реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 (страница 3)

18

Дөньяда башка бер генә хезмәтнең дә, ихтимал, шундый хөр, тарихның үзе кебек чал, милли дә, интернациональ дә үз бәйрәме юктыр. Ә игенчелекнең шундый бәйрәме бар. Ул бәйрәмнең туган җире – Идел буе болгарлары яшәгән төбәк. Ул бәйрәмнең исеме – Сабантуй. Элек ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. Хәзер исә Сабантуй – язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме.

…Сабан эше – крестьян өчен иң җаваплы, иң киеренке хезмәт. Крестьян моңа кыштан хәзерләнгән, орлыкларны кат-кат тикшергән, атын көрәйткән, сукасын көйләгән, сбруйларын яңарткан. Сабанда ул кырыкмышны беренче тапкыр тырмага җиккән, ун-унбер яшьлек малаена беренче тапкыр дилбегә тоттырган, тула оек, яңа чабата кигән күк киндер ыштанлы татар малае тырма тагылган ат белән беренче мәртәбә җир өстенә кереп киткәндә, җир башында аның әти-әнисе карап калган: бу – аны зур юлга, изге хезмәт юлына озату булган. Яңа тула оекның балтырына чабата киндерәләрен матурлап бәйләгән әти кеше орлык тубалын күтәреп җир өстенә аяк атлаган. Иң беренче адымында ул орлык белән бергә ап-ак эре тавык йомыркаларын җир өстенә сипкән. Яңа орлыклар шулай эре, таза булып өлгерсеннәр, янәсе…

Бер адым – тубалдан бер уч орлыкны ярым түгәрәк ясап әйләнә-тирәңә сибәсең. Икенче адым – икенче учны. Игенченең күзе үткен, ата-бабадан килгән тәҗрибә зур: җирнең икенче башыннан килгән чабата эзеннән нинди ара калдырасы, адымны ничек атлыйсы, кулны нинди хәрәкәт белән селтисе – ул барысын да белә. Ә зәңгәр күктә тургай җыры ишетелә, кара җирдән сулышны киңәйтә торган пар күтәрелә, крестьянның күңеле, йөрәге җиргә якын кешедә генә була торган изге теләкләр белән тула: мулрак булсын иде бу җир дигәннәре, азрак булсын иде ул җирдән түли торган имана налогы! Тәүфыйклы булып үссен иде аның бүген тырмага чыккан малае, игенче булсын иде ул! Тигез булып тишелсен иде игеннәр, җылысы да, яңгыры да булсын иде, матур итеп Сабан туен уздырыр идек бер!

Крестьянның миен әнә шундый уйлар били. Хәер, әлеге күк киндер ыштанлы бәләкәй «крестьян»ның уйлары да шул тирәдә. Тиздән Сабантуй! Менә инде егетлекне күрсәтә башларга вакыт. Нәрсә, улмы быел иртә таңнан торып тургайлар җырын тыңлый-тыңлый җир тырмаламаган, улмы сука көйләргә өйрәнмәгән, улмы күз ачып йомганчы ат җигә белми? Ә татар малае өчен ат җигә белү, ихтимал, гасырлар буенча егетләрне үлчи торган бер критерий булып килгәндер… Кичке уеннарда кызлар юкка гына җырламыйлар бит:

Ат тугарып җигә белми, Кызлар сайлаган була…

Ат көйгә генә атлый, аның һәр адымына җавап биргәндәй камыт агачы шыгырдый, аяк астында күпергән кара җир, тырма артында каргалар… Тизрәк, тизрәк җитсен иде ул Сабантуй…

Кая гына барсаң…

Татарстанда бер тапкыр булган кеше безнең як табигатенә гашыйк булмый кала алмый. Сез, Тукай әйткәнчә, «галибанә яктырып» ал таң атканын күзәтегез. Әгәр сез бу вакытта Идел өстендә икәнсез, көймәгезне туктатыгыз да тыңлагыз: мәһабәт Идел сезнең йөрәгегезне бөек туган илебезнең киңлекләре белән тоташтырыр, Идел буендагы нарат урманнары кояшның беренче кызгылт нурларына коеныр, сез әкияттәгедәй серле декорация эчендә калырсыз. Идел агышын тыңлагыз, таң атканда аның агышы бик серле була…

