Мухаммет Магдеев – Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 (страница 10)
Икенче дәрестә без инде ия белән хәбәр табу, җөмлә турында кагыйдә әйтү кебек эчпошыргыч эшләр булыр дип тора идек. Бөтенләй башкача булып чыкты.
– Сез – колхозчы крестьян малайлары, – дип сүзен башлады Мәскәү татары, – һәм киләчәктә дә күбегез авыл балаларын укытыр. Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле. Исегездә тотыгыз, мин яздырачак сүзләрнең бик күбесен руслар үзләре дә белми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәгәннәре. Йә, татарда кызыл ат буламы?
Безнең өчен бу сорау сорау да түгел.
– Кызыл туры, – дип кычкырабыз.
– Ә сары ат?
– Була!
– Кара ат?
– Кара туры!
– Менә хәзер шуларны русча әйтегез.
Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи миңа борылып пышылдап кына болай диде:
– Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел.
Ләкин мин аңа җавап бирергә өлгермәдем. Укытучы безне яңа сораулар белән күмде:
– Ә атның бәкәле русча ничек булыр? Ә бәкәл өстендәге ялы ничек? Ә? Менә монысын руслардан да бик сирәк кеше белә.
Әркәшә әнә шул дәрестә танылды. Ул бер-ике сорауга дөрес җавап бирә алды. Мәскәү татары, аны мактап: «Май чүлмәгенең тышыннан билгеле», – диде. Без, борыннарыбызны тарта-тарта, тактадан күчереп яздык һәм гаҗәпкә калдык: баксаң, ике атның төсе бер үк төрле булып та, ялы, койрыгы икенче төрле булса, рус телендә икесенә дә аерым исем бар икән. Дәрестә татарча да шактый мәгълүмат алдык. Ат төсе без уйлаганча ике-өч төрле генә булмый икән. Аның коласы да, җирәне дә, алмачуары да була икән! Каян белеп бетергән боларны Мәскәү кешесе? Әйтерсең ат врачы булып эшләгән. Әллә югыйсә чыннан да ат врачымы икән? Бу сугыш вакытында кемнәр генә кем булып йөрми. Әнә лесхоздагы почта начальнигы, алтмыш биш яшьлек Иван Георгиевич, безгә рәсем дәресеннән керә. Училищеның хуҗалык мөдире Исмәгыйль агай да безгә зоология укыта бит әле!
Мәскәү татары чыннан да ат врачы дигән фикергә килдек. Бу фикерне бигрәк тә Әлтафи куәтләде. Рус теле укытучысы ат врачы икән… Әһә, әйтәм җирле, беренче дәрестә үк ул «татарлар брач дип сөйләшә… Шуның белән йөрәгемне әрнетәләр» дип сөйләнгән иде. Үзенә кагылганга икән… Аңлашылды. Ләкин ат врачлары бик алама була иде. Менә безнең авылның Пермяковны алып кара инде. Җилкәсендә көн-төн калын күн сумка. Үзеннән – әллә нинди дегетле дару, авызыннан сарымсак исе килеп тора. Күн фуражка гына киеп йөри. Ә бу? Алла белсен…
Рус теле дәресендә дәрәҗәсе күтәрелеп киткән Әркәшә бер көн эчендә ике фәннән харап булды.
Берсе – әлеге дә баягы рәсем дәресендә.
Иван Георгиевич бу җирләрдә беренче земский больницалар, почта бүлекләре ачылганда ук дөньяга килгән кеше икән. Ул беренче дәрестә үк безгә мондагы алпавыт утарының тарихын, беренче больница, беренче почта бүлегенең ничек ачылуын сөйләде. Үзе революциягә кадәр гимназия белеме алган, аннан, ниндидер институтта укып, элемтәче булып киткән. Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә безнең колаклар торды. Әлтафи, моңа һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча:
– Череп таркалган сыйныф, – диде.
Әркәшә дә, моңа кушылып:
– Алайса, безде алпавыт калдыгы укыта икәд, – дип куйды. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде.
Ләкин алпавыт калдыгы безне ормады-сукмады, ә кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белү өчен, өстәл өстенә тумбочка утыртып куйды да шуны кәгазьгә төшерергә кушты. Йа Хода! Кемнәрдән нәрсәләр генә чыкмады! Ну, тапты эш бу картлач үзе дә! Ирекле рәсем дисен иде ул хет! Менә ичмасам авыл мәктәбендә укытучылар безгә шулай дип кенә әйтәләр иде. Кем әтәч, кем куян, кем яфрак ясый иде.
Тумбочканы әмәл-чөмәл китергәч, Иван Георгиевич, нәкъ безнең теләкне белгәндәй, ирекле рәсем ясарга кушты. Әркәшә әнә нәкъ шул ирекле рәсем белән харап булды.
…Дәрес бара. Һәркем кыштыр-кыштыр килеп нәрсәдер эшли, артка борыла, кемнәндер нәрсәдер сорап ала, мышкылдый. Берәүләр ясаган рәсемнәрен резинка белән выжылдатып боза, икенчеләре сугышка кадәр үк алынган буяу карандашының калдыгын тел очына тидерә-тидерә буйый. Иван Георгиевич парталар арасында йөреп тора. Аның аскыл сирәк чәчләре бер як кырыйдан юл ачып майлап таралган, аксыл мыегы нәкъ борын астында гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. Шуңа күрә сөйләшкәндә ул кишер ашап утырган куянга охшап китә. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә, һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. Үзе бераз гына бөкре һәм аякларын өстерәбрәк йөри. Грек, Рим сәнгате турында искиткеч яратып сөйли. Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга «сез» дип кенә сөйләшә. Әлтафи, саташып, әллә ничә тапкыр үзе турында «без» дип җавап бирде. Без аңа ияләнгәнмени соң! Иван Георгиевич һәркемгә ниндидер бер киңәш бирә, җылы сүз әйтә.
– Менә сезнең яфрагыгыз сабагына караганда бик кечкенә чыккан, – дип, телен шартлатып куя…
– Ә менә сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? Ә? Сезнең авылда әллә әтәчләр шпорсызмы?
– Яхшы, бик яхшы. Сездән киләчәктә менә дигән рәсемче чыгарга мөмкин. Тик шунысы бар: куянның бервакытта да колагы яшел булганы юк.
Кинәт Иван Георгиевич «ээ» иткән тавыш чыгарды. Карасак – аның кулында Әркәшә дәфтәре. Рәсем укытучысының куллары дерелди, икегә бүленгән мыегының очлары берсе аска төшә, икенчесе өскә күтәрелә сыман тоелды…
– Сез… Сез… – Ул, кулъяулыгын чыгарып, ютәлләргә кереште. – Сез нәрсә эшлисез, ә? Йә, басып сөйләгез әле! Бу нинди натурализм? Сезгә ничек… – Ул ютәленә буылды. – Сезгә ничек оят түгел? Сез нинди бәләкәй хулиган? Совет мәктәбе эчендә сез нәрсә эшлисез?
Карт кыштыр-кыштыр атлап өстәле янына китте. Калтыранган куллары белән журналда Әркәшәгә икеле куйды. Аннан рәсем дәфтәренең битен ертып алды да, йомарлап, мич артындагы утыннар арасына ыргытты. «Натуралист» Әркәшә, кып-кызыл булып, түбән карап утырды. Ахырдан гына билгеле булды: ул, айгыр рәсеме ясаганда, бераз чаманы югалтып җибәргән икән.
Иван Георгиевич исә дәрес беткәнче ютәлләде.
Бәхетең бер йомарланмасын… Аннары бетте диген. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек – зоология дәресендә тагын Әркәшәне бастырып куйдылар.
Укытучы керер алдыннан гына Әркәшә сөйләнеп утырган иде:
– Мин үзем бернәрсә дә белмим, ничек кенә сөйләрмен инде.
Шулай диеп әйтеп кенә бетерде…
– Узган дәрестә, – диде юан корсаклы хуҗалык мөдире, урыныннан торып, – без ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәндек. – Ул авызын зур итеп ачып бер иснәде. Ахырында бераз гына үкереп авызын япты. – Пермяков, – диде ул, журналга карамыйча гына, – узган дәрес материалын бик һәйбәтләп безгә сөйләп бир. Ә сез тыңлап утырыгыз.
Зоология укытучысы куенына кереп озак кына актарынды да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды. Әлтафи артка борылып елмаеп куйды. Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, шуңа күрә дәрес вакытында сәгатен караган булып бер кашынып ала икән.
Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык китабын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен һич кенә дә чыга алмады.
– Ата кара тараканның кан әйләнеше… Кан әйләнеше… гаять… гаять…
– Йә, йә, – ди укытучы, сәгатен озак итеп куенына сала-сала, – йә, шуннан…
Әркәшәнең каушаудан борыны тыгылды.
– Ата кара таракаттык… Кара ата таракаттык… гаять… гаять…
Ах, бу «гаять»не! Ну язалар инде китап авторлары да, ач калгырлары!
– Кара тараканның кан әйләнеше гаять… гаять…
«Гаять» Әркәшә өчен капкын булып чыкты. Күпме генә тыпырчынмасын, ул аннан ычкына алмады. Биология укытучысы авызын зур итеп ачып күңелсез генә тагын бер иснәде дә Әркәшәгә «икеле» куйды.
– Син, пнимаешь, оятсыз рәвештә хөкүмәтне таларга килгәнсең. Хөкүмәт сиңа көненә биш йөз грамм ипи бирә, ә син, пнимаешь, «икеле» аласың. Менә мин синең ипи карточкаңны тоттырып калдыртыйм әле, булгахтырга әйтеп… Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе кая бармакчы буласың син, ә? Оятсыз син, пнимаешь, актык сүз шул сиңа… – дип сүгеп тә алды.
Әркәшә, киселгән арыш башагыдай, партага ауды. Капланып ятты. Ипи карточкасы… Ник аңа тия бу завхоз, ә? Әркәшәләрнең өйдә сигез бала. Әтисе берүзе эшли. Колагы чукрак булу аркасында сугышка алмадылар. Башкаларга тигән льготалар аларга тими. Колхоздан аванска алган икмәк өстән чыгып бара. Семьяда иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы битенә үзе язып бара. Менә дәфтәрнең ул бите әле дә ачык. «Колхоздан ашарга алынган. 1943 елда» дип язып та куелган. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыштыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыртып куя. Үзе өчен язганда хәрефләрне ул тары бөртеге кадәр зурлыкта гына яза. Дәфтәр битеннән туп-туры бер багана төшеп киткән.
12 кг арш
8 кг арш
12 кг арш
14 кг арш
Бу багана бик биек. Ләкин ни өчен «арыш» дигәндә бер хәрефне төшереп калдыра ул? Әркәшәне белмәссең, ул – йомык күңелле малай…
Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен классның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кансыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!
Эһ иткән тавыш юк. Кабер тынлыгы. Завхоз сәгатен алырга куенына кереп бара. Чыннан да, сәгатьне бик озаклап ала. Әлтафи сүзе дөрес булыр. Ләкин бу хәл ата кара тараканнан коткармаячак. Кара таракан – котылгысыз. Тагын кем генә харап бу…