Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 (страница 14)
Мин шундук эремчек белән бер кило ипине ашап бетердем, аннары рәхәтләнеп бер кружка су эчтем. Дөньялар тигезләнеп китте. Ләкин шул вакытта баш миемдә, йөрәгемдә бер сәер бунт барлыкка килде:
– Моннан соң ачыкмыйм! Ачыкмыйм! Миңа ВКП(б) тарихыннан «өч»ле куйган тимер тавышлы, чуен күңеллеләргә, агач чырайлы директорларга үч итеп ачыкмыйм! Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм, төкерәм мин сезнең таш, тимер, агач чырайларыгызга, идриянамайтлар! Төкерәм, изәм мин сезне…
Һәм форсат та чыкты.
Гариф Ахуновны шундук дирекциягә чакырдылар да матур почеркы белән безгә аттестатлар тутыра башларга куштылар. Гариф керә-чыга йөри, юньлерәк каләм, шәбрәк кара эзли. Әһә, димәк, иртәләргә чыгарылыш кичәсе була. Димәк, туйганчы бер аш ашыйбыз, ипи, рулетлар, прәннекләр белән чәй эчәбез. Бәлки әле, берәр стакан портвейн да куярлар? Ну, бер рәхәт чигәбез икән әле…
Ләкин Гариф чыгып әйтә:
– Табаров укытучыларны җыеп әйткән: «Берсекөнгә аттестат тапшырабыз, бөтен укытучыларга шунда булырга. Бернинди чәй мәҗлесе булмый, шулай аерылышабыз…»
Миңа – мин бит инде көчле – бер идея килде: давай, бу директорның өстеннән жалоба белән ВЛКСМ райкомына барабыз. ВКП(б)ныкы ук безне кабул итмәс, Александров бик эре кеше, әмма безгә узган яз гына комсомол билеты биргән кызыл сипкелле Гайнетдинова апа безне тыңламый калмас. Калмас…
Һәм өч-дүрт иптәш җыелышып, директор өстеннән «жалу» бирергә дип, райком бинасына киттек. Гайнетдинова апа тиз кабул итте. Рәхмәт аңа! Сүзебезне тыңлап бетергәч болай диде:
– Мин сезне аңлыйм, егетләр. Директорыгыз, – чыннан да, сез әйткәнчә, таш күңелле кеше. Ул безнең белән дә килешә алмый кайбер мәсьәләләрдә. Ләкин аңлагыз, мин аңа «выпускникларга аш мәҗлесе ясагыз» дип киңәш бирә алмыйм. Мине дөрес аңлагыз. Шулай да мин Симон Александровичка керә алсам, бу турыда әйтермен. Ләкин аның бик борчулы чагы: район бәрәңге утырту планын үти алмады, өлкәдән бик нык кыздыралар…
…Көтелгән җыелышка без бүре булып җыелдык. Ни сәбәптәндер аттестатлар әзер түгел иде. Тешләрне шыкырдатып утырдык, чөнки бүген тагын ипи бирмәделәр. Укытучылар арасында Хәлим ага юк иде, аның юклыгы шул дәрәҗәдә сизелә, әйтерсең без өч ел бушка, әрәмгә йөргәнбез. Директор сүз алды. Нидер сөйләде. Колагым ишетмәде. Аттестатларыгызны бер атнадан килеп бухгалтериядән алырсыз, диде бугай. Тик бер җөмләсен ачык ишеттем:
– Менә әле таралышкач, училищены сагынып сөйләрсез…
Шул чакта мин ычкындым:
– Сагынырлык булмады инде бу, – дидем.
Шунда директор, кулларын селки-селки, нәгърәләр орды инде:
– Ә-ә-ә… Әле син шулаймыни? Әле син педколлективка ачу тотасыңмыни? Менә, алайса, мин синең аттестатыңны тотып калыйм әле. Менә нарком Потёмкинның узган елгы приказын беләсеңме? Анда әйтелгән: аттестат, дигән, поведениесеннән бары тик «биш»ле куелган выпускникка гына бирелә, диелгән. Аңладыңмы? Димәк, мин педсовет җыеп синең поведениеңә «дүрт»ле чыгартам да аттестатыңны бирдертмим.
Күңелсез генә таралыштык, шул ук көнне аерылыштык та. Малайлар мине юаттылар, бирми кала алмый ул аны, тик менә «биш процент»ка кертми инде ул сине, диделәр.
Шайтан… Ә минем бик тә, бик тә инде Казан педагогия институтының рус бүлегенә керәсем, шуны тәмамлап, Хәлим Искәндәрев кебек, татар балаларына рус теле укытасым килә иде.
Бер атнадан иптәшләр белән очраштык, әлбәттә инде, миңа да аттестат бирделәр, тик теге «биш процент» янган иде. Аның урынына эшкә направление язылган иде: «Направляется в распоряжение Юдинского роно».
Яндым, беттем. Менә сиңа, телеңне тыймасаң… Менә сиңа институт.
VII
Шулай да мин институтка кердем. Аның да, ягъни «биш процент»ка эләгүемнең дә тарихы бар, ләкин мин монда аны язып тормыйм, чөнки төп темадан читкә китүдән куркам.
1947 ел җәе куркыныч, корылыклы, кырыс булды. Хәбәр килде: Арча педучилищесыннан өч укытучыны кулга алганнар. Болар – элеккеге «учредилкачы» Хәлим Искәндәрев, элеккеге кадет Константин Афанасьевич Ибаев, физика укытучысы, әсирлектә булган Әхәт Кариев. Җаннар өшеде, күңелләр катты. Искәндәрев кебек зур эрудицияле, культуралы кешеләрне төрмәдә нишләтәләр икән? Кыйныйлармы, авыр эшкә чыгаралармы? Күңелдә авыр хисләр боз булып урнашты.
…Институтта рус әдәбиятыннан имтихан биргәндә, минем көймә комга терәлде: Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча ниндидер бер четерекле сорау иде берсе. Белгән сорауны да әйтмичә, билетны имтихан алучыга таба этеп куйдым.
– Мы это не проходили, – дидем.
– Как? – дип чәчрәп китте имтихан алучы марҗа апай. – Как? Как можно не проходить «Евгения Онегина»? Какую школу вы окончили?
Минем тамакка төер утырды. Акрын гына җавап бирдем:
– Арское педучилище.
Шунда могҗиза булды. Өстәлләр тирәсендә йөренеп, кереп-чыгып күренгәләгән бер апа (өлкән экзаменатор булып чыкты) ашыгыч безнең янга килеп басты да, өстәлдәге папканы актарып, тиз-тиз генә бер кәгазь алды һәм ярым борын авазлары белән имтихан алучыга укыды. Аңлавымча, ул Татарстан Мәгариф министрлыгының пединститутка язган хаты иде. Болай дип хәтердә калган: «При приёме экзаменов по русской литературе у абитуриентов из Арского педучилища просим иметь в виду, что в 1947 году там отстали по русской литературе на 52 часа. Министр просвещения ТАССР Мукминев».
Миңа «өч»ле куйдылар. Остазым өчен оят булды. Инде мин дә «өч»ле алгач! Рус әдәбиятыннан… Имтихан барышында мин тарих бүлегенә күчтем. Ләкин зур әдәбиятка – Толстой, Гоголь, Лермонтов, Пушкин, Чеховка – мәхәббәтем кимемәде. Ә «Евгений Онегин»ны теге вакытта укымаганыма бер дә үкенмим – олыгайгач укыдым. Теге вакытта бу хәзинәне барыбер аңлап бетермәгән булыр идем…
Гомерләр узды. Мин хәрби хезмәтләр үтеп, авыл мәктәбендә эшләп йөрим. Педучилищеда вакыттагы дәфтәрләремне актарам. Беренче курс дәфтәре. 1944 ел, декабрь. Рус теле дәресе. Язганмын: «Ат төсләренең русча исемнәре».
Әйе, Хәлим ага боларны яздырган иде. Әйткән иде, боларны дөрес итеп урыс үзе дә әйтә белми. Мин исән вакытта язып калыгыз.
Төсләр мондый була икән:
Буланый – кара-сары; ялы, койрыгы кара;
Бурый – көрән, карасу җирән;
Вороной – чем-кара;
Гнедой – туры; ялы, койрыгы кара, үзе кызыл;
Каурый – кола; сырты, ялы кара; аксыл-кызыл;
Карий – кара-туры;
Пегий – ала;
Рыжий – җирән; ялы саргылт-кызыл;
Серый – соры; сырты кара, шинель төсле;
Сивый – ап-ак ат;
Тёмно-сивый – тимеркүк;
Чалый – бурлы; аклы-кызыллы бөрчекле;
Чубарый – алмачуар.
Шуларны укыйм һәм хәтергә төшерәм.
«Доверенность» дигән хикмәтле әйбер бар, – дигән иде остазыбыз, – шуны үз гомерегездә сезгә бик күп тапкыр язарга туры киләчәк. Кеше үз гомерендә бик күп мәртәбә ике төрле кәгазь яза: доверенность һәм гариза. Боларның барысы да, нихәл итәсең, рус телендә языла. Менә сез шуңа өйрәнегез. Иң беренчесе: «Заявление» дигәч «от такого-то» дигән формулировка дөрес түгел. Заявление кого? Родительный падеж. Димәк, заявление студента такого-то… Газетада бит шулай: заявление Советского Правительства.
Доверенностьның мин сезгә классик формасын өйрәтим, менә болай: «Денежный перевод, поступивший на моё имя, доверяю получить предъявившему паспорт серии… номер…» Подпись.
Тагын бер-ике кагыйдә: болар, минемчә, бер дәреслектә дә юк. Ни өчен «на почте, на станции, на вокзале», ә ни өчен «в деревне, в городе, в лесу» диелә. Аңлатма бирелгән, тарихтан: почталар тимер юл станциясендә булган, ә станцияләр биеккә урнашкан. Ни өчен бер авылны «село» дип, икенче авылны «деревня» дип әйтәбез. Село – чиркәүле авыл. «Деревня» халкы «село»га гыйбадәткә йөри. Дәфтәрдә тагын бер күнегү: «в виду» «ввиду» кайчан, ничек кулланыла? Кайчан аерым, кайчан бергә языла? «Также» һәм «так же» кайчан аерым, кайчан бергә языла? Татар баласы боларны белергә тиеш һәм шул сүзләр кергән җөмләләр: «Придумать предложения с сочетанием…» Хәлим аганың иң яраткан методы иде бу… «Рәхмәт аңа, өйрәтте бер яхшы нәрсә…» (Тукай).
VIII
Хәлим Искәндәрев Арча педучилищесында рус теле һәм әдәбияты укытып, үзеннән соң менә дигән педагоглар корпусын әзерләп калдырды. Болар арасында күп кенә алдынгы укытучылар, фән кандидатлары, тәҗрибәле директорлар, абруйлы исем алган педагоглар барлыкка килде. Боларның һәрберсендә Хәлим Искәндәрев дигән трагик шәхеснең көче, энергиясе дәвам итә. Болар кемнәр? Алар кем хәзер? Күбесе – пенсионерлар. Үлгәннәре дә байтак. Мин белгәнчә, Хәлим Искәндәревнең корпусы, рус телен, әдәбиятын яхшы үзләштереп, аннан чыккан педагоглар менә болар: Гөлчәчәк Яхина, Әхмәт Әсертдинов, Мәрьям Хәсәнова, Равия Мәһдиева, Шәфыйк Салихов – Сеҗе мәктәбеннән; Нәкыя Абдуллина, Зөлхия Миңлекәева, Мансур Билалов – Сикертән мәктәбеннән; Роза Ситдикова, Мансур Мусин – Казаннан; Рәшидә Әһлиева, Габделбәр Фәйзрахманов – Кырлайдан; Нина Арыкова, Ислам Шәрәфиев, Тәлгат Мостафин – Балтачтан; Мөдәррис Шәрәфиев, Рифгать Җиһаншин, Нурулла Заһидуллин – Мари чигеннән; Габделхәй Миңнебаев, Ибраһим Миннебаев, Рафис Сафин – Арча төбәгеннән; Өрфәйдә Мәүлүтова – Апаздан; Кави Байкиев – Сабадан; Әнисә Галләмова – Теләчедән; Гамилә Дәүләтшина, Әнисә Әхкямова – Әгерҗе-Тирсәдән; Рәүф Кадыйров – Наласадан; Рәисә Габделхәева – Кенәрдән…
Болар, исемлек әле тулы түгел, барысы да – Хәлим аганың «рус теле мәктәбе»н бик яхшы узган кадрлар. Аларның кайберсе билгеле инде, тормыш дулкыннары белән бәргәләнеп, педагоглыктан китеп тә яшәделәр, әмма Хәлим Искәндәрев биргән «рус теле мәктәбе» аларга гомер буе ярдәм итте…