реклама
Бургер менюБургер меню

Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 (страница 17)

18

– Карале, Мөхәммәт, бер юньле эш эшлик әле. Тәлгатнең теге монографиясе турында радиотапшыру эшлик әле алдагы якшәмбе өчен.

Мин:

– Анда кемнәр катнаша соң?

Кәримов:

– Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин һәм университет галиме буларак – син. Кереш сүзне үзем әйтәм. Димәк, килештек. Син бераз әзерләнеп тор: «запись» (магнитофон лентасына язу) иртәгә сәгать унбердә була. Фәрваз да нәкъ шул вакытка килә.

Иртәгесен сәгать унбердә мин радиокомитетта идем инде. Рим үзенең кереш сүзен инде яздырган, миңа сорау биргән. Мин аның сөйләгәнен тыңладым да шундук ялгап алып киттем. Биш-алты минут сөйләдем бугай. Фәрваз күренмәде. Без студиядән чыктык, Римның бүлмәсенә керсәк – телефон. Фәрваз икән:

– Ашыгыч эш чыкты, мин кичке дүрткә генә килә алам, яздыра алырсызмы?

Рим аны көтәргә вәгъдә бирде.

Бер көн үткәч, Рим белән телефоннан сөйләшәбез:

– Фәрваз килдеме?

– Килде, язылды.

– Миннән соң сөйлиме? Ничек ялгадыгыз? Мин сөйләгәнне тыңлаттыңмы?

– Юк, вакыт бик тыгыз иде, туп-туры сөйләп китте. Әйбәт язылды.

– Ну бит ул ялгарга тиеш иде мин сөйләгәнгә. Ул бит минем нәрсә әйткәнемне белми.

– Ялгады, бик әйбәт ялгады.

– Ну, карагыз аны…

Ял көнне радио янында утырам. Менә Рим сөйли. Әйбәт тавыш белән затлы итеп сөйли. Менә бик үк бай булмаган тавышым белән мин сөйлим. Тәлгатнең китабын мактыйм. Менә сөйләп бетерәм. Хәзер бу Миңнуллин ничек итеп ялгый инде?

Дер калтырап утырам.

– Әйе, Мәһдиев хаклы, – дип башлап китә Фәрваз, – мин аның фикере белән килешәм.

Ну, даёт! Тапшыру тәмамлануга, мин Фәрвазга телефоннан чылтыратам:

– Ничек инде син, минем фикеремне белмәгән көе, «әйе, Мәһдиев хаклы» дип ялгап китәсең? Бәлки, минем чыгышымның соңгы җөмләсе менә мондыйдыр: «Тәлгат Галиуллинның бу монографиясе әдәбият белеменә берни дә өстәми». Алай булса ничек?

– Юк, мин синең нәрсә, ничек сөйләячәгеңне алдан ук белдем, шуңа күрә, курыкмыйча, шулай ялгадым.

XIX

Индус Таһиров белән профкомда утырабыз. Мин – университетның райком дәрәҗәсендәге профком рәисе, Индус – ниндидер бер комиссия рәисе, ул вакытта әле доктор да, академик та түгел, әлеге кебек персональ кара «Волга»сы да юк.

Озак утырдык, ниндидер документ әзерләдек. Бераздан карасак – төнге сәгать унбер. Тышта буран. Трамвайлар йөрмидер. Мин такси чакырттым. Озак көттермәде, килде. Чыгып утырдык. Мин Индусны өенә илтеп куям – юл өсте. Индус машина эчендә барганда борчыла:

– Бүген тагын соң кайтыла инде, хатын тагын дулаячак инде…

Мин өлкән яшьтәге кеше буларак, аны өйрәтәм: син, өйгә кайткач, хатыныңа тегеләй дип әйт, болай дип әйт, шуннан җайлана ул тормыш, дим. Шулай, юл буе өйрәтәм булачак академикны. Ә ул дәшми. Алар яшәгән йорт янында машинаны туктатабыз, саубуллашабыз.

Шунда Индус әйтә миңа фонарь яктысында:

– Слушай, теория минем үземдә – во! (Ул кулы белән бугазын аркылы сыпырды. Кош-корт бит туйганчы ашаса, ашаганы тамак төбенә кадәр күтәрелә.) Син миңа практик ягын өйрәт…

Бу җөмлә мәңгегә минем хәтеремдә калды. Чыннан да, коммунистик җәмгыять төзү турында күпме теория бар иде бездә, ә практик яктан беркем дә төгәл бер эш эшләмәде.

Инде мин дә чын коммунист икәнмен…

ХХ

Тарихчы галим Булат Солтанбеков сөйли. Без аның белән кырык елдан артык таныш инде. 1948–1950 елларда ул Яңа Чуриле районының Шәмәрдән урта мәктәбендә тарих укыта иде, мин дә шул районның Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих укытам. Укытучыларның августмы, гыйнвармы конференциясендә бик акыллы бер чыгыш ясады да Булат районның хуҗасына – беренче секретарьга ошады гына бит. Тиздән аны райкомга пропаганда бүлеге мөдире итеп алдылар. Ул арада инде мин хәрби хезмәткә киттем, юллар аерылды. Һәм, ничә еллар узгач, без Булат белән кабат очрашабыз: ул университетта, диссертация язып йөри. Ул – шәһәр малае, татар әдәбиятын укыйдырмы, юкмы, ләкин «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повестьтан бер өзек китерергә ярата: «Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе, бу дөньяда ничек яшәргә уйлыйсың син?»

Ул – мин язган әдәби әсәрләрне, мин аның тарих буенча хезмәтләрен ихтирам итешеп яшибез.

Булат сөйли: «1950 елдамы икән ЦК ВКП(б)ның чираттагы бер карары булды: аракы сатуны кысарга. Бу яшерен документ райкомга килеп җитте. Ябык бюро утырышы булды: кысарга. Пропаганда бүлегенә бу эшне йөкләргә. Кысуның планын төзергә. Беренче секретарь Вәли Мингазович шундый күрсәтмә бирде. Мин район газетасында бер мәкалә бастырдым: аракы эчүне кысарга. Партиянең күрсәтмәсе шундый. Аннан райпотребсоюз һәм башка оешмаларга чылтыратам: аракы сатуны кысарга. ЦК ВКП(б)ның линиясе шундый. Шуннан бер-ике атна үтә, район үзәгендәге кибетләрдә йөрим, аракы, чыннан да, юк диярлек. Димәк, район буенча ЦК ВКП(б)ның карарын әйбәт үтибез без, монда минем өлеш тә бар. Мин канәгать.

Ике атнадан тагын бюро утырышы. Райисполком рәисе Игнатьев сөйли:

– Менә ничә көн инде район укытучыларына хезмәт хакы түли алмыйбыз. Котчыккыч хәл: банкта акча юк (Игнатьев – күрше авыл керәшене). Беренче секретарь банк хуҗасы Князевка (шулай ук керәшен) сораулы караш ташлый:

– В чём дело?

– А в том, что кибетләрдән акча керми. Аракы сатылмый бит…

– Всё ясно…

Бюро утырышы тәмам. Вәли Мингазович мине калдырды. Агай-эне чыгып киткәч, ул, «Беломор»ын кабызып, миңа әйтте:

– Нәрсәгә дип теге карарны ашыктырып тормышка ашырдың инде син? Аз гына көтеп торырга ярамыймыни?

Шунда мин барысын да аңладым…»

Мин дә аны аңлыйм…

ХХI

Ангина белән авырып ятам. Бер көн, ике көн. Менә бервакыт хәлем начарланды, тамак төбе тыгылды. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга булдык. Балалар – әле кечкенәләр – куркып калдылар. Шунда мин аларны яныма чакырып китердем дә, башларыннан сыпырып, васыятемне әйттем:

– Алай-болай үлеп китсәм, китапларны болай бүлегез: балалар әдәбиятының барысы да – кызыма. Әкият китапларының барысы да – улыма.

Болар, дәшмичә, аңлап бетермичә, күзләрен мөлдерәтеп карап тордылар да тиз үк минем бүлмәдән чыгып киттеләр.

Ул арада врачлар килеп керде. Карадылар, рецепт яздылар, ниндидер бер укол бирделәр дә чыгып та киттеләр. Хатын аларны озатып йөргәндә ишетәм: балалар бүлмәсендә ыгы-зыгы, дөбердәү тавышы. Урынымнан авырлык белән торып, бүлмәләренә барып керсәм – күрәм: балалар, идәндә әүмәкләшеп, тәгәрәшеп, бер-берсеннән китап йолкыйлар, ниндидер китапларны бүлешә алмыйча сугышалар икән. Бүртенеп беткәннәр. Миңа җиңел булып китте, сабыйлардагы эчкерсезлек, самимилеккә сокландым. Беренчедән, алар үлемнең нәрсә икәнен белмиләр, икенчедән, алар «безнең әти үләр» дип башларына да китермиләр. Өченчедән, алар бу турыда бөтенләй уйламыйлар да. Китаплар бүләсе бар – вәссәлам. Мин, авыру килеш елмаеп, бүлмәмә кереп киттем, балалар исә байтак сугышты әле.