Әгәр сез Ык буйларына барып чыксагыз, андагы әрәмәлекләр, андагы су буйларыннан аерылып китә алмассыз. Башка бер җирдә дә сандугачлар андый ук музыкаль тавыш белән сайрамыйлар. Әгәр инде сез Арча, Балтач ягы урманнарына килеп чыксагыз, андагы матурлыкка таң калырсыз. Калын-калын чыршы, имән, нарат, каен урманнарының җиләкле аланнарында йөргәндә, Тукай «Шүрәле»сенең нәкъ менә шунда гына тууы мөмкин булганын аңларсыз. Җил искәндә, ул мәһабәт агачлар шавын тыңлагыз: колагыгызда, һичшиксез, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетындагы музыка яңгырар.

Язгы сабан вакытында кара туфраклы Сарман яки Буа якларына чыгыгыз: андый матурлыкны, андый байлыкны сез тагын кайда күрерсез? Күпереп яткан гөл балчыгыдай җир өстеннән диңгездәге кораблар сыман тракторлар килә. Кара туфраклы басу өстендә рәшә. Җир исе, парлы балчык исе, һавадагы тургайлар җырына тракторларның тигез гөрелтесе кушыла.

Әгәр сез безнең Казан янындагы Ослан тавына килеп чыксагыз… Хәер, Татарстанның кайсы почмагына гына барып чыксагыз да, сез ул урынга мәңгегә гашыйк булачаксыз…

Сабантуй – әнә шул игелекле җирдә мул уңыш үстерүче җир хуҗаларыныкы. …Бу бәйрәмдә борынгыдан килгән бик күп күркәм гадәтләрне әле дә саклыйлар. Арадан берсе…

Сабантуйга бүләк җыю

Менә, менә иртәгә Сабан туе… Урамда гармун тавышы. Көпә-көндез. Элегрәк кичен ишетелгәләгән гармун тавышына да чукмар башлы таягын тотып килеп җиткән, егетләрне тараткан карт хәзрәт тә бүген берни эшли алмый. Тәкъва картлар, куштаннар да бүген беркемне дә уен-җырдан, музыкадан тыя алмыйлар. Чөнки иртәгә – Сабан туе, хезмәт туе. Әтисе кушканга гына ара-тирә мәчеткә йөргәләгән крестьян егете бүген, бернигә дә карамый, арбага менеп иптәшләрен кочаклап утырган да урамнан җырлап бара. Ә ат дугасында кызыл башлы сөлгеләр, чәчәкле-чуклы эскәтерләр, егетләрнең берсе нәкъ шундый ук әйберләр бәйләнгән озын колганы арба өстенә күтәргән. Ат бизәлгән – тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея, дугада пар кыңгырау, ыңгырчакларда шөлдер, кызыл чуклар асылынган…

Урамнан арбага төялгән егетләр төркеме килә. Юк, бу төркем генә түгел, бу – игенчелек белән көн күргән татар халкының гасырлар буенча әзерләнгән филармониясе, консерваториясе, фестивале, халык хоры килә…

Әйдә барыйк бер җиргә, Кемнәр тияр бер иргә; Безгә каршы килгәннәрне Йөретмәбез бу илдә.

Гармун тавышы якынлашкан саен, капкалар ачыла, атлы арба артына балалар җыела, карт-коры вәкарь белән генә капка төбенә чыгып баса, кыз-кыркын йорт тирәсендә йөгерешә башлый. Ләкин арада иң нык дулкынланганы ата да, ана да түгел. Хәтта буй җиткән кыз да түгел. Йортта иң дулкынланган кеше – быел төшкән яшь килен. Чөнки бүләкләр эленгән колгада иң күренекле урынны аның бүләге, быелгы яшь килен бүләге алырга тиеш. Бүләк уңышлы сайландымы икән? Ошатырлармы икән? Кеше арасында хур итәрлек түгелме? Бит, быелгы яшь киленнең бүләге мәйданда батыр калган кешегә биреләчәк. Әнә шулай дулкынлана-курка, яшь килен егетләр кулындагы колгага кыз вакытта үзе утырып чиккән кызыл башлы ап-ак киндер сөлгесен элә. Бу – авылга яшь киленнең ил алдында беренче имтихан тапшыруы. Хәер, икенчеседер. Беренчесе – килен булып төшкән көннең иртәгесен чиләк-көянтә күтәреп чишмәгә суга барганда тапшырылган иде. Анда да менә шулай каушады, аяк атлаулары ялгышты. Анда да капка ярыгыннан бөтен урам халкы карап калды, килеш-килбәте ничек? Аяк атлаулары матурмы? Суы чәчрәмиме?

Сөлге колгага бәйләнде. Колга тоткан егет арбага менеп утырды. Гармунчы гармунында аккорд бирде. Ә колга тоткан егет яшь киленгә мутланып күз кысты да сөрән салды:

– Яшь киленнең Сабантуй бүләге котлы булсын!

Шуны гына көтеп торган егетләр хоры урам яңгыратты:

– Һә-лә-лә-ләү!

Аннан җыр белән кузгалып киттеләр.

Бу – элек шулай булган. Ләкин хәзер дә шулай. Сабантуй бүләген бүген дә шулай җыялар. Нигә аны җыярга, колхоз хисабыннан исәпләтеп, кибеттән генә алсаң булмыймыни? Әнә бит колхозлар хәзер ничек бай, культура-сәнгать мәсьәләләренә әллә ничәшәр мең сум акча тоталар. Хәер, Сабантуйга да тота колхоз идарәсе акчаны. Әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт – халыкның бу бәйрәмгә үз кулы белән, үз әйбере белән катнашырга теләвендә. Чөнки аның борынгыдан килгән традициясе шулай. Мең еллар элек әнә шулай өйдән өйгә йөргәннәр, колга башына бәйләп сөлге-эскәтер җыйганнар. Бу – әле дә шулай…

Шәригать кануннарын җимереп…

Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш. Безнең үткәнебез турында кайберәүләр шулай язгалыйлар. Имеш, ислам дине изүе астында яшәгән татар хатын-кызлары андый бәйрәмнәрдә катнаша алмаганнар, алар өйләрендә бикләнеп ятканнар… Дөрес түгел!

Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш! Яшь-җилкенчәк, хатын-кыз карап тормаганда, көрәшеп, егетлек күрсәтеп буламыни? Кызлар карап тормаганда, йөгерештә узышып, ат чабышында ярышып буламыни? Биек колга башына үрмәләп менүнең ни кызыгы бар, әгәр аста карап торучылар арасында әниең, сеңелләрең һәм, ниһаять, күптәннән күзең төшеп йөргән бер чибәр кыз булмаганда!

Идел буе татарларында шәригать кануннары ул көнне чигенеп торган! Игенчеләр бәйрәме бит ул, дини бәйрәм түгел. Монда яшьләр очрашканнар, күз кысышканнар, бүләкләр алышканнар, җаен туры китереп сөю сүзләрен әйткәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Диннең каты законнары хезмәт халкының бу бәйрәме алдында чигенеп торган…

…«Дин изүе астында яшәгән татар халкының уен кораллары булмаган. Бердәнбер корал кубыз булган» дип язган кешеләр белән дә килешүе кыен. Тормышта, фактта алай булмаган…

…Еллар буе татар халкының этнографиясен, фольклорын өйрәнгән рус галимнәренә мөрәҗәгать итик. Казан университеты профессоры Карл Фукс XIX гасыр уртасында Казан тирәсе авылларындагы татар фольклорын өйрәнеп, аларның яраткан музыка кораллары гармун икәнлеген әйтә. Моны башка чыганаклар да раслый. «Казанский телеграф» газетасы, мәсәлән, татарларның Сабан туе турында хәбәр итеп болай яза: «Татары привезли с собой кто скрипку, кто гармошку и каждый, кто как умел, изливал свои чувства на этих незатейливых инструментах. Своеобразная татарская мелодия, заунывные песни и пляски слышались повсюду»3.

Юк, Сабантуй йоласы, аның җырлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Ул җырлар, йолалар гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.