реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 (страница 10)

18

Ә. Кәримуллинның татар китабы үткән юл турындагы әлеге хезмәтен укыганда, бу өземтә мәкаләгә керәм, керәм дип, миңа мөлдерәп карап тора сыман иде. Татар китабы… Катлаулы, авыр юл үткән, илгә, халыкка игелек китергән китап. Аның язмышы ничектер бөек рус, немец, испан, француз, инглиз, фарсы-гарәп, төрек китаплары үткән юл белән бик охшаш. Татар китабы гомер-гомергә тарихта актив булган, үз халкын гына түгел, тугандаш төрки халыкларны да агартуга хезмәт иткән. Утызынчы еллардагы кайбер вульгар социологлар «Казан шәһәре Шәрык өчен дин китабы тараткан» дигән эчтәлекле ямьсез гайбәт язгаладылар. Әмма Ә. Кәримуллин китабының бер генә бүлеген – «Гасыр» һәм «Яңа китап» нәшриятларының эшчәнлеген генә күзәтегез. «Гасыр» нәшрияты, – ди автор, – табыш артыннан кумаган. Бу турыда китаплар, аларның оформлениесенә киткән өстәмә материаль чыгымнар сөйли». Прогрессив нәшрият булмаса, «Гасыр» компаниясенең хуҗалары Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр янына Тукай, Коләхмәтов, Әмирхан, С. Рахманколый, Г. Кәрәм кебек алдынгы яшьләр тартылыр идеме? Татар халкына нур чәчүче мәгърифәт учагы булып исәпләнмәсә, «Гасыр»га большевик Хөсәен Ямашев кереп йөрер идеме?

«Гасыр» нәшриятының бу мактаулы эшчәнлеге Ә. Кәримуллин китабында бик тәфсилле рәвештә сөйләнгән, ышанычлы саннар, таблицалар белән беркетелгән. Бу хезмәтнең зур әдәби юбилейлар – Ф. Әмирхан һәм Тукайның тууына 100 ел тулулары алдыннан дөньяга чыгуы символик мәгънәгә ия: китапчылык тарихында Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятын Тукайдан, Ф. Әмирханнан башка, Пушкинның, Лермонтовның татарчага тәрҗемәләреннән, халык өчен бик тә кирәкле русча-татарча, татарча-русча сүзлекләрдән, татарча беренче медицина китапларыннан, аш-су китапларыннан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятының Россия империясе укымышлы татарлары арасында нинди әһәмияткә ия булганлыгын башка китапчы-календарьчы сәүдәгәр дә аңлаган. Шундыйлардан берсе – Шәрәфетдин Шаһидуллин, календарьчы, игъланчы. 1908 елда ул сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр өчен… «Идел нәһерендә38 юлдаш» исемле бер альбом (юл күрсәткеч) чыгара. Идел буена урнашкан бөтен шәһәрләрнең социаль-экономик хәлләре, уку йортлары, халык һөнәре, сәламәтлек саклау эшенең куелышы белән таныштырган бу альбомда Казан шәһәренә аеруча зур урын бирелә. Шунысы характерлы: Казан нәшриятлары турында сүз чыгуга, Ш. Шаһидуллин альбомның тулы бер битендә «Гасыр» нәшриятының ике ел эчендә бастырып чыгарган китаплар исемлеген бирә. Бөтен бер альбомда – бары тик «Гасыр» нәшрияты гына! Нигә алай? Җавап гади: Ш. Шаһидуллин биргән бу исемлектә бер генә дин китабы да юк. «Гасыр», шулай итеп, Ш. Шаһидуллин исәпләгән ике елында (1907, 1908) бары тик матур әдәбият («Беренче театр», «Хат болгатты», «Яшь гомер», һ. б.), фәнни әдәбият («Күк һәм йолдызлар», «Җир»), педагогика («Яшь балаларны ничек тәрбияләргә?»), медицина («Дифтерит», «Скарлатина», «Файдалы киңәшләр (корсаклы хатыннарга)») китаплары гына бастырган. Бу нәшриятның алга таба эшчәнлеге дә гел шулай, һәм мондый эшчәнлек Әхмәтгәрәй Хәсәни компаниясен туп-туры Октябрь революциясенә китереп тоташтыра. Ә. Кәримуллин бу нәшриятның тәҗрибәсе Октябрь революциясеннән соң «Яңа китап» нәшрияты эшчәнлегенә органик рәвештә кушылып китүен документлар белән исбатлый. Ә. Хәсәнинең зур тәҗрибәле китапчы булуын истә тотып, Татарстан партия-совет хезмәткәрләре, язучылар, журналистлар, галимнәр аннан яңа кооператив нәшрият төзүен үтенәләр. Бу кооперативка Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Ш. Байчура, М. Бөдәйли һ. б. яшь әдәби көчләр туплана.

Әхмәтгәрәй Хәсәни дөньяда нибары илле ел яшәгән. Әмма никадәр мактаулы эш, хезмәт җимешләре калдырган ул киләчәк буыннарга…

Ә. Кәримуллинның бу энциклопедик хезмәтен кат-кат укыйм һәм бер аяныч уйдан һич тә аерыла алмыйм. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны – «Гасыр» нәшрияты буенча «компаньоны» Зәйнәп апа алтмышынчы еллар башында исән иде әле. Аның иреннән калган гаҗәеп бай китапханәсе, күпләгән альбомнары, истәлек дәфтәрләре бар иде. Болар барысы да биек, пыялалы мәһабәт, затлы шкафларда бик астында саклана иде. Мин Зәйнәп апа янында икеме-өчме мәртәбә булдым, шул вакытта язып алган истәлекләр, мәгълүматларга әле дә рәхәтләнәм. Дөрес, аларны язганда, минем күзем гел теге шкафларда, җиз йозаклы, калын-каты тышлы альбомнарда була иде. Әмма Зәйнәп апа, күпме генә үтенсәм дә, шкафларын ачмады: ачы тәҗрибә авазын ишетә иде әле ул. Андый бай китапханәләрдәге кыйммәтле китапларны гыйлем юлындагы очраклы кешеләр азмы таладылар… Бу китапханә, андагы китаплар, альбомнар ахырдан ничектер эзсез югалдылар. Бик кызганыч. Бу – Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимовларга кагылышлы бик күп хатлар, фоторәсемнәр, истәлек-автографларны югалту дигән сүз…

Татар китабы югалтуларны күп күрде. Тарихта билгеле: Казан нәшриятларында басылган китапны халыкка җиткерү өчен китапчылар төрле юллар, әмәл-ысуллар уйлап тапканнар. Арадан берсе – китапчылар Казанга бәхет эзләп килгән Арча, Тау ягы егетләренә китап төяп, аларны Малмыж, Әгерҗе, Кукмара, Сарапул якларына озатканнар. Теге егетләр исә кул яки ат чанасына төялгән ул китапларны авылдан авылга йөреп сатканнар. Арада, әлбәттә, дин китаплары да булган. Әмма самодержавие ялчыларында бу хәл шик уяткан: 1910 елларда китап сатып йөрүче егетләрне Вятка губернасының Сарапулдагы жандарм ротмистры кулга алдырган һәм төрмәләргә озаттырган. Бик озак тикшеренүләрдән соң гына егетләр азат ителгәннәр, тик китаплар гына кайтарылмаган. Бу турыда архивта материал байтак. 1911 елгы Иж-Бубый вакыйгаларында жандармнар отряды погром белән юлга чыккач, «Буби» шәкертләре, куркып калып, төне буе китап, кулъязма яндыралар, аларда Тукай, Гафури шигырьләре, «Марсельеза» тәрҗемәсе була. Ә жандармерия боларның берсен дә яратмый. Китапка кадерсез караш… идеология фронтында эш йөрткән кайбер шәхесләр тарафыннан яңа заманда да үткәрелде. Утызынчы елларда, иске хәреф белән язылган китап безгә азык була алмый дигән ялган караш нигезендә, шәхси кулларда, китапханәләрдә сакланган бик күп китап кадерсез калды. Хәлбуки ул китаплар арасында В. И. Ленин хезмәтләренең татарчага беренче тәрҗемәләре, Коммунистик интернационал, Париж коммунасы турындагы хезмәтләр, Л. Н. Толстойдан, Пушкиннан, Лермонтовтан тәрҗемәләр, ниһаять, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов, М. Гафури китаплары бар иде. Вульгар социологларның ул шаукымына утыз җиденче елның КПСС Үзәк Комитеты карарлары белән инде нигезле тәнкыйть ителгән хаталары килеп кушылды, ул чорда байтак китап зарар күрде.

Заманнар үтте, КПССның XX съезды идеология өлкәсендә тарихи әһәмиятле мәгълүм карар кабул итте. Гыйлем, тарих өлкәсендә яңа эзләнүләр, яңача критерийлар күренә башлады… Ә. Кәримуллинның татар китабы тарихын өйрәнергә керешүе әнә шул – XX съездның тарихи-тирән мәгънәле карарлары атмосферасында башланды. Бәхеткә каршы, китап, документ, кулъязма җыю, туплау, барлау өлкәсендә Ә. Кәримуллин ялгыз булмады. Бу мәсьәләдә тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфиков, язучы һәм галим Н. Исәнбәт (ул чакта әле яшь аспирант, хәзер инде танылган галим), тарих фәннәре докторы М. Г. Госманов, Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханә хезмәткәре, кулъязмалар өйрәнү буенча танылган белгеч А. Фәтхиев менә күп еллар буе инде фидакяр хезмәт күрсәтәләр. «Әле соң түгел! Җыярга, тупларга, өйрәнергә!» – дип, даими рәвештә набат сугып торалар алар. Алар мең кабат хаклы. Ә. Кәримуллинның әлеге хезмәтендәге беренче бүлекне – «Мәскәү шәһәрендәге беренче татар китаплары» дигән бүлекне генә карап чыгыгыз: Мәскәүдә татар телендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты, Үзәк Мөселман комитеты, Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты чыгарган татар китаплары бөтен Шәрыкка революцияне алга таба үстерергә хезмәт иткән. Революция тарихында татар китабының мактаулы урыны бар. Үзәк Шәрык нәшриятында эшләгән яки китапларын чыгарган бүгенге яшьләр өчен исемнәре аз таныш булган Самат Шәрәфетдинов, Мөхәммәт Парсин, Мәхмүд Максуд һ. б. ихлас күңелдән, аскетларча бирелеп, Шәрыкта барган революцион үзгәрешләргә китап белән ярдәм иткәннәр. Мәскәүдәге «Нәшрият» (пайщиклар җәмгыяте) исемле оешманың тарихы да бик кызыклы. Ә. Кәримуллинга кадәр моны әле җентекләп өйрәнгән кеше юк иде. Эченә керсәң – монда Г. Ибраһимов, С. Атнагулов, Г. Нигъмәти, Ш. Усманов, Ф. Агиев, Г. Ходаяров, Г. Афзал һ. б. язучыларның хезмәтләре, эзләре бар икән.

Монографиядә аерым бүлек итеп СССР халыкларының Үзәк нәшриятында басылган татар китаплары тарихы бирелгән. Үзәк нәшриятның отчётын 1928 елның февралендә СССР УБК каршындагы Милләтләр Советы Президиумы тыңлый. Кабул ителгән карарда матур әдәбияттан оригиналь әйберләр чыгару кирәклеген әйтү белән бергә «авыл хуҗалыгы турында һәм политик әдәбият чыгаруны көчәйтү» кирәклеге турында да әйтелә. Бу пунктның үзенчәлекле әһәмияте бар. Утызынчы еллар – илебездә, аеруча милли төбәкләрдә, атеистик пропаганданың бик нык сугышчан формада алып барылган чоры. Кызганычка каршы, урындагы кайбер җитәкчеләр атеистик пропаганданы үзләренчә аңлыйлар һәм дингә ышанучылар арасында системалы, сабыр аңлату эше алып барасы урында аларның дини хисләрен мәсхәрә итүгә юл куялар, мәчетләрне – халык сәнгате әсәрләрен җимерәләр һ. б. …«Перегибщиклар» байтак зарар салып өлгерделәр. Әйтик, атеистик пропаганданың үзенә. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының, партия документларының асыл нигезе исә атеистик пропаганда алып баруда фәнни-гыйльми әдәбиятны мөмкин кадәр күбрәк бастырып, авылларга, крестьяннар арасына күбрәк таратуны таләп итә иде. Крестьян аз сөтле сыерын мулладан яки мәзиннән өшкертеп, күп сөт көтмәсен, авылда яңа нәселле сыер үрчетергә кирәк, крестьян моны китаптан укысын. Җиренә чәчкән перспективасыз орлыктан зур уңыш алу турында хыялланып, язмыштан көтеп ятмасын, крестьянны яхшы сортлы орлык чәчәргә өйрәтергә, аны шул орлык белән тәэмин итәргә, авыл хуҗалыгы буенча китап укырга өйрәтергә кирәк. Яшен яшьнәгәндә дә култык астын сыпырып кына утырмасын: яшен нәрсә ул, каян килеп чыга – китап аркылы шуны өйрәтергә кирәк. Берәм-берәм әнә шулай табигать көчләренең серен, игенчелек, терлекчелек нигезләрен фәнни аңлату – атеистик пропаганданың иң көчлесе шул түгелмени? Мәскәүдәге Үзәк нәшриятның татар секциясе нәкъ әнә шул нәрсәгә игътибар иткән. Монда татар телендә В. И. Ленинның тарихи хезмәтләре, кооперация турында, коммунистик хәрәкәт турында күп кенә китаплар басылган. Болар арасында «Кешенең табигать белән көрәше», «Политграмота китабы», «СССР экономикасы», «Үсемлекләр тормышы», «Экономик география» һ. б. бик күп әһәмиятле китаплар бар.