекләр, Габделмәннан Рахманколый һәм Таип Яхин китаплары, «Мөхәммәдия» кебек зур мәдрәсәләрдә укыту рәвеше-системасы хакында материаллар туплана, аерым өлешләре вакытлы матбугатта басыла. Галимне мәгърифәтчеләр әзерләгән җирлектә үсеп чыккан яңа буын татар зыялылары язмышы үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, Г. Рахманколый дәреслекләренә, методикасына анализ ясаган М. Мәһдиев аның улы Солтан язмышы белән кызыксына башлый, соңрак аның хикәяләрен, туплап, «Мәлихә куаклыгы» исеме белән татар укучысына тәкъдим итә.
М. Мәһдиевнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, С. Сүнчәләй. Галим алар язмышына кат-кат мөрәҗәгать итә, ХХ йөз башы татар милли-мәдәни хәрәкәте хакында яңа фактлар, яңа сызыклар барлыкка килә. Әйтик, «Ерактан яңгыраган аваз» исемле күләмле язмада күренекле татар язучысы һәм галиме Гали Рәхимнең архив материалларына нигезләнеп тергезелгән тормыш юлы, әдәби иҗаты, этнография, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге гаять мөһим эшчәнлеге, фаҗигале язмышы бәян ителә. Күпме эзләнеп, хәтта галимнең туганнарын, аны белгән кешеләрне табып, бөртекләп җыйналган, М. Мәһдиевнең фәлсәфи-сызланулы бәясен алган язманы дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Бер яктан, татар зыялылары белән горурлану, икенче яктан, ил тормышындагы 1917 ел инкыйлабы алып килгән үзгәрешләрнең милли күтәрелешне дә, аны әзерләгән олы шәхесләрне дә юк итүе фаҗигасенә төшенеп үкенү дулкынындагы мондый материаллар, күрәсең, идеологик чикләүләр эчендә яшәгән совет галимнәрен куркыта. Мәкалә 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш була, басылмый кала. М. Мәһдиевнең: «Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра» дигән сүзләренә төшенергә иртә була әле. Бары тик советчыл идеологиянең җимерелүе генә, 1990 еллардан башлап, Гали Рәхимнең һәм башка «каһәрләнгән язмышлы» акыл ияләренең мирасын барлый башларга юл ачты. Ләкин тынгысыз М. Мәһдиевне татар фәнендәге битарафлык, әкренлек, мин-минлек борчудан туктамый, ул кабат-кабат мирас мәсьәләсен күтәрә: «Гали Рәхим бүген кемгә кирәк? Татар галимнәре бүген күбрәк үз исемнәрен күтәрү өчен чабулап, милләт кайгысын кайгыртабыз дип чит илләрдә йөгереп йөргәндә, Гали Рәхимнәр, Җамал Вәлидиләр, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Кәримиләр… һ. б. шәхесләр кемгә кирәк? (…) Болай яшәсәк, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллиннар язмышы көтә безне». Ни кызганыч, без бүген бу сүзләрнең хакыйкать булуын танырга мәҗбүрбез…
Әлбәттә, совет чорында әзерләнгән фәнни хезмәтләрнең басмадан алынуы тыелган темаларга кагылырга мөмкин галимнәрне дә, нәшрият, журналлар җитәкчеләрен дә һәрдаим эчке цензура кысаларында тотуы аңлашыла. Китаптагы ХХ гасыр башы татар мәдәнияте, андагы шәхесләр хакындагы кызыклы, бай материаллар белән танышканда, мин, 1980 еллар башында гаҗәеп мавыктыргыч сөйли белүче оста лектор Мөхәммәт ага Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихы, татар әдәби тәнкыйте тарихы буенча лекцияләр курслары тыңлаган студент буларак, хәтеремдә ул сөйләгәннәрне тергезеп бардым. Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Думави, Ф. Әмирханнар турында язылганнарның күбесен аның сөйләвендә ишеткән идек. С. Рахманколыйның хикәяләре турында мин үзем курс эше дә башкардым! Әмма Гали Рәхимнәр, Г. Сәгъдиләр, Җ. Вәлидиләрнең фаҗигале язмышын студент-филологлар каршында берәү дә, шул исәптән Мөхәммәт ага да телгә алмаган! Белгәннәр, язганнар, халыкка кайтару омтылышлары ясаганнар. Ләкин… рәсми юллар белән. Күрәсең, акыллы остазларның яшь буынның киләчәген кайгыртуы, аларны сындырырга теләмәве белән бәйледер бу гаҗәеп хәл. Соңрак, 1990 елны, Гали Рәхим турындагы материалга әйләнеп кайтканда, бу четерекле мәсьәләне галим үзе үк шәрехләп уза: «Менә карагыз: утызынчы елларның ахырыннан алып Г. Рәхимнең исеме телгә алынмый. Әйтерсең ул яшәмәгән, әдәби процесста кайнамаган. КПССның ХХ съездыннан соң аны телгә ала башлыйлар. Ләкин ничек? Баксаң-күрсәң, ХХ съезд рухы Г. Рәхимне телгә алырга гына рөхсәт иткән икән, ә нинди ягы белән телгә аласың, анысы – синең эш. Һәм торгынлык елларында Г. Рәхимнең гыйльми хезмәтләрен тәнкыйтьләүнең икенче этабы башлана».
1970 еллар урталарыннан М. Мәһдиев башкарак характердагы материаллар әзерли башлый. Әйтик, Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» (1977) мәкаләсе докторлык диссертациясенең бер өлеше кебек уйланылган була. Татар әдәбияты тарихында беренче тапкыр Ф. Кәриминең юлъязмалар циклына төпле, тәфсилле анализ ясала. Бу материалда авторны татар яңарышы, аны кузгаткан кешеләр, аларның фикер-карашлары кызыксындырганы аермачык. Ләкин шәркый традицияләргә, Аурупа мәдәниятенә караш, рус-төрек мөнәсәбәтләре яссылыгында татарларда милли аң үсешенә югары бәя биргән әлеге хезмәт тә дөньяга чыкмый кала.
1980 елны, Мәҗит Гафуриның тууына 100 ел тулуга багышлап, олы әдип иҗатына үзенчәлекле бәя бирелә. «Халык образы, ил язмышы мәсьәләсе М. Гафуриның бөтен иҗат нигезен тәшкил итте. Гомер йомгагының төп җепләреннән берсе дә әнә шул – Гафуриның үзен ил, халык язмышыннан аерылгысыз каравы», – дип, галим бу иҗатны нәкъ шушы ноктадан анализлый. Бер үк вакытта М. Гафуриның татар әдәбиятындагы урыны хакында уйлана. Ул урынны бик хаклы билгели дә: «…поэтик осталык ягыннан Тукайның үз замандашы Гафуридан алдарак булуы фәндә беркайчан да бәхәс астына алынмады. Мәҗит Гафури шул ук вакытта С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд шикелле «идеаль поэзия» вәкиле дә түгел. Гафури – халыктан, шәкертләрдән, фәкыйрь крестьяннардан, һөнәрче, эшчеләрдән. Аның шигырьләрендә бәхетсез фәкыйрьләрнең иңрәү авазларын, ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ыңгырашуы беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда Гафурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачны» аударырга чакыруга кадәр үсте. Менә бу яктан – политик вакыйгаларга бәя бирү, кыйбла табу ягыннан караганда, Гафури иҗаты тарихның һәрбер борылышына дөрес юлны башкалар белән чагыштырганда тизрәк табуы белән аерылып тора».