Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 (страница 15)
– Зарифуллин, ни өчен уенда түгел?
Зарифуллин яланбаш тора иде, ниндидер аңсыз хәрәкәт ясап, башыннан бүрек эзләде. Ләкин бүрек парта астында икән.
– Абый, мин…
– Юк, син сорауга җавап бир: ни өчен син уенда түгел?
Зарифуллин шулай итеп бер сүз әйтә алмады. Ул бер читкә барып басты. Эшнең бик җитдилеген аңлаган Әлтафи, карталарын җыеп, тиз генә уенга таю юлын карады.
– Хәлимов, син кая барасың?
– Уенга барам, абый!
– Юк, тукта, урыныңда кал.
– Абый, мин уенга кермәкче идем.
– Юк, сың инде. Хәзер кермисең.
– Абый, керим инде, ә?
– Әйтеп торам: хәзер сың инде.
Әлтафи баскан урынында катып калды. Ни өчен соң? Нәрсәгә соң? Ну, бу укытучыларның сөйләшүе! Каның катарлык итеп сөйләшәләр бит! Һәм, гомумән, нигә «соң» дип әйтми, ә «сың» дип сөйли? Үзәккә үтәрлек булсын дипме?
Кара такта буена барыбыз да тезелеп бастык. Әле ике минут элек кенә барыбыз да геройлар идек. Ә хәзер уенга керергә ялынабыз – кертмиләр. Безнең маңгайлар каршында озын бармак уйный:
– Сез сугыш вакытында теләсә нинди тәртипсезлекләр эшләп өйрәнгәнсез. Бөгөн аңа нокта куябыз. Мин сезнең, болай булсагыз, каныгызга тоз салырмын! Сез – булачак педагоглар! Сезгә балалар белән уен оештырырга кирәк булачак. Ә сез тәрәзә янына җыелып карта сугасыз! Сезнең каныгызга тоз салырмын мин! Ә хәзер Хәлимов карталарын күтәреп минем янга керә…
…Ул көнне төн бик маҗаралы булды. Гыйззәтуллин төненә ике тапкыр кычкырып уянды. Әллә нәрсәләр әйтеп саташты. Зарифуллин саташып көлде. Мин, йокыга китә алмыйча, юка, иске одеялга төренеп, күзләремне йомып яттым. Тәрәзә артында буран сызгыра, өй нигезенә терәлеп үскән тигәнәкме, нәрсә, буран белән селкенеп стенаны кытырдата. Караңгы һәм куркыныч! Йокламаган көе саташам. Имеш, ишек янындагы йомры мич бөтенләй мич түгел икән, аның төсе дә ак түгел, өстендә сары сатин күлмәк икән. Әнә ул мичтән озын бармак үсеп чыга, ул бармак күз арасына таба сузыла, һәм мичтән тавыш чыга:
– Тоз салырмын! Тоз салырмын! – ди.
…Шулай газаплы төн узды. Иртәгесен һәркем күргән төшен сөйләде. Гыйззәтуллин төшендә Гитлерны күргән икән. Бик зур тегермән буасы, ди. Шунда тегермән арыгына атланып Гитлер утыра икән. Кулында сигездән үргән камчы, ди. Гыйззәтуллин буа астындагы ниндидер бер чокырдан үрмәли-үрмәли чүмеч белән су ташый икән. Чүмечен шул арыкка бушатуга, Гитлер теге камчы белән чыжылдатып аның аркасына суга һәм:
– Нох айн маль! Нох айн маль! – дип, тагын теге чокырга төртеп төшерә икән…
Зарифуллин кичтән юк кына бер әйбер аркасында Әлтафи белән бәргәләшеп алган иде. Төшенә дә Әлтафи кергән. Имеш, Әлтафиның беләген кемдер пәке белән ярган, ди. Шул ярага немец теле укытучысы бик пөхтәләп, әкренләп кенә вак тоз сибә, ди. Әлтафи күзләрен йомып, тешләрен кысып газаплана, ди…
…Немец теленең алдагы дәресендә өч малай «бишле» алды. Болар Зарифуллин, Пермяков һәм Гыйззәтуллин иде.
