Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 (страница 14)
Мин теманы кара тактага язам, кыштыр-мыштыр эш башлана. Өлкән экзаменатор – профессор Вахит Хаков. Без аның белән гомерлек дуслар. Мин – алама, тәртипсез, җайсыз кеше, Вахит Хаков – җайлы, тәртипле кеше. Без – альянс.
Ара-тирә коридорга чыгабыз. Кем – алдагы ишектән, кем – арттагысыннан. Арттагысыннан кергәнне абитуриент бичара сизми, шпаргалка куллана. Университет уставы буенча болай: сочинение (инша) вакытында шпаргалка кулланган абитуриент «автоматически» төшеп кала һәм «приёмная комиссиядән «дело»сын алып кайтып китә». Моны бөтен абитуриент белә.
Ләкин бит минем, сигарет тартырга дип алгы ишектән чыгып китеп, коридорда сигаретны сүндереп, арткы ишектән шыпырт кына кереп, рәтләр арасыннан килгәнне белми ул теге бала, теге бахыр…
Киләм арткы рәтләрдән, киләм күзәтеп. Күрәм: якты ботлы, кыска итәкле бер кыз ботлары арасына шпаргалканы куйган һәм шуннан үзенең өстәлдәге кәгазенә умыра гына бит! Нишләргә? Кыз бик чибәр. Хәзер мин моны тотсам, «дело»сын ябып, университеттан куарга кирәк, «жалко ведь!» Нишләргә? Бу кызны саклап калырга иде. Шәһәр кызы булса кирәк, юбкасы бик кыска. Шпаргалка өчен бер дә җайлы түгел ул кыска юбка. Киләм арттан әкрен генә, ә теге сизми бит. Әйтерсең тәрәзә кәрнизенә бәйләп куйган каз итен песнәк чукый. Ләкин песнәк ул, өч-дүрт тапкыр чукыгач, як-ягына каранып ала: мәче юкмы? Ә бу кыз карамый. Ә мәче һаман якыная. Нишләргә? Тотыла, әрәм була бит бу. Юк, бу баланы сакларга кирәк. Шунда мин аның артына килеп басам да бик ыспай хәрәкәт белән генә теге шпаргалканы алам. Дөрес, бераз мәшәкать чыга: кызыкай кискен хәрәкәт белән «гармошка»ны (шпаргалка гармун формасында эшләнә) эчкәрерәк шудырмакчы булды, ләкин кәгазь минем кулда иде инде. Безнең бу «бәрелеш»не берәү дә сизмәде, күрмәде. Шпаргалканы мин чалбар кесәсенә яшердем. Бераздан бу тирәгә яңадан килдем. Кызыем, берни язмыйча, тик утыра, яңакларыннан ялкын бәрә иде. Мин аңа шыпырт кына:
– Нигә язмыйча утырасың? – дидем.
Бу инде тулы реабилитация иде, һәм ул сулыш алды. Кызу-кызу яза башлады. Мин дә, үземнең кешегә яхшылык эшләвемә сөенеп, җиңел сулап куйдым.
Ләкин беренче сентябрь көнне аудиториядә мин аны күрмәдем. Бичара, йә язганы «ике»лелек булган инде аның, йә балл җитмичә калган…
X
Факультетның партбюросында «оргсекретарь» булып эшлим. Яхшы итеп, тарышып эшләргә кушалар. Әнә Табеев үзенең карьерасын шуннан башлады, студент вакытта ук партоешма секретаре булды, диләр. Уйлап йөрим: начар булмас иде, шулай күтәрелеп, дөнья оҗмахында бер яшәп алсаң…
Ләкин миндә җыен «пычрак» эш: «персональное дело»ларны мин әзерлим. Кемгә кисәтү, кемгә каты кисәтү, кемнедер партиядән үк чыгарырга. Бүгенге бюрода ике эш: партиягә әле генә кабул ителгән (кандидатлыкка) бишенче курс студенты Х. ның тәртибен тикшерәбез. Җитмәсә рекомендациянең берсен мин биргән идем.
Гаеп зур: яңа елны каршы алганда, студент X. салкын портвейн эчкән. Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм иткәннәр. Бервакыт салкын портвейннан моның эчен бора башлаган. Түзгән бу, түзмәгән түгел. Әмма актык чигенә җиткәч, урыныннан сикереп торган һәм, бөтен егет-кызларны гаҗәпкә калдырып, бүлмәдән чыгып йөгергән. Тик… Туалетка барып җитә алмаган, коридорның караңгы башында, бер ишек янында эшен бетергән. Шуннан үз бүлмәсенә кайтып яткан. Ә төн уртасында бу урынга якын бүлмәдә яшәүче кыз торып, караңгы коридорга (шул ук мәшәкать инде) чыгып аяк атлауга таеп, гөрселдәп барып төшә, буяла, яңак сөяген, кара янарлык итеп, паркетка бәрә…
– Ну что это такое? – дип гаҗәпсенә профессор Николай Александрович Гуляев, бюро әгъзасы. – Что это за дикость? Просто я не понимаю.
Х. ның өстенә очып-кунып, мин сүгәм.
– Вы же не с того мероприятия начали свой кандидатский стаж, – дип үрсәләнәм (бюро утырышлары бары тик рус телендә генә бара, КПСС, гомумән, рус телендә генә яши иде).
Бичара егетне партиядән чыгарырга дип карар кабул итәбез. Бу инде – миңа эш. Моның «эше» буенча папканы күтәреп, мин университет парткомы белән ике араны таптарга тиеш, аннары Вахитов райкомы бюросына папканы, егетне алып барырга тиеш.
«Персональ эш»нең икенчесе – аспирант Рим Ширияздановныкы. Сәләтле, шәп егет. Алтын медаль белән Башкортстаннан килгән. Аспирантурада калдырганнар. Без – дуслар. Без – ике кафедрага (тел, әдәбият) өч аспирант. Өченчебез – Фәрваз Миңнуллин. Яшь тәнкыйтьче. Өчебез дә бер үк төрле нужада: берәр балабыз бар, кайсыбыз коммуналкада, кайсыбыз тулай торакта. Аена туксан сигез сум стипендия алабыз. Шуны алган көнне, һичшиксез, «Восток» ресторанына төшеп, өстәл алабыз. Борын башына биш сум чыга. И ул андагы утырулар, мосахәбә, бездәге акыл. Хәзерге бер генә кооператор да, миллион сум түләп, өстәл янында безнең дәрәҗәдә акыллы сөйләшеп утырмыйдыр. Ә без – шулай. Рим – татар теле белгече, Фәрваз – татар әдәбияты белгече, мин – тарихчы (теге өлкәләрдә миннән юк). Римны татар теле өлкәсендә шулкадәр әзерлекле диләр, менә бер генә мисал. Мин үземнең бик тә әзерлексез көе аспирантурага эләккәнемне аңлагач (бу турыда «Ачы тәҗрибә» дигән китабымда яздым), ике көннең берендә фәнни җитәкчем Хатип Госман янына йөрдем. Гел консультация алдым. Ул да моңа ияләнде, берәр көнне килми калсам, миңа кисәтү ясый иде. Ә Шириязданов кайдадыр еракта, кирпеч заводы тирәсендәге коммуналкада яши, ялгышмасам, бала да карый иде кебек. Минем шикелле белемгә ач әрвах булып авызын ачып йөрми. Килми университетка, йөрми консультациягә. Сөйләүләре чын булса, аптырагач, аның коммуналкасына фәнни җитәкчесе профессор Мирфатыйх Зәкиев үзе барып йөри икән. Булыр, булыр, университетта шундый галимнәр бар иде ул чакта: берәр аспирант кулына килеп кердеме, ул инде аны кеше итмичә калмый: болар И. М. Ионенко, Н. А. Гуляев, А. С. Шофман. Зәкиев шундыйлардан…
Менә шул мактаулы Шириязданов янган бит әле. Нәрсә белән диген? Биш ай буе партвзнос түләмәгән. Юк, акча кызганудан түгел. Болай, «просто», ул факультетка килгән көнне взнос җыючы килмәгән, взнос җыючы килгән көнне Шириязданов күренмәгән.
Декан Н. А. Гуляев яңадан гаҗәпсенә:
– Ну что это такое? Я просто не понимаю…
Рим аклана, бала янында утырдым, җае чыкмады, ди. Минем тырышлык белән нибары «телдән кисәтергә» дигән карар кабул итәбез. «А задолженность немедленно погасить».
«Дело»ны мин шул көнне үк университет парткомына илтеп тапшырам. Әле безне анда карарга тиешләр.
Шулай, көтәм. Февраль, март узды, апрель узды – парткомга чакыручы юк. Майның матур бер көнендә партбюрога телефон:
– Магдеев, немедленно разыщите члена КПСС Шириязданова! Завтра в 15.00 слушается его дело.
Бөтен кафедраны эшкә җигеп, Римны эзләп табабыз, вәгъдәсен алабыз. Икенче көнне ул парткомның кабул итү бүлмәсендә иде инде. Безне чакырдылар. Партоешма (университет) секретаре мәрхүм Виссарион Фёдорович Семёнов иде (мин боларны язып утырам, ә бер ай элек, 1993 елның декабрь башындамы, ноябрь ахырындамы, В. Ф. Семёнов урамда йөрәге туктап үлде, юньле профессор, политэкономия кафедрасы мөдире иде).
Мин «эш»не сөйләп бирдем. Бәхәс китте. Берәүләр «строгач, без занесения в личное дело», икенчеләр «строгий выговор с занесением в личное дело» тәкъдим иттеләр. Рим да башын аска иеп, өстәл башында басып тора.
Ректор Михаил Тихонович сөйли – бер үк сүзләр!
– Я просто не понимаю. Как это можно в течение пяти месяцев не платить взносов? Вы же молодой коммунист. Это же элементарная обязанность коммуниста. Почему я, ректор, нахожу время для этого, а вы – молодой аспирант – не находите? Или не считаете нужным? Может, он, в самом деле, не нужен партии?
Ул сораулы карашын В. Ф. Семёновка юнәлтә.
Римны партиядән куып чыгарабыз дигәндә, КПСС тарихы кафедрасы мөдире Р. И. Нәфыйгов күтәрелә (партком әгъзасы).
– Мин аңлап бетермим. Бу егет миндә укыды, һәйбәт, юньле егет иде. Мин аңлап бетермим. Бу – ниндидер недоразумение. Бу егет андый булырга тиеш түгел иде.
Рәфыйк Нәфыйговның бу чыгышы Римның язмышын хәл итте, «строгий выговор без занесения в личное дело» дигәнгә партком әгъзалары кул күтәрделәр, секретарь беркетмәгә нәкъ шулай дип язып куйды: «за» – 18, «против» – 1, «воздержались» – 2. Беркетмәгә кул куелды. В. Семёнов безгә үзенең шома ияге белән ишарә ясады: «бездельник» Шириязданов белән сиңа, «бездельникка» чыгып китәргә мөмкин, янәсе.
Шунда, шунда… Виссарион Семёнов… минем «подопечный» Римнан… партбилетын сорады. Рим бирде партбилетын, бирде. Әмма бирмәсә шәп буласы икән. Чөнки… Рим Шириязданов взносын «погашать» итмәү генә түгел, әле май аенда да теге «әҗәтен» түләмәгән, һәм ул инде сигез ай түләмәгән икән.
Партком «ах» итте, ләкин карарын инде үзгәртә алмый иде. Парткомнан чыгып киткәндә күреп алдым: ректор Михаил Тихонович, күкрәк кесәсеннән алып, ниндидер таблеткалар йотып маташа иде…
ХI
Керү имтиханнары бара. Әлеге дә баягы химкорпусның 93 нче аудиториясендә. Әлеге дә баягы ике ишек. Ал яктан һәм арт яктан. Ал яктагысыннан чыгасың, коридорда йөрисең, шыпырт кына арткы ишектән керәсең. Абитуриентлар, бичаралар, синең арткы ишектән кергәнеңне белмиләр, аяк араларына шпаргалка кыстырганнар да (кайберләре) «шпарят». Мин алдан торып күзәтәм: чибәр, затлы бер кыз иншаны бот арасыннан алып тезә генә бит. Хәзер барып тотсам – чыгарып җибәрергә кирәк. Ләкин… ләкин… арткы ишектән өлкән имтихан алучы Вахит Хаков кереп килә. Рәтләр арасыннан ике якка карый-карый килә. Сеңелкәем, беттең бит! Харап булдың бит! Менә өлкән имтихан алучы аның артына килеп басты. Менә туктап калды. Ә теге чибәр кыз һаман «шпарит» бит әле, бахыр, берни белми. Сеңелкәем, беттең, яндың син! Хәзер ни әйтә инде өлкән имтихан алучы сиңа? Бар, чыгып кит, син инде кабул итү комиссиясеннән үзеңнең «дело»ңны ал да кайтып кит… Күпме күз яше булачак.