Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 (страница 15)
Беренчедән, Күәм авылыннан татарлар җирле халыкны куып чыгарганчы авылның исеме булмаганмыни? Марилар «шуди, шуди» дип чыгып киткәнче Шода авылының да исеме булмаганмы? Әгәр мәктәп музейларында шундый материаллар бар икән – болар тарихны бозу…
Авыл исемнәре тарихын тикшергәндә өстән-өстән фикер йөртүгә, примитивлыкка, ә дөресрәге – наданлыкка юл куярга тиеш түгелбез. Әйтик, Көтек авылының исемен ниндидер бер мәзәккә нигезләп, кемдер кемне көтеп торганга шулай аталган дип аңлату – намуссызлык. Ул юл белән китсәң, эш бик ансат: Сикертән авылы чокырга урнашкан. «Ай, шуны сикереп узарга иде», – дигән берәү. Менә сиңа аңлатма. Борбаш дигән авылда аучылар яшәгән, алар бүре башын капкаларына элгәннәр. Арбаш дигән авылда арба ясаганнар. Мәскәүдәге Арбат урамыннан атлы арбалар узган, шуңа шулай исемләнгән. Болай аңлату – халыкны алдау.
Алдарак мин ни өчен Казан артындагы авылларның исемен ачыклаганда җир өсте күренешләрен нигез итеп алырга кирәк дигән идем? Бу – зур тарихи мәсьәлә. Бик борынгы заманнарда бабаларыбызның зур-зур дала киңлекләрендә яшәгән, күчмә халыклар булганын да онытмыйк. Дала ул диңгез кебек: көн барасың, өч көн, бер атна, ай барасың. Анда гел бертөрлелек. Инде дә килеп шул далада бер кое, бер таш, бер түмгәк очрадымы, күчмә халык өчен бу – зур вакыйга. Аңа исем бирелми калмый. Менә шул ландшафт үзгәрешенең кадерен белгән борынгы бабалар, кан, рух буенча тапшыра-тапшыра, бер сыйфатны саклаганнар. Ул – чишмәгә, елгага, калкулыкка, тугайга, үзәнгә, чокырга, урманга үтеп, чүлгә, терлек-хайванга, киек кошка кешегә караган кебек карарга, аларны хәтергә шигъри бер рух белән беркетергә һәм сакларга.
Казан артының ифрат бай табигате эченә килеп ил-йорт коручы бабаларыбыз теге, күчмә заманнардагы бабаларның кан буенча тапшырылган әнә шул сыйфатларын эшкә җиккәннәр. Бер авылның да исеме очраклы тумаган, моны аксиома буларак кабул итәргә кирәк.
Ниһаять, тагын бер мәсьәлә. Казан арты авыллары рәсми документларда берничә тапкыр исемнәрен үзгәрткәннәр. Моңа йә алпавыт җирбиләүчелеге, йә патша администрациясенең кайбер җир-оештыру чаралары, кайвакытта сыйнфый көрәш моментлары тәэсир иткән. Урындагы энтузиастлар ни өчендер әнә шул вариантларны өйрәнмиләр. Хәтта кызыксынмыйлар да. Әйтик, Арча районы Гөберчәк авылы утыз бишенче елларда Кече Му дип йөртелә иде. Күршедә Сеҗе авылының да өстәмә исеме бар иде – Мурья Мусич. Каян бу? Казанбаш авылы да ике исемле. Аның төп исеме – Кармыш. Аның янындагы рус авылы ике исемле: Четыре двора; татарларда – Өстеял (анда Постоялый двор булган). Аның янындагы Тыңламас авылының да икенче исеме Александровка.
Арча районы Чиканас авылыннан сугыш ветераны, Казан университетының рус филологиясе бүлеген тәмамлаган Госман Әхмәтов яза: «Безнең Чиканас авылын элек Алич Тархан дип тә йөрткәннәр. Латин хәрефләре белән язылган бу штемпель басылган кәгазьне үземнең күргәнем бар. Авылның тагын бер исеме бар иде, ачыклагач та хәбәр итәрмен». Менә бу инде – тарихка керергә омтылу, мондый кызыксынуда мин авыл исеменә грамоталы мөнәсәбәт сизәм. Бу инде «Курса» сүзен чабата ясый торган курыска кайтарып калдыру түгел.
Югарыда сөйләгәннәрдән бары тик бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин: авылларыбызның исемнәрен ачыклаганда бик сак булырга, аларны ачканда нейрохирург кебек эшләргә кирәк. Шул ук вакытта бәхәссез нәтиҗәләргә дәгъва кылмаска, версияләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Бу фараздан нәтиҗә ясау, аларны документлар белән беркетү – монысы инде шул өлкәдә хезмәт итүче галимнәр эше.
Европа – безнең хакта…
Киң катлау укучылар, ихтимал, белеп бетермиләрдер: татар халкының үткәне, бүгенгесе турында Европада байтак телләрдә очерклар, гыйльми хезмәтләр, фольклор җыентыклары, белешмәлекләр чыгып килгән. Әле дә шулай. Ул хезмәтләрнең дусларча язылганы бар, башыннан ахырына кадәр безнең системаны тәнкыйтьләп язылганнары да аз түгел. Татар тарихына, әдәбиятына, халык иҗатына багышланган китаплар Көнбатышта рус, немец, инглиз, мадьяр, француз телләрендә басылып килгән. Татар телендә басылганнары да очрый. Әле 1980 елда гына Хельсинкида «Финляндия төрекләре берлеге» татар телендә «Безнең җырлар» исемле зур күләмле бер җыентык чыгарды. Аңа кадәр француз галимнәре Парижда француз телендә революциягә кадәрге татар матбугатының тарихын яктырткан белешмәлек чыгарганнар иде (авторлары – А. Беннигсен һәм Л. Келькеже). Шул ук нәшрият билгеле бер сериядә татарларның мәшһүр кешеләренә, «солтангалиевчелек»кә һ. б. күренешләргә багышланган берничә хезмәт бастырды.
Европа галимнәре безне белә! Бу кызыксынуның тарихы бик еракларга китә. Моның – бу кызыксынуның бер юнәлеше Европаның экспансив максатларда эчке Россия, бигрәк тә мөселман-төрки халыкларының мәдәнияте, икътисади (экономик), социаль хәле белән стратегик кызыксыну булса, икенче бер юнәлеш саф гыйльми максатларда, ә кайбер очракларда турыдан-туры туганлык, кардәшлек җепләрен эзләү максатында алып барылган. Шуңа күрә бу мәкаләдә без соңгы юнәлешне генә күзәтеп чыгуны максат итеп куйдык. Югыйсә немец галимнәре Отто Гётч, Готһольд Вайль, фин галиме Һ. Паасонен һәм башкаларның тирән экономик очеркларын, фольклор, тарих буенча хезмәтләрен дә тикшерергә булыр иде.
Шулай да «тугандашлык» принципларыннан чыгып язылган, кан-кардәшлекне эзләгән хезмәтләргә тукталыйк әле.
Безнең фольклор хезмәтләрендә бик еш кына мадьяр, ягъни венгр галиме Балинт телгә алына, аның Казан губернасында халык иҗаты әсәрләре җыйнап йөрүе әйтелә. Кызганычка каршы, монда кайбер төгәлсезлекләр китә. Әйтик, Балинт «1870 елларда Казанга килә» диелә, дөресе исә – 1871 елда.
Балинт Габор 1844 елда туган45. Вена һәм Будапешт университетларының хокук факультетында укыган чагында ул бар булган буш вакытын телләр өйрәнүгә багышлый, бигрәк тә Көнчыгыш телләре белән кызыксына. 1870 елда ул күпсанлы мадьяр сүзлекләренең редакторы булган академик Фогараши Янош белән таныша. Аның киңәше буенча Балинт монгол һәм рус телләрен өйрәнә башлый. Фогараши ярдәме белән Балинт Россия һәм Азиягә өч еллык сәяхәткә китә, аның юл расходларын Венгрия Фәннәр академиясе күтәрә. Балинт Казанга 1871 елның 17 июнендә килеп җитә, тиз генә эшкә керешә. Казанда ул иң әүвәл миссионер Ильминский белән таныша, керәшен татарлары укыган мәктәпләргә йөри башлый. Тел үрнәкләре язып алу өчен иң уңай алым – халык иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү икәнен Балинт яхшы аңлый. Ул Лаеш, Мамадыш, Казан өязләрендә йөри, халык иҗаты әсәрләрен язып алуда аңа Гаврила улы Борис исемле керәшен ярдәм итә. Ул җыйган материаллар 1875 елда Будапештта аерым китап булып басылып чыга46. Балинтның китабына барлыгы 144 мәкаль, 46 табышмак, 64 кыска җыр, 4 бәет (кайберләрен Ильминскийның шәкерте Тимофеев Игнатий Бачлей улы әйтеп яздырган), 34 әкият һәм керәшен татарларының ышана торган кирәмәтләре тупланган. Болардан тыш китапка изгеләр сүзләре, дини риваятьләр дә кертелгән.
Балинтның бу китабы – безнең чорга XIX йөзнең халык җәүһәрләрен түкми-чәчми алып килгән искиткеч зур хәзинә. Бу китапның 1875 елгы басмасының бердәнбер нөсхәсе Казан университетының гыйльми китапханәсендә саклана. Фольклорчы галимнәр арасында бу хезмәткә һәрвакытта да игътибар зур булды, моны кулына алган һәркем мадьяр галименә – олы җанлы Балинтка рәхмәт укый. Соңгы елларда Венгрия безнең татар халык авыз иҗаты белән шөгыльләнгән галимнәрнең хезмәтләрен кабат бастыра башлады. 1980 елда Кәкүк Жужа ханым немец телендә «Казан татарларының халык җырлары» дигән китап бастырып чыгарды47. Бу – Кунош Игнацның 1915–1918 елларда Австро-Венгриядә яшәгән татар әсирләреннән язып алган җырлары. Куношның әлеге җыентыгына 634 татар җыры тупланган. Текстка параллель рәвештә татар җырларының немецча тәрҗемәсе дә бирелеп барылган (Балинт китабында да татар текстлары немец теленә тәрҗемә ителгән). Мондый алым Европа галимнәренең бик күбесенә халкыбызның акыл байлыгы, эстетик фикерләү дәрәҗәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.
Инде менә тагын бер шатлык: Венгриянең Сегет (мадьярча – Сәгәт) университетындагы Алтаистика кафедрасы мөдире Берта Арпад 1988 елда Балинтның татар халык иҗатын туплаган барлык хезмәтләренең яңа басмасын чыгарды. Берта (күптән түгел генә ул Казан университетының татар теле кафедрасында эшләп киткән иде) халкыбыз өчен зур эш эшләгән: яхшы, затлы кәгазьдә 412 битлек бу саллы китапка сүз башы язган. Моннан без Балинтның тулы биографиясен беләбез. Хезмәтнең фәнни аппаратында татар халык авыз иҗатына багышланган Европа чыганаклары искә алынган. Татар телендәге җыр, әкият, бәет, табышмак текстлары китапның икенче өлешендә немец теленә әйләндереп бирелгән. Китапның ахырында татар-мадьяр-немец сүзлеге (Балинт үзе төзегән) урнаштырылган48. Мондый хезмәтне халыклар арасындагы игелекле хезмәттәшлек үрнәге дип ничек атамыйсың?
Балинт татар халкының шулкадәр затлы җырларын, мәкаль-әйтемнәрен җыйган ки, хезмәт халкының акылына, эстетик фикерләү дәрәҗәсенә таң каласың. Әле бит 1905 ел революциясе дә булмаган, татар халкының газета-журналлары да, театры да юк. Ә халык үз язмышы турында фәлсәфи фикер йөрткән, сөю-нәфрәт хисләрен – җырларында, акылын, тормыш тәҗрибәсен – мәкаль һәм табышмакларында, матур хыялын – әкиятләрдә, моң-зарын бәетләрдә гәүдәләндергән. Балинт язып ала: