Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 (страница 20)
Без тын да алырга куркып тыңлыйбыз.
– Сезнең «чәч үрә торды» дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Чәчләр керпе энәсе кебек үрә торган. Пилотка күтәрелгән. Үземне кемдер селкеткәнгә айнып киттем. Старший лейтенантның беләгенә чытырдатып ябышкан икәнмен. Карадым. Гәүдә чайкалып, бөтерелеп тора. Площадьта коточкыч елау тавышы. Әбиләр берөзлексез чукыналар. Китте тавыш, китте тавыш. Мылтык аскан егетләр аларны төрткәләп тарата, куа башладылар. Берсенең кулында противогаз горловинасы. Аны ишеткән бар иде, имеш, шуның очына ташмы, тимерме тыгып калдыралар икән, дип. Шуның белән яра гына бу халыкны. Халыкны куа-куа, без яткан җирдән 20 метр арадан узды бу. Таныдым. Теге иртән, штаб янында бөтен немецны көлдереп, артист булып кыланганы икән. Зверь дип белерсең. Карт-корыны кыйный. – Сабир абзый тынсыз тора. Ул кисәкләп сөйли. Барысын да рәттән түгел. – Менә үз кешеңне фашистлар үтергәнне шулай карап тор әле син. Ә бит бездә корал, граната. Ә ярдәм итәргә ярамый. Безнең задание аерым. Дөрес, без баеп кайттык. Без алып кайткан сведение аларга бик кыйммәткә төште. Ну, теге момент әнә минем дә чәчләрне нишләткән! Хәзер менә каты әйбер ашый алмыйм – шул моментта тешне каты кысып, мускулларын имгәткәнмен. Да-а-а… Фашист – кабахәт халык ул. Аларның җир йөзендә эзләрен калдырмаска кирәк…
– Мин, – ди Сабир абзый, – кырык беренче елның көзендә Белый янында контузия алдым. Смоленск юнәлешендә. Аннан, госпитальдән чыккач, Сталинградка эләктем. Ишеткәнегез бармы? Ту-ты. Мин актыт камчы таңга хәтле көрәштем (шушы җөмләдә ул һәрвакыт шулай авазларны бутый, ни хикмәт?) – татар халкының йөзенә тап төшермәдем.
Кәбестә күчәне кимерә-кимерә тыңлыйбыз. Ул мичтәге утлы күмерне кисәү таягы белән әвәләп китерә дә тәмәкесенә ут ала. Бәрәңге әрчелеп беткән, бакларга тутырылган, иртәгесен ашханә кешеләре аны килеп алып китәчәкләр. Бәрәңге кабыгын училищеның атына дип конюх алып китәчәк. Кем белә, атка гынамы ул?
– Смоленск янында бер карт белән карчыкта кунарга туры килде. Сөйләшә киттек. Син, ди, карт, кем? Казакъмы, монголмы? Мин әйтәм, татар. Кайсы татар? Казанскиймы, Себерскиймы? Казанский, мин әйтәм. Карт та, карчык та шунда бернәрсә сөйләделәр. Аларның өендә фрицларның штабы булган. Кара төнне боларның өенә солдатлар бер партизанка тотып китергәннәр. Өстендә телогрейка, ике толым чәче асылынып тора, ди. Кара кашлы, коңгырт битле, кара күзле унсигез-унтугыз яшьлек бер һәйбәт сылу кыз, ди. Кыйнаганнар теге дуңгызлар. Ләм-мим бер сүз дәшмәгән бичара. Таң атканчы ләм-мим. Таң атканда үзләре алгы өйгә кереп йокыга яткач, карчык бу бичараның янына килгән. Кайнар чәй биргән, эчкән теге, дәшмәгән. Карчык сораган, кызым, болар сине харап итә бит, атаң-анаң бармы, син кем, миннән тел яшермә, дигән. Шунда теге кызның авызыннан бердәнбер сүз чыккан. Мин, дигән, татарка! Менә бөтен сүзе шул булган. «Мин – татарка!» Иртән аны алып чыгып киткәннәр. Кая? Нәрсәгә? – Сабир абзый авыр сулый. – Фашистларның билгеле инде. Мәсхәрә итәләр дә тотып аталар. Менә, балалар, фашист кем ул.
Без тып-тын калып тыңлыйбыз.
Училищеның күп укытучылары дәрестә мондый тынлыкка ирешү турында хыялланалар гына!
– Госпитальдән кайткач, Александровкада көтү көттем. Колхоз көтүен. Күрше колхозның чапкан люцерна басуына кергәнмен. Председателе килеп чыкты. Күзләре ут уйный, карарга куркырсың. Син, ди, шундый-шундый майть, ди, границаның кайда икәнен беләсеңме ди. Беләм, мин әйтәм, а как же. «Кайда, белсәң әйт». – Безнең граница, – мин әйтәм, – Берлинның центральный урамында. – Телсез калды. – Әле син монда нишләп йөрисең, мин әйтәм. – Әле синең тазалык белән монда йөрисе түгел, тегендә, – дим. Тфү дип төкереп китте.
