Галимҗан Ибраһимов – Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) (страница 3)
– Рөстәмне кемгә калдырдың? – дип сорады.
– Надя кулында, – дип җавап бирдем, аннары, кабаланып, ботинкасы белән пальтосын кигезеп бетердем, көч-хәл белән баскычка алып чыктым.
Күршеләребезнең берсе аны баскычтан алып төшәргә булышты. Утыргычка яткырдык. Мин:
– Хәзер мендәр белән түшәк чыгарам, йә суык тияр, – дип, өйгә кереп киттем һәм тиз-тиз генә тәрәзәдән мендәр, түшәк, юрган кебек әйберләрне ташлый башладым. Шулай ук караватны да, сүтеп, тәрәзәдән өлешләп ыргыттым… Караватны бакчаның урам кырые буендагы аллеяга куйдым: моннан өй дә, бакча да күренә иде…
Искиткеч хәл! Бу тынычсыз үткәрелгән төннән соң