Сары күлмәкле дә безгә ошый башлады. Хәер, кышка таба ул, сары күлмәген салып, свитер киеп йөри иде инде…
Онегин су алырга чират тора
Ялтыравыклы ак чынаяк таш белән тышланган мич. Өске ягында бизәкле ташлар. Җиз капкачлы куышлар. Мичтә, шарт-шорт килеп, ак чыршы яна. Тәрәзәләр зәп-зәңгәр булып каткан, төнге буран, үзенә бер корбан сорагандай, түбәне чытырдата. Элекке заманда бу йорт зур алпавытның дачасы булган. Шәһәрләшкән алпавыт җәйләрен шушы мәһабәт агач йортта, сирень бакчасы эчендә яшәгән. Нибары егерме биш ел элек әле шулай булган. Әлбәттә, алар үзләренең нәзек бармаклы, ак чырайлы курсистка кызлары белән бу йортта гәпләшеп чәй эчкәннәрдер, асраулар подносларга салып аларга ширбәт ташыганнардыр…
Ә бүген бу йортта мич каршында без утырабыз. Мәскәү татары мич яктысында тез башына минем сочинениене куйган да тикшереп утыра. Хата турында сүз озын булмый: «Ничек кирәк иде?» – дип кенә сорый да дөресен әйткәч төзәтеп куя. Ә менә дөрес язылган урыннардан баруы бик авыр. «Ни өчен болай яздың? Нинди кагыйдәгә нигезләп? Ә ни өчен алай түгел?» Шулай сорый да күзлек өстеннән карап куя. «Так, так, так…»
Шуннан ул торып өстәленә бара. Анда аның төреп куйган тәмәкесе була. Шуны алып килә дә мундштугына киертә, мичтән кыскыч белән күмер ала, тәмәкесенә ут кабыза. Тирән итеп бер суыра да, күзлек өстеннән карап:
– Давай закурим, – ди.
Мин каушап китәм, борын йомшый. Бер сүз дә дәшмим. Ә ул тәмләп бер суыра да болай ди:
– Мин сиңа болай, шаярып кына әйтәм, кызык өчен генә. Син тартма әле аны. Менә актык курскача миндә русча укысаң – югалмассың. Сине тормышта зур эшләр көтә. Бервакыт син зур, хөрмәтле кеше булырсың да минем янга, миңа рәхмәт әйтергә килерсең. Шул вакытта син миңа «Давай закурим» диярсең. Миңа бик яхшы сортлы папирос тәкъдим итәрсең. Ул вакытта сугыш беткән булыр, мин дә Мәскәүдә булырмын…
– Ә беләсеңме, «мундштук» каян алынган? «Мунд» – немец сүзе, авыз дигән сүз. «Штук» – әйбер дигән сүз. Авызга каба торган әйбер. Галстук та шулай бит. Немецча муен яулыгы дигән сүз.
– Ә син татарның классик әдәбиятын беләсеңме? Русча әлегә берни дә укымаганыңны беләм. Ләкин син бик күп нәрсә белерсең. Карл Бишенче: «Испан теле – Алла белән, француз теле – дуслар белән, немец теле – дошман белән, итальян теле хатын-кыз белән сөйләшү өчен уңайлы», – дип әйтә торган булган. Ләкин мәшһүр Ломоносов болай дип өстәгән: «Әгәр дә император җәнаплары рус теле белән дә таныш булса, ул телдә боларның һәркайсы белән дә сөйләшү мөмкинлеген күргән булыр иде. Ә татар телендә роман язучылардан кемнәрне беләсең? Шәриф Камалны гынамы? Башка кешене ишеткәнең юкмы? Башка зур язучылар булмаганмы? «Казакъ кызы» дигән әсәрне ишеткәнең бармы?
Ул мичкә утын өсти. Минем тез башларым җылына, чабатадан парлы юкә исе күтәрелә. Укытучы пиджагын сала, жилеткадан гына кала, ләкин галстугын салмый. Ул шкафыннан кара күн тышлы, алтын хәрефләр белән язылган китап күтәреп килә.
– Менә бу 1898 елгы басма, – ди ул, бик саклык белән генә китапны ачып. – Икенче курста без моны узарбыз. Бу, брат, бөтен китапларга китап. «Евгений Онегин»… Моны яратмаган кеше рус телен белә алмый. Бу әсәр – бөтен рус теленең амбары. Татьяна нинди гүзәл кыз, ә?
Ул, күзлеген сала-кия, күңелдән укып китте.
– Ничек диләр, Евгений Онегин – артык кеше, дип укыталармы? Юк, алай гына түгел шул. Монда бөтен бер заманның фәлсәфәсе, теле, сулышы. Әгәр син шушы әсәрне ярата алсаң – рус әдәбиятын үзләштерә алырсың… – Һәм ул Онегин турында укып китте.
Тышта буран һаман улый. Сугыш кырында да шундый зәһәр буран булса, анда бу төнне күпме кеше катып үләр…
…Карт укытучы җылы өеннән мине соң гына озатты. Мин киез итек, чабата исе килеп торган тулай торакка кайтып йокларга яттым. Зарифуллин тешен шыгырдата, Гыйззәтуллин авызын чап-чоп китереп саташып нәрсәдер ашый иде.
Минем төшемә төнлә Евгений Онегин керде. Ул кап-кара ялтыравыклы цилиндрдан, ак перчаткалардан һәм бер саплы күзлектән иде. Имеш, иртәнге якта ашханәдә кайнар су алырга аның белән бергә чират торабыз, икебезнең дә кулда немец солдатының котелоклары, Онегинның да аягында чабата.
…Ул кышны, сочинение язган саен, һәрберебез укытучының мич каршында әдәбияттан өстәмә дәрес алып кайттык.
Гренландиядә тәмәке үсә
Бүген безнең класста яңалык: дүрт дәрестән соң, укуны бөтенләй ташлап, Гыйззәтуллин качты.
Барысы да юктан гына булды. Рус теле укытучысы аннан:
– Что было задано на дом? – дип сорады.
Бу бик гади сорау иде, ләкин Гыйззәтуллин коелып төште. Борынын тарта-тарта, ул бер җөмлә эчендә чыккысыз булып буталды.
– Назание да ном… Надано за дом… Занадо за ном… – дип озак газапланды, тирләде…
Укытучы аны такта янына чыгарды да тикшерү өчен бер җөмлә яздырды. Гыйззәтуллин тактага «Карим опоздал на урок» дип язып куйды. Эш бик җиңел: иянең астына – бер сызык, хәбәрнекенә ике сызык сызасы да шуны русча сөйләп кенә бирәсе иде. Гыйззәтуллин, әлбәттә, боларны эшли ала иде, ул ияне дә, хәбәрне дә тапты. Ләкин укыганда «урок» сүзендәге басымны беренче иҗеккә күчереп харап булды.
Укытучы моңа бик зур игътибар бирде. Сүзне башта иҗекләп, аннан бөтене белән әйттерде. Әйбәт чыга. Ләкин шуны җөмләсе белән укыганда, басым яңадан беренче иҗеккә күчеп утыра. Менә бәла!
Мәскәү татарының куллары калтырый, тавышы өзгәләнә. Инде без булып безнең дә Гыйззәтуллинны кыйныйсыбыз килә. Укытучы урынында булсак, билләһи, инде изеп ташлаган булыр идек. Ләкин ул алай итми.
– Шушы сүзне дөрес укымыйча торып, алга таба бара алмыйбыз, – ди ул.
Гыйззәтуллин инде күзләрен өметсезлек белән бушлыкка терәгән, булмастаена тәмам ышанган. Аның күзләре җансыз, пыяла…
– Син өметеңне җуйма, Гыйззәтуллин, – ди аңа укытучы, син барыбер русчаны бик әйбәт беләчәксең. Мин моңа ирешәчәкмен. Минем изге бурычым ул, аңладыңмы?
Кыңгырау чылтырап, Гыйззәтуллинны бу тораташ хәленнән коткарды. Ләкин шул көнне үк аның училищедан качуына ачуыбыз килде. Ни өчен ачуыбыз килде? Моны без ул вакытта аңламадык. Күп еллар үткәч кенә бер нәрсә аңлашылды: шул көннән соң без Мәскәү татарын инде ярата башлаганбыз икән… Бәлки, Гыйззәтуллинның училищедан качуына рус теле дәресе төп сәбәп тә булмагандыр?
Кем белә? Бу көн аның өчен, гомумән, уңышсыз булды. Иртән, дәрес башланганчы, ул Әлтафи белән бәргәләшеп алды. Әлтафи егерме сигезенче елгы, аның, әлбәттә, сугыш башланганчы ук мускуллар ныгып калган. Гыйззәтуллин, аңа көч җитмәсен сизгәч, бер читкә таю ягын карады һәм укытучы кергәнче гел бер сүзне кабатлады: