Галимҗан Ибраһимов – Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи (страница 21)
Бөтен дала тирән йокыда, тик Якты-Күл буендагы найманнарның уртадагы зур ике тирмәсендә генә ут яна. Байтүрәнең вафаты, иртәгә булачак җиназа һәм үлем хәсрәте бу йортның тынычлыгын алган, болар авыр кайгы эчендә, иртәнге дәфен-күмү мәшәкатьләре белән, караңгы төнне уяу үткәрәләр. Якуб, Рөкыя, Яңгырбай, Азым әкәләр туктаусыз сөйләшәләр, нидер эшлиләр, нәрсәгәдер әзерләнәләр.
Якты-Күл җәйләве таң иртәдән шәрекънең[51] базары, гаребнең[52] карнавалы, гарәбнең мәхшәр дигәне кебек кайный башлады.
Көн яңгырлы, күктә кара-соры болытлар туктаусыз йөриләр, Якты-Күл ачулы тулкыннар белән өзлексез шаулый, юеш томанны бер яктан икенче якка куып, киң дала буенча каты җил сызгырып уйный иде.
Шуңа карамастан, төш алдыннан Байтүрә авылының бөтен тирә-ягы җиназага җыелган халык белән тулган иде инде. Нечкә билле, ука күкрәкле бишмәтләр кигән, ак урамалар ябынган ак чәчле, җыерчык битле, кайгылы күзле кимперләр, елап күзе кызарган киленчәкләр һәм шау-шулы җирне ярата торган сылу кызлар, ак тирмәләрнең берсеннән чыгып, берсенә кереп, нигәдер йөреп торалар. Симез җилкәле, калын гәүдәле, һәрвакыт ат өстендә йөрүдән бераз кәкрерәк аяклы, киң маңгайлы, тар иякле, карасу йөзле, сирәк сакаллы, ике якка бәреп чыккан яңаклы казакълар, яңгырдан, җилдән колакчынны басып киеп, көпе өстеннән билгә кәмәр бәйләп, унары-егермешәре, өем-өем булып, килгән-киткәнгә, кергән-чыкканга ара-тирә күз салып, төрле җирдә нәрсә хакындадыр акрын, сабыр тавыш белән сөйләшәләр. Болар арасында чалма, җилән кигән татар муллалары, каракүл бүрекле, казаки, читек-кәвешле төрле татар сәүдәгәрләре, студент, семинарист киемендәге казакъ җегетләре, кысыкча кара күзләре, карасу киң йөзләре белән кай халыкның баласы икәнен күрсәтеп торган берничә офицер, бөтенләй европача киенгән, өлкән ак сакаллы карт казакъ адвокаты, күкрәккә медаль таккан калын биләр, бәдәл эзләп йөргән, тар, нечкә чалмалы, сырган кызыл җөббәле гарәп хәерче хаҗилары, нәселе, киеме мәгълүм булмаган тагы әллә кемнәр – һәммәсе, һәммәсе шул мәхшәр кебек җәмәгать эчендә бер яктан икенче якка тулганалар.
Бераз читтәрәк, бөтен басуны каплап, күбесенә пар ат җигелгән тарантас, арбалар, иярле атлар, алар тирәсендә чобалган ярлы казакъ ирләре күренә. Кутандагы киртәләрдә иллегә якын мал бәйләнеп тора. Арада берничә колынлы бия, ике симез айгыр, дүрт төя, биш корчаңгы тай, бер арты пычрак сыер, байтак куйлар күренәләр. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара…
Бу хайваннар, үзара тыныша алмыйча тешләшәләр, бияләр чыелдап тибенәләр.
Өйләрнең берсендә елау күтәрелә, ат кешнәве, төя акыруы, арба тавышы, адәм сөйләше белән гөж килгән мәйдан бик күп хатыннарның, берсен берсе бүлә-бүлә, ачы, моңлы зар белән:
– Ай, түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип елап әйткән көчле, кызганычлы авазы белән дерелдәп китә, йөрәкләргә ниндидер авыр бер шом катнаш хәсрәт агуы төшә, кан тамырлары бу елаудан әрнеп өзеләләр.
