Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 (страница 8)
– Всем на выход! С вещами! С вещами!
– Выходи, стройся! Сто первая команда! С вещами!
– Сто четвёртая! С вещами…
Якында гына бер нарат шыгырдый, үзәкне өзеп-өзеп ала. Нарат докторлары – тукраннар, – урман эчен баскан сырма, халат, иске кепка, капчык күреп, үз эшләрен беразга туктаттылар.
Безнең вагон идәненең бер почмагында теге фонарь калды. Хәзер ул берәүгә дә кирәк түгел иде инде.
Шуннан нәрсә? Шуннан экипаж. Ике катлы сәндерәләр. Комиссия. Экипаждагы хуҗалык командасы матросларының безнең юньлерәк киемнәрне сорап алыштырулары.
– Син барыбер аны ташлыйсың бит…
Ул вакытта талап алулар юк иде әле. Шуннан хуҗалык эшләре. Ә бер көнне кичке якта безгә бер йөк машинасына чүп төяттеләр. Сасы, ачыган. Кызып ята. Озак җәфаландык. Алты-җиде малай. Шофёр, өлкән матрос әйтә куйды:
– Әй салагалар, бушатырга барыгыз да барасызмы? Алма ашыйсыгыз киләме?
Без аңламадык, шакшы йөк өстенә бер-ике иске такта җәйдек тә сәнәкләребезне кочаклап менеп утырдык. Машина кузгалыр алдыннан гына, кабинага яшькә байтак олы тагын бер өлкән матрос кереп утырды. Шофёр белән сөйләшкәндә, «братан, кореш, земеля, салага, сачок, кимарить» кебек «блатной» сүзләрнең исәбе-хисабы булмады.
Озак бардык. Бик озак. Юллар яхшы. Ике юл чатында зур бер паннога игътибар иттем. Ун метрга ун метр булыр. Рәсемдә Көнбатышка таба бер хатын карап тора. Уң кулын йодрыклап күтәргән. Күзләре шашкын: «Проклятие поджигателям войны!»
Тәннән каз итләре чыкты. Инде караңгы төшеп килә иде, диңгез ягыннан кара болыт кереп кинәт кенә дөньяны каплады. Без сәнәк белән, бер-беребезгә комачау итә-итә, сасы чүпне ыргытабыз. Кабинадагылар безгә ашыкмаска кушалар.
Аларның исәбе, караңгы төшкәч, бер хуторга кереп бакча талау икән…
Мин малай вакытта бер-ике тапкыр кеше бакчасына кердем. Анда да кирәклектән түгел, малайлардан аерылмас өчен генә. Бакча басу дигән нәрсәгә нәфрәтем, гомумән, көчле. Чөнки әти шуның белән иза чикте. Авылда бер безнең генә алма, чия, карлыган бакчасы бар иде һәм утызынчы елларда, әти инде совет власте тарафыннан каһәрләнә башлагач, төннәрен авыл малайлары, егетләре алмагачларыбызны бик таладылар. Алмасын кызганган юк, әмма ботагын сындырганга әти бик рәнҗи иде…
Шуңа күрә кара кичтә безнең машина бер хутор артына килеп туктагач, малайларга җиргә коелырга команда бирелгәч, мин машина өстендә калдым. Ерак булмаган бер хуторда ачыргаланып эт өрә иде. Малайлар, әлеге хуҗалык командасы егетләренең кушуы буенча, койма аша бер бакчага керделәр. Шатыр-шотыр йөгерешә, сындыра башладылар. Мышкылдау, мырылдау, ашыгу-кабалану. Алмагач ботаклары шарт та шорт килде. Карале, нинди төньяктагы Латвиядә алма үсә икән. Мин шуларны уйлап, кузовта басып торам. Диңгез ягында – гөрс-гөрс иткән шомлы тавышлар. Учение булгандыр, дип уйлыйм хәзер.