…Терелеп эшкә чыккач, мин бу хәлне кызыклы бер хикәят итеп кафедраның лаборантлар бүлмәсендә сөйләп утырдым. Укытучылар керә-чыга йөриләр иде әле. Гадәти эш көне башланды.

Өйдә дә тынычлык, кичләрен китап укыйбыз, мультфильм карыйбыз. Китап бүлешү турында да сүз юк. Эш атнасы узып та китте. Ә беркөнне миңа кайчандыр безнең бүлектә укып диплом алып чыккан бер ханым очрый. Хәл-әхвәл сорашабыз. Ие, кияүдә, ире – прораб, бер балалары бар, үзе китапханәдә эшли.

– Безнең ике бала, – дип ялгап алып китәм мин. – Безнеке: бер кыз, бер…

Ләкин ханым мине бүлдерә, күзләрен зур ачып сөйли башлый:

– И Мөхәммәт абый, чынмы ул? Беркөнне сөйләп тордылар: ну да, бәхете булмаса булмас икән бу Мәһдиев абыйның, – дип. – Кеп-кечкенә балалары әтиләренең үлемен көтеп, мал бүлешеп сугышалар икән, – дип… Чынмы шул?

Ник чын булмасын инде, үзем сөйләгән идем бит, кафедрага барып…

ХХII

Факультетның партҗыелышы төнге унга кадәр сузылды. Ул елларда без, тарих-филология, журналистика, бер коллектив идек. Һәр җыелыш шулай сузыла безнең. Моның сәбәбен мин аңлыйм: карар проектын кабул иткәндә бит, фәлән-фәлән эшне башкаруны фәлән коммунистка тапшырырга дип, конкрет күрсәтелә. Әнә шул конкретлыктан качу өчен, өч-дүрт өлкән коммунист, проектны «нигездә кабул иткәч», котчыккыч бәхәс ачалар. Ул бәхәс, гадәттә, бер-ике сүзгә бәйләнүдән башлана. Әйтик, карарда «рассмотреть» диелгән булса, теге хәйләкәрләр җыелышта зур активлык белән тавышланалар: «пересмотреть» кирәк; карарда «поручить это коммунисту такому-то» булса һәм ул әлеге өлкәннәрнең берсенә кагылса, алар гөж киләләр: «рассмотреть в рабочем порядке» һ. б. Нәтиҗәдә гел гомуми сүздән генә торган бер документ кабул ителә.

Шундый җыелышларның берсеннән кайтып, ишек яңагындагы төймәгә бастым. Безнең өйдә гадәт: «Кем анда?» – дип сорала. Бу юлы сорау бирүче булмады, ишек дыркъ итеп ачылды, хатын шундук кухняга кереп юк булды. Гадәттәгечә, «ай-яй озак тордың» дигән җөмлә әйтелмәде, гадәттәгечә, кулымдагы дипломатны алып, залга узу булмады. Залда балалар телевизор карыйлар иде, алар да каршыга чыкмады. Мин чишендем, киемнәремне алыштырдым, кулларымны юып, кухняга уздым. Өстәл янына килеп утыргач, хатынның чыраена карасам… Хиросима өстендәге төтен. Күзләр шешенгән. Димәк, елаган. Ул арада аның кулыннан аш кашыгы төшеп китә (мине ашатырга өстәл әзерли), шуны бөгелеп идәннән алам дигәндә, яулык очы белән эләктереп, плитә өстендәге озын саплы алюмин чүмечне өстерәп төшерә, идән кайнар сөт белән тула. Нәрсәдер булган – факт. Мин ашый башлыйм, үзем уйланам: тә-ә-к, дим. Әтисе дә, әнисе дә исән моның. Аларга бер хәл булган булса, ишектән керүемә муеныма асылынып елый башлар иде бу. Димәк, исәннәр. Балалар исән – залда үзем күреп чыктым. Минем әти инде утыз җиденче елда ук хәл ителгән, әнине җирләгәнебезгә дә инде ун еллар. Димәк, монда мәсьәлә туп-туры миңа кагыла. Димәк, мин югында моңа бер кеше чылтыраткан. Тә-ә-к. Димәк, хәзер нишләргә? Бер сорау да бирмәскә. Ул бит миннән сорау көтә, ә инде хатын-кызны беләбез: ире кайтышка, аның инде җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова яки Венера Ганиева концерты озынлыгында гына кассетасы булмый калмый. Хатын-кызны беләбез инде: эчендәгесен барыбер озак саклый алмый ул, мин никадәр вакыт дәшмәсәм, аның чыдамлыгы шулкадәр тиз кими. Карт бүре бит мин…