Хатыннар тиз тукталмыйлар, мәрхүм Байтүрәнең яхшылыкларын сөйләп, аны сагынып, күз яшьле тавыш белән әйтәләр-әйтәләр дә, тагы йөрәк өзгеч бер ачы зар белән:
– Ай, җан түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип, бөтен җәйләүдә, һәммә йөрәкләрдә шомлы бер кайгы уятып, күзгә яшь китерәләр.
Бу ачы, зарлы елауларның бераз тынып торган заманында, биленә думбра таккан бер адәм ат белән килеп төште дә мәет яткан тирмәгә таба китте. Казакъча киемле, ябык йөзле, дивана йөрешле, хыялый күзле бу кеше тирә-якның мәшһүр акыннарыннан Тылсымҗан иде.
Мәйданда төрле яктан: «Акын килде, акын килде!» – дигән тавыш ишетелде.
Кичәдән бирле туктаусыз ат өстендә чабып, җәяү йөгереп, байбичә Рөкыя һәм мәрхүмнең энесе Якуп белән бергә дәфен-җиназа артыннан йөргән Азымбай карт, бу шагыйрьне күрүгә кулыннан алды:
– Күзеңдә яшь, йөзеңдә кайгы күренә. Сүзең беттеме? Ник бернәрсә әйтмисең дә? – диде.
Акын хыялый күзләре белән Азым әкәгә карады да шунда ук, казакъ арасында мәгълүм, авыр, акрын бер көйгә салып, җавап кайтарды:
– Акылым китсә дә, сүзем бетсә дә, гаҗәп имәс. Сары-Арканың өлкән ил агасын югалттык түгелме?! – диде.
Акынның тирәсенә, бер-берсен таптап, халык өелде. Ул үзенә әйткән һәрбер сүзгә аз гына да туктамыйча, көйләп җаваплар бирүдә дәвам итте.
Шагыйрь тирәсендә тупланган халык эчендә Карлыгач-Сылуның кияве Калтай да бар иде. Акылы, фикере ким булса да, башкалардан калышырга теләми торган бу җегет ямьсез борын тавышы белән Тылсымҗанга бәйләнде:
– Күзеңнән су ага, йөзең кара көйгән, юеш кабердән чыгып килдеңме юкса? – диде.
Акын, һич уйламастан, көйгә салып, шул мәгънәне әйтте:
– Кайгы белмәс, дөнья җимерелгәндә дә хәсрәт чикмәс үлек йөрәкләр барлыгын ишетәбез. Мәгәр бүген казакъ баласының күзендәге яшькә, йөзендәге ваем һәм хафасына һичберәүнең исе китмәсен! Адәм түгел, җир-күкнең үзе бүген авыр уйга калды: якты кояшны каплаган куе кара болытлар, өстебезгә явып торган яңгырлар – Байтүрә морзаның вафаты сәбәбеннән күк йөзенең кара кайгы пәрдәсе һәм хәсрәтле күңеленең күз яше имәсме? – диде.
Калтай тынды, башкалары, акынны мактап:
– Ай, ярыктык, ясаган ияң үзеңә чәчәнлекне кызганмый биргән гуй! – диештеләр.
Акын туктамады, һаман төрле көйгә салып җырлый бирде:
– Бүгенге хәсрәтне әйтү өчен, чәчәнлек кирәк имәс. Күңелең ак булса, йөрәгеңдә илгә мәхәббәт кипмәсә, син, телсез булсаң да, бүген кайгы җырын көйләрсең!.. Ай, Байтүрәм, син бер идең! Каның Чингиздән килә! Ата-бабаларың ханнар, солтаннар иде! Яшьлегеңдә азамат[53] булдың! Ир чагыңда ил өчен кан койдың. Картлыгың килгәч, көн димәдең, төн димәдең: йортның, аләүмәтнең[54] кайгысы синең кайгың булды! Ясаган Тәңрем сиңа меңләгән җылкы, төя, исәпсез куй бирде, болардан йортның бары туйды! Син киттең, исемең далада мәңге яшәр, мәгәр безне кемгә калдырдың, ау! – дигән мәгънәдә, байның зур нәселен, исәпсез байлыгын, илдә өстенлеген җырлады.
Мәрхүмнең дуслары моны эләктереп алдылар, акынның эзе буенча үзләре арттырып, бөтен җыелган халыкка сүз күбәйттеләр:
Татар муллаларыннан берсе, ниндидер зур нугай, ишанның сүзен очырды, гүя ул әйткән була:
– Әгәр Байтүрә булмаса иде, далада диннең, исламның хәле мөшкел булачак иде, – дип.
Бу җиназага җыелган халык эчендә үзенең күп алыш-биреш эшләрен үтәү исәбе белән килгән, заманында казакъ даласында җон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды:
– Өяз начальнигын, губернаторны гына әйтмим, ярыктык Байтүрә ак патшаның үзенә дә мәгълүм адәм иде гуй. Бу хәзерге Николай Второй[55] дигән патша тәхеткә утырганда, областан карнаваниягә барган ике ил агасының берсе Байтүрә имәсме? – диде.
Байтүрә партиясенең олыларыннан Яңгырбай дигән бай, үткен казакъ, боларга хатимә бирде[56]:
– Байтүрәбез бар иде. Чингизләрдән килгән бер аксөяк ил агасы иде. Аның урынын кем ала белер – Кодай үзе юл күрсәтсен! – диде.
Дуслар шулай аклап күккә күтәрделәр, дошманнар, гәрчә җиназага килсәләр дә:
– Казакъ йортының өстендәге бер яман адәм чәнчелде, инде ил үз хәлен үзе белер, казакъ йорты найман балаларына яңадан кол булмас, – дип, үлгән Байтүрә урынына энесе Якупның утыру ихтималына каршы, үз кешеләре арасында җыелып-җыелып утлы сүз йөртүдә дәвам кылдылар.
Җәмәгать шулай үзара шау килеп торганда, теге акын тирәсендә үләң тыңлаучыларның берсе, бу җәйләүгә таба килгән арбаны күрсәтеп:
– Атлары Сарсымбайныкына охшый… Түрдә утырганы Биремҗан аксакал имәсме? – дип сүз ташлады.
Моны ишетеп, Азымбай чыннан шатланды:
– Үзе исән вакытында кымызыннан, итеннән тәм татымам, мәгәр, тәкъдир килеп, әҗәле җитә калса, җиназасына барырмын, дигән иде, адәмнең асылы гуй, ак күңел картым килә ятыр, – дип, янындагы Сарсымбайга чаптырып килгән тарантасны күрсәтте: – Атлар синекенә охшый!
Сарсымбай аксакал артыннан кичә үк ат җибәрсә дә, аның авылы икенче җәйләүгә күчү сәбәбеннән, элекке урыннарыннан эзләп, урап барганга, кучер соң җитешкән, шуңа күрә Алтын-Күлгә тимичә, җиназага өлгерер өчен, шул ук атлар белән Биремҗан аксакал Якты-Күлгә үз авылыннан туры килгән иде.
Боларны күрүгә, Арысланбай белән Сарсымбай картка каршы бардылар, башкалар да, тулкын кебек, аксакал ягына таба агылдылар. Моның сәбәбе юк түгел иде: Биремҗан карт моннан өч ел элек үлгән Магҗан хаҗиның (Арысланбайның атасы) җиназасыннан бирле һичкемнең каберенә килгәне юк иде. Телдән әйтмәсәләр дә, аксакалның Байтүрәгә дошманлыгын белгәнгә, бу җиназага килерме, юкмы дип шөбһәләнәләр иде. Аның күренүе зур вакыйга булды. Һәркемнән элек Азымбай барып җитте:
– Олуг атамыз, син килмәсәң, күңелемез китек була иде, – диде.
Карт, ике адәмнең ярдәме белән арбадан төшә-төшә, моның сүзен кисте:
– Исәр булма, мин сиңа әйттем: итен, кымызын татымам, мәгәр җиназасына барырмын, дидем, моны онытып калдыңмы?
Башкалар яшерен мәгънә белән бер-берсенә карашып алдылар.
Арысланбай, бу карт белән сөйләшеп, Карлыгач-Сылуны кара-айгыр ыругсы Калтайдан алып үзенә бирү турында киңәш итешмәкче иде, ләкин беренче адымнан ук күрде ки, җиназада бу мөмкин булмаячак. Аксакал ялгыз кала алмый, аның тирәсендә һәрвакыт адәм кайнаячак. Сүзне Алтын-Күлгә кайткангача кичектерергә булып, карт белән барып исәнләште. Бирем әкә аны тавышыннан ук таныды: