Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 (страница 19)
Аннан тагын берне:
Ибрайлар инде вәкил янына барып язылганнар, дип сөйләделәр.
…Авыл дерт итте – дүрт фәкыйрь гаилә, дүртәр-бишәр балалы тол хатыннар Амур буена китәргә әзерләнделәр. Китүче гаиләләрнең берсендә моннан ике ел гына элек унике яшьлек малай ачка шешенеп үлгән иде.
Менә бер гаиләнең тарихы.
…Заһри абзый авылның элеккеге зур бае Мөсәгыйтьнең олы улы булган. Мөсәгыйть бай авылда кибет салдырган, урманчылыктан иң яхшы агачларны кистереп, алпавыт Габдрахман Ишморатов белән берлектә шәп мәчет салдырган (бу мәчет 1990 елга кадәр авылга хезмәт итте, мәктәп, астында клуб, клубы әле дә эшли). Мөсәгыйть байдан юньле-юньле Заһри абзый һәм әдәпле-ипле Галия апа туып үскән, бер юньсезе дә туган, анысы утызынчы-илленче елларда түрә булып, халык канын эчеп яшәде.
Утызынчы елларда кемне каһәрләргә?
Әлбәттә, бай малае Заһри абзыйны. Заһри абзый болай да бәхетсез инде, ядрәдәй ике улын калдырып, хатыны үлеп китте, шул ике ул өстенә яшь чибәр Саҗидә апаны алып кайтып, әни – үги ана итте. 1933 елны крестьян Заһри абзыйны, бакчачы, умартачы минем әтине, Тукай, Ф. Әмирханнарга кием тегеп яшьлеген Казанда уздырган мәдәниятле Хәлил абзыйны Казан төрмәсенә озаттылар. Авылга норма килгән икән. Берәр елдан соң болар кайттылар. Заһри абзый тормышын рәтли алмады, сугыш башланган елны үлеп тә китте. Беренче хатыннан булган улларының олысы сугыштан «сверхсрочный»га калды, икенчесе армиягә китте дә, хезмәт срогы тулгач, Мәскәү метросын төзергә шунда башкалада төпләнде. Саҗидә апа үз балалары – җитеп килгән кызы һәм ике сабый баласы белән торып калды. Фәкыйрьлек көчле иде – Амурга ул да язылды.
…Теге гаиләләрне ничек озатканнардыр, әмма колхозның арык атына иске ястык-мендәрләрен, яньчек самавыр-комганнарын төяп Арча юлына Саҗидә апа гаиләсе чыгып киткәндә, ярты урам елады. Бөтенесе дә аңлый, беленде: ун мең чакрым җиргә киткән кеше тиз генә кайта алмый, шуңа күрә бәхилләштеләр. Ихлас күңелдән еладылар. Алар хаклы иде. Күп еллар узгач, авылга хәбәр килде: Саҗидә апа үлгән. Сыерларын, яңа йортын калдырып. И татар хатыны! Кайларда гына күмелмисең син! И татар егете! Син булмаган җир бармы? Татар кабере булмаган җир бармы безнең илдә?
«Халыклар атасы», әнә шулай «ссудалар» бирә-бирә, безнең халыкны чәчте, таратты. Ләкин бу турыда әле бик үк кычкырып әйтергә ярамый, әле 1957 ел гына. Әле менә шушы көннәрдә генә ясалма беренче спутник җибәрделәр, әле менә шушы арада гына Албаниядән дәүләт визитын үтәп кайтканда, оборона министры Г. Жуковны үзе һавада вакытта диярлек эшеннән алдылар, әле бүген генә маршал Малиновскийның (ә ул бездә, Ерак Көнчыгышта, командующий) «Правда» газетасында Жуковның гайбәтен саткан мәкаләсе күренде (маршаллар да гайбәт сата белә). Боларын уйлагач, ми томалана, кан хәрәкәте егәрсезләнә.
– Младший лейтенант, вы что, заснули?
Сискәнеп киттем. Автобус частька кайтып җиткән, малайлар коелып беткән, берүзем утырам икән…
Җомга көнне кич – бәйрәм. Стройга тезәләр дә мунчага алып баралар. Мунча дигәнебез – консервацияләнгән флотилия. Су асты көймәләрен («Щука» тибы) Амурның бер кырыена җыеп китергәннәр дә тышкы яктан пычкы чүбе, такта «опалубка» белән төргәннәр. Без аңламыйбыз: Кытай белән артык дуслашу нәтиҗәсеме бу, әллә Япония белән бу турыда берәр килешү булганмы? Һәрхәлдә, бөтен флотилия яр буе бозында пычкы чүбе, тактага төренеп катып калган. Дәһшәтле су асты көймәләренең ятагына мәңгегә беркетелгән сугыш батыры кебек калуы күңелне рәнҗетә иде. Тәгаен генә Кытай белән дуслык нәтиҗәсе бу. Чөнки «Москва – Пекин» җыры әле дә сәхнәдә яңгырый, безгә Кытай шикәре, Кытай мандарины бирәләр, кибетләрдә Кытай консервлары. Имеш, үзәктән китертүгә караганда, Амурның теге ягыннан гына чыгару безнең өчен кулайрак икән. Экраннарда Кытай фильмнары, берсеннән-берсе йомшак, ясалма, экранда хәрби форма киеп, автомат, граната аскан солдатлар крестьяннарга дөге җыярга ярдәм итәләр, артистлар, җае чыккан саен киң тешләрен күрсәтеп, экраннан безгә карап елмаялар һәм гел бер үк тирәдә фикер әйтәләр:
– Теперь земля наша…
Кытайча бөтен яңак-битне эшкә җигеп киң елмаю. Дөрес, арада юньле бер фильм бар иде бугай – «Чал кыз» («Седая девушка»), анысы экраннарда байтак яшәде. Шулай да лейтенант Дмитриев (безнең классның старостасы) көлә:
– Кинофильмнар өч төрлегә бүленә, – ди. – Яхшы фильмнар, начар фильмнар һәм Кытай фильмнары…
«Щука»ның душында уйный-көлә юынабыз, кер юабыз. Флотның иң юньле бер сыйфаты бар: ул егет кешене кер, савыт-саба, идән юарга өйрәтә. Үз кереңне үзең юу, үзең үтүкләгәнне мунчадан соң кию – хуш исле майка, тельняшкаларны киеп кую – яшь матроска, яшь офицерга зур канәгатьлек бирә. Ләкин без «безобразниклар»га ул гына җитми, строй белән мунчадан кайтканда, командирдан рөхсәт сорап, кибеткә мандарин алырга дип керәбез дә җәлт кенә өч борынга бер «төрек малае»н эләктерәбез. Елгачы яшь малайлар әле моның рәтен белмиләр, әмма без, хәрби хезмәт узганнар, эт тә халык инде! Лейтенант Дмитриев моны теоретик яктан дәлилли:
– Полководец Суворов әйткән: мунчадан чыккач, дигән, актык ыштаныңны сатсаң сат, әмма бер стопочканы эчми калма…
Җомга киче. Мунчадан соң «самоподготовка» юк, үз эшең белән шөгыльләнергә рөхсәт. Кемдер төймә тага, кемдер китель якасына ак ситсы тегә. Берәүләр әти-әнисенә, сөйгән ярларына хат яза. «Ерак Көнчыгыштан, Амур дулкыннары арасыннан, сезгә офицерларча кайнар сәлам!»
Казарманың без яшәгән залы биек, ике катлы ятаклардан соң да әле түшәм бик биектә кала. Безнең залда – ике рота. Егерме ике яшьтән алып егерме сигез яшькә кадәрге егетләр. Өйләнгәннәр байтак.
Кич. Туган як, сөйгән ярлар сагындыра. Теге «төрек малае» да күңелне нечкәртеп җибәрә. Менә ятаклар арасында компанияләр төзелә башлый. Безнең татар өчлегенә Пермь пароходчылыгы малайлары җыела. Булачак штурманнар, капитаннар. Кече лейтенант Котан (латыш) гитарасын чиртә. Тын калабыз. Яңа җыр: одесситлар җыры. Елыйсы килә. Котанның да тавышы калтырый.
Безнең ятаклар тирәсенә малайлар җыела. Котанга кушылып, тагын бер-икесе җырлый. Мин шатланып, горурланып бетә алмыйм. Яшь, таза ирләр, матур погонлы таза җилкәләр, яңа кием исе, мунчадан тазарынып чыккан, шампунь белән юынган чиста чәчләр исе… Һәм музыка.
(Бу урында Котан гитарасын аеруча дәрт белән чиртә, бас һәм баритон тавышлар кушыла.)
Шинель төймәләрен күз чагылдырырлык итеп чистарткан, шинель өстеннән каеш буган, кобура асып, җиңенә уртасы ак юллы зәңгәр «повязка» бәйләгән часть дежурные – өченче ранг капитаны – казарма уртасыннан узып бара, күзәтә, эчеп утырмыйлармы, тәртип бозучы юкмы, фәлән-төгән. Җыр беразга өзелеп ала.
– Җырлагыз, җырлагыз, – ди дежур офицер, – тик карагыз аны, иптәш офицерлар, барысы да тәртиптә булсын…
Булмыймы соң инде, булмыймы! Без бит чын хезмәтне узган егетләр, елгачы салагалар бездән узып берни эшли алмыйлар.
Барыбыз да моңаябыз, Котан да соңгы аккордларын бирә.
Команда яңгырый:
– Товарищи офицеры! Приготовиться к вечерней прогулке! Товарищи офицеры!
Анда тагын җыр, дөп-дөп басып, Амур буендагы бушлыкны әйләнеп кайтабыз, Көнчыгышның салкын, чиста, биек айлы төн һавасын күкрәк тутырып сулыйбыз. Бу дөньяда зур бәхет нәрсә? Яшь булу, сәламәт булу. Менә бу ике нәрсәне бер генә патша да, король дә, президент та бер югалткач кире кайтара алмый. Дәүләтләр үзләренең югалткан территорияләрен тарих барышында кайтарып алалар, халыклар югалткан ирекләрен кайчан да булса кайтаралар, ирен ташлап икенче бер иргә качкан хатынны да кайтарып алып була (дөрес, халыкта моны төкергән төкрегеңне алып кабу дип йөртәләр), алачак акчаңны да кайчак кайтарып алып була, ә яшьлекне, югалган сәламәтлекне – юк. Юк, вәссәлам.
Төн. Казарма төне. Ике йөзләп яшь тән йоклый. Ике йөзе ике йөз йокы белән. Берәү саташа, урыныннан сикереп торып, ике бармагын авызына тыгып, ачы итеп бер сызгыра да гөрселдәп урынына ава. Икенче берсе үксеп-үксеп елый, тагын берсе теш шыгырдата. Берәү ике-өч тапкыр чиста итеп, җиренә җиткереп сүгенә дә гырлап йоклый башлый. Ә иң куркынычы – саташып шаркылдап көлгән кеше. Моның янына казарма дежурные, дневальныйлар җыелмый калмый. Әллә нәрсә булуы мөмкин. Әнә бер төнне Саратов елгачысы Шишков дигән егетне туалеттан тотып алып керделәр дә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, психбольницага озаттылар. Ике каешны бер итеп асылынырга уйлаган. Шимбә иртәсе иде – казарма гөж-ж итте. Моның сәбәбе бар: яшь офицерлар арасында әле генә өйләнгәннәр, хатыны белән бер ай, бер атна торып яки ике кич кенә кунып калган егетләр бар иде, Шишковка иптәш егетеннән хат килгән икән: Катюшаң тик тормый, кичә генә паркның караңгы почмагында бер ир белән юкәгә сөялеп кар өстендә басып торалар иде, дигән.