Менә хуторда чинап эт өреп җибәрде, менә алмагачлар арасында кинәт кенә утлы тәрәзәләр күренде, хуҗалар, димәк, ут кабыздылар. Менә йорт тирәсендә хатын-кыз тавышы ишетелде, безнең малайлар да алмагач ботакларын ашыгыбрак сындыра башладылар. Фонарь яктысы күренде, малайлар койма аша берәм-берәм сикерештеләр, эт чинады да чинады. Хуторда, күрәсең, ир кеше әле эштән кайтмаган, бары тик хатын-кыз гына чырылдашты. Иң нык шаулаганы – әби иде, тавышыннан чамаладым. Ул елый-елый безне каргады. Сүзләре менә болайрак иде:
– Башыгыз бетсен, урыс фашистлары, бандитлар, тамагыгызга аркылы килсен минем алмаларым, – ул, русчаны шактый ватса да, кирәген иркен әйтә иде, – муеныгыз сынсын, дөмегегез, фашистлар! Оһ-һо-һо! Сезгә мин карчыкның каргышы төшсен! – Карчык шашынып елый иде, безнең машина инде газ бирде. Карчыкның безгә ишетелгән соңгы сүзләре шул булды: – Ой, Ходай кушып үзебезнең Ульманис кайтса! Арт сабагыгызны укытыр иде безнең Ульманис сез хәерчеләрнең! Бетле бандитлар! Оһ-һо-һо… Уһ-һу-һу… Башыгыз бетсен! Кайтыр, кайтыр әле, Алла кушса, безнең Ульманисыбыз…2
Машина, Паланга-Лиепаяның бетон асфальтыннан җан-фәрманга чабарга дип, инде газ арттырып ята иде.
Менә шулай без Пётр I ачкан тәрәзәгә килеп кердек. Ә мин, икенче көнне хәрби кием кигәч, таныш кызыма хат язган булам: Европага тәрәзә булган Балтыйк диңгезе буйларыннан кайнар сәлам…
Лиепаяны, Риганы мин яраттым. Әтием патша армиясендә Вильнода (Вильнюс) хезмәт иткән, гомере буе Вильноны мактап, яшьлеген сагынып яшәде. Латвияне мин дә яраттым. 1952 елда, ялга кайтканда, беренче тапкыр Рига ресторанына кердек. Шаккаттык. Менә нәрсә өчен: иң беренчесе – залда хезмәт күрсәтүчеләр – ирләр. Ак курткадан, ак күлмәк һәм… кара «бабочка». Бу булды – бер. Икенчесе – безне кешегә санап олылап каршы алдылар. Ялга кайтабыз, без инде «бывалый»лар, шулай да өчебез дә авыл малае икәнбез. Өчебез өч хәрби частьтан, берсе – Кировоград өлкәсе малае, икенчесе – Куйбышев өлкәсеннән. Официант, йөгереп килеп (алтмыш яшьләрдәге ир), безнең алга менюны куйды, без сорамаган көе, башларын ак сөлге белән сөртеп, өч шешә минераль су ачты, безне якын да китермичә, фужерларга шуны салды да «сез өйрәнә торыгыз, өч минуттан мин сезнең карамакта» дип китеп тә барды. Безгә меню нәрсәгә? Безгә бир син йөз илле грамм аракы, безгә бир син берәр селёдка, берәр телем ипи һәм шуның белән баста, шабаш (көймәдә ишкәндә командир «шабаш» дисә, ишкәкләрне ишүдән туктатасы; аннан «суши вёсла!» дигән команда була).
Ләкин абзый безне тәрбияләде: селёдканың ул майлап, суганлап, серкәләп туралганын китерде; аңарчы көмеш пычак, көмеш чәнечке китереп, матур итеп куйды; читкә китеп карап алды да, кире килеп, боларны тагы да күчеребрәк, матурлабрак, симметрия саклабрак рәтләде. Аннан без уйлаганча агулы, яшел кәгазьле «Водка» китермәде, ә хрусталь графин (хрустальне әле белмибез, мин моны хәзер чигереп уйлыйм) китереп куйды һәм, без уйлаганча, кырлы стаканнар да китермәде, ә бәләкәй генә хрусталь рюмкалар. Кировоград өлкәсеннән, авылдан килгән, «Молотов» крейсерында боцман булып хезмәт итүче метр да сиксәнле Панас Перешибайло гогылдап көлде:
– Моның белән эчеп исерер өчен, кырык тапкыр күтәрергә кирәк, – диде.
Куйбышев өлкәсе малае да аңа кушылып көлде. Авызы байтак иркен иде, бәләкәй рюмкага кызганыч караш ташлады.
Шулай да утырдык, эчтек, ашадык. Кара күбәләкле абзый бик зур итагать белән генә безнең алдыбызга – һәрберебезгә аерым өч кәгазь куйды. Анда «итого» ике сум сиксәнешәр тиен.