Сабир абзый янына кич утырырга военрук Родионов та килгәли. Родионов – майорның чынысы. Авызында ике-өч алтын теше бар. Госпитальдә ике кабыргасын алганнар. Семьясын югалткан. Үзе Көнчыгышта хезмәт иткән икән. Хатыны кырык беренче елның июнендә бала белән Киевка әтиләренә кунакка киткән булган. Шуннан сугыш. Родионов Киев хәрабәләрен күргән. Киевны азат иткән. Әмма семьясын тапмаган. Ләкин гомере буе Көнчыгышта хезмәт иткәнлектән, ул Бөек Ватан сугышын түгел, һәрвакыт Япония чигендәге хәлләрне генә сөйли. Ул Хасан күле вакыйгаларында катнашкан. Монголиядә булган. Камчаткада яшәгән. Сахалинда японнардан йөз метр арада заставада торган. Класста дәрес алып барганда, арткы парталардагы студентларга ул:
– Әй, на Камчатке! – дип кычкыра.
– Камчатка шумит! – дип тавышны туктата.
Складта тимер мич янында тәмәке тартканда ул безне күрми дә, белми дә. Сабир абзый белән генә сөйләшә. Сабир абзый фрицлар турында, тегесе гел самурайлар турында сөйлиләр. Родионов, сүз туктаган арада, кисәү таягы белән мичне актара-актара җырлый. Гел бер җырны:
Көен белмәсә дә, бу җырга Сабир абзый да шыңшып кушыла. Дөнья күргән, сугыш күргән бу ике ир безнең өчен ул минутта Җир шарының иң бөек, иң даһи кешеләренә әйләнәләр, Родионовның җырлаган вакытта күзләре дымлана.
Родионов шинелен чишә. Аның гимнастёркасының күкрәгендә сары, кызыл тасмалар. Бу – фәлән тапкыр яраланган, фәлән тапкыр контузия алган дигән сүз.
Складтан без теләмичә генә таралышабыз…
До-ре-ми…
Укытучы хатын күгәргән бармаклары белән пианино клавишаларына баса да шулай җырлый. Класста борын туңарлык салкын. Тышта бүген дә рәхимсез буран. Аякларда чабата. Өзелеп-өзелеп ашыйсы килә. Һәркем сәгать икене көтә. Сәгать икедә ашханәдә берәр савыт өшегән кәбестә шулпасы бирелә. Аның өстендә тәңкәләр йөзеп йөри. Ашханә мөдире әйтә, һәр бала башына биш грамм көнбагыш мае салына, ди. Күз алдында әнә шулар. Ләкин күгәргән бармаклы апа шыгырдап каткан ботинкалары белән пианиноның педальләренә баскан да балаларны җырлата:
Әле кайчан гына бәрәңге басуларыннан, урмандагы питомник эшләреннән, ындыр табакларыннан аерылып килгән чабаталы малайлар, тула оеклы кызлар, «до» белән «ре»ның тыштагы буранга ни катышы барлыгын аңлый алмыйча, гаҗәпләнеп тавыш бирәләр:
Педагогия училищесына быел бик күп бала алдылар. Дөрес, кайберләре ипи карточкасына кызыгып килде. Сугыш һәркемне тамак мәсьәләсенә аек карарга өйрәтте. Әнә шуңа күрә пианино янында утырган бу күгәргән иренле чандыр латыш хатыныннан берәү дә көлми. Ул – бер латыш коммунистының хатыны, аның иреннән өченче ел инде хат килми. Кырык беренче елда бу хатын эвакуация белән монда кайткан һәм юка пальто, юка кара ботинка белән кыш уздыра…
Ә программа бернәрсә белән дә исәпләшми…
Бүген җыр дәресе ике сәгать.
Тәнәфестә кул сугыш уйнап бераз җылындылар. Кызлар, җылы эзләп, агартылмаган мичкә аркалары белән сырыштылар. Звонок булды. Салкыннан күгәреп туңган укытучы тагын пианино клавишаларына басты.
– Программа буенча без сезнең белән бүген «Ой ты, зимушка-зима» дигән җырны өйрәнергә тиешбез, – диде ул.
Ә тышта рәхимсез буран улый. Ашханә ачылырга нәкъ бер сәгать бар әле. Салкын класста төрле партада төрлечә сыек тавышлар – «до»лар, «ре»лар, «ми»ләр күтәрелеп, бер гомуми хор тәшкил иттеләр:
Бу җыр күңелләрне тагы да өшетте. Юк, моны элекке заманда толып яки чикмән киеп чана башына утырган, почта станциясендә кайнар борщ ашап чыккан кызыл битле кучер җырлагандыр… Яки тук карынлы, каны уйнап торган яшь гусар кибитка эчендә барганда дәртләнеп җырлагандыр… Ах бу рәхимсез программаны! Бер генә дә бу салкын класста моны җырлыйсы килми бит… Моны җырлагач, тыштагы буран тагын да котырыбрак китә кебек. Ләкин җырларга кирәк шул.
Ашханәдәге тётя Поля инде озын саплы чүмече белән кәбестә шулпасын бушатадыр. Ашханә түшәменнән инде тамчы тамадыр. Өстендә балык күзедәй өч-дүрт май тәңкәсе йөзгән шулпа никадәр тәмле…
– Башлангыч классларның программасында менә бу җыр бар, – ди укытучы хатын, ботинкаларын педальдән алып. – Ягез әле, тагын бер тапкыр кабатлыйк…
Бәлки, туңган аякларын, күшеккән кулларын, ачлыкны онытып, ул да бу җырны болай гына, программада булганга гына җырлап утырадыр. Бәлки, күңеле белән ул үзенең туган җире Латвиянең сагыз исе килеп торган нарат урманы эчендә йөридер. Хыялы белән, бәлки, ул юка ботинка эчендә каткан аякларын Балтыйк диңгезе буендагы сары, җылы, эре комда бастырып торадыр. Ярмалы карны шәфкатьсез рәвештә биткә бәрә торган тыштагы буран, бәлки, аңа июль аендагы диңгезнең ак дулкыннар валын салмак кына Рига пляжына тәгәрәтүен хәтерләтәдер. Бәлки, чыннан да шулайдыр… Ә программа менә дәрес ахырында кабатларга, материалны ныгытырга куша.
Таңнар кайда да матурдыр…
Җәйге каникулга кайткач, Гыйззәтуллинның бер көне авыл белән танышып үтте.
Аларның авылында зур су юк. Әүвәл-әүвәлтеннән суны көрәкләр белән кәз кисеп буып куялар да, бала-чага, каз-үрдәк шунда ята. Эссе көнне ул су бик җылы була, кояшны аз гына болыт капласа суына. Бала-чага бик күп җыелса, суы болганчыклана, судан чыкканда, борын асларына, ияккә, күкрәк чокырларына ләм утырган була. Җәй бик коры килгәндә, ул су да кибә, эссе көннәрдә каз-үрдәк авызын ачып әлсерәп, тавышлары бетеп тилмереп йөри. Ап-ак казлар каралып, керләнеп бетәләр, хуҗаларына мөлдерәтеп карап, каңгырашып капка күләгәсендә торалар. Авылда су кибү – зур эш. Моны бөтен тереклек иясе авыр кичерә. Дөрес, эчәргә су бар. Авылның өч-дүрт җиреннән менә дигән чишмә чыга. Һәр чишмәнең үз исеме бар. Чишмә суы кимеми. Әмма инеш суы кипкәч, казлар каралгач – Гыйззәтуллинның сынаганы бар – халыкның табигате бозыла, кеше үзеннән-үзе холыксызлана. Холыксызланган кеше моның сәбәбен белми, аңламый, әмма Гыйззәтуллин моны бик яхшы аңлый: сусызлык хикмәте бу. Училищеда укый башлагач, Гыйззәтуллин үзенең бу күзәтүләрен тагын да тирәнәйтте. Бигрәк тә психология фәнен өйрәнгәннән соң. Аның инде үзе нык ышанган билгеле бер карашлар системасы бар. Бөтенләй сусыз авыллар була: анда кое белән генә көн күрәләр. Ярым-йорты сулы авыллар була, авыл уртасыннан инеш ага, чишмәләр ага, кечерәк кенә буалар була. Зур сулы авыллар бар: авыл читендә, көзгедәй ялтырап, болын суы җәелеп ята, җилле көннәрдә ул су ярларына чап-чоп бәрелеп утыра, су өсләрендә төнбоек, яр кырыйларында серле, куркыныч камышлыклар… Бакча башларында әллә ниткән басмалар, таллыклар, тугайлар… Халыкның мораль сыйфатлары, Гыйззәтуллин фикеренчә, әнә шуңа бәйле. Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була. Вакчыл булмый, киң күңелле, шәхси байлык туплау өчен артык көчәнми, әмма хөр тормышны ярата. Эшне җиңелдән эшлиләр. Сусыз авыл халкы, киресенчә, вак холыклы, гайбәтчән, көнче була. Ирләрендә ирлек сыйфаты җитми, хатын-кызны каһәрләүчән булалар, саранлык, баерга омтылучанлык белән аерылып торалар. Аларны да гаепләп булмый. Менә син миең кибәрлек эсседә йон оекбаш киеп арпа сугуда эшләп кара. Оекбашыңа ничә миллион арпа кылчыгы җыелыр икән? Шуның белән көне буе йөр. Колак тишегеңә, борыныңа – тузан, күлмәк эченә кылчык, кибәк тулсын. Шул көе көне буе эшләп кара да иртәгесен тагын шул киемеңне ки. Зур сулы авылның нәрсә аның? Эштән кайталар да чишенеп ташлап суга чумалар, колач салып, кушаяклап тибеп бер йөзәләр. Анадан яңадан туган кебек буласың. Ул арада шул ук суда кер чайкап алалар, ул арада эссе кояш астында кер кибеп тә өлгерә. Зур сулы авылда тузан да булмый…