И, киттек вокзалга, и, кереп яттык плацкартка, ә анда! Төтен, стакан тавышы, матросня, мариманнар! Бернинди гауга юк, сүгенү юк, бөтенесе бәхетле, танышалар, кочаклашалар, мәңгегә дус булырга ант итешәләр. Шулай булмыйни! Поезд бит Рига – Мәскәү. Ул бит, шүрлегенә менеп ятуга, сине туган илеңә алып кайтачак, сагынылган газиз арыш басуларына, фәкыйрь авылларга, бөкрәйгән, тормыш авырлыгыннан сытылган картлар, карчыклар, ябык ата-аналар, каралган-таушалган туганнар, күршеләр янына. Дыкы-дыкы… Дыкы-дыкы… Пи-и-и! Ниндидер станция. Тагын дыкы-дыкы…
Иртәгесен уянып, кырынып, чәй алдыннан баш төзәтеп (күбесендә сыра, «Рижское», «Мартовское», кайберләрендә «Водка» – бәясе ике сум егерме бер тиен) аһ-уһ килдек. Кәеф шәп иде. Авызларга «Беломор» каптык. Ә поезд сызгырта-сызгырта туган илгә таба чаба…
Тәэсирләр алмашу китте. Кичә кем кайсы ресторанга кергән, кем күпме эчкән, кем патрульдән ничек качкан… И малайлар… Без бит инде Ватан сакчылары. Без нинди, Ватаныбыз шундый инде. Менә Калинин, Рязань, Барнаул малайлары. Менә Вятские Полянадан, якташ! Николаша! Мәңге дус булыйк, җаным, мин бит Татарстаннан! Ваня! Син Сызраньнанмы? Барыбер якташ! Дус булыйк. 1950 елны Сызрань командасы безнең күрше вагонда иде.
Күңелдә – җылылык, яхшылык, юньлелек.
Шунда кемдер чемоданын актара башлады. Һәм мәгънәле елмаеп, чемодан төбеннән… бер көмеш кашык, бер пычак, ике чәнечке чыгарды.
– Кичә ресторанда утырганда… – дип, мәгънәле елмайды.
– Һи-и-и, – диде икенче бер малай, икенче тапкырын ялга кайтучы. – Менә минем… Һәм ул дүрт көмеш чәнечке, ике көмеш пычак күрсәтте.
Аннан башкалар.
1954 елда, икенче тапкыр ялга кайтканда, мин шул ук ресторанга кердем. Анда инде тешләре бөгелеп-сыгылып беткән алюминий чәнечкеләр һәм ямьсез дюраль кашыклар иде. Теге карт та юк иде инде…
Мин бу истәлекне, кырык еллар узгач, Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел «Профилакторий-санаторий» дигән гаҗәеп урынында ялгызым бер бүлмәдә язам. И, әйбәт ашаталар инде! Ашханәдә шулхәтле игътибар инде! И, рәхмәт инде аларга…
Ләкин өстәлдә май сыларга пычак юк, компот, чәйгә бал калагы юк. Официанткаларның бөтен кайгысы:
– Чәнечкеләрне өстәлдә калдырыгыз, савыт-саба белән бергә «ыздавайть» итмәгез.
Итмибез. Майны чәнечке белән ягабыз, чәйне чәнечке белән болгатабыз. Ник?
– Ял итәргә килгән кешеләр урлап бетерә, – ди сестра-хозяйка.
Димәк, без әле яшибез. Илленче еллар, димәк, әле безнең каныбызда. Юк, илленче еллар гына түгел. Безнең каныбызда, күрәсең, князь Игорь да, Иван Мөдһиш тә яши. Утызынчы еллар коммунистлары да яши.
Без – шуларның балалары, оныклары.
Минем тәрәзәм каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулап язны көтәләр. Ә мин, «Татнефтехим» санаториенда ял итеп, дәваланып, шулар турында газета-журналга мәкалә язасы урынга, хәтернең әллә кай җирләренә – илленче елларга кереп истәлек язып ятам…
Европага тәрәзә тишкәнне хәтерлим, имеш…
Бүгенге укучы мине аңлармы? Аңлармы? Тарих аваз бирә сыман. Тарихның ачы тәҗрибәсе дәшә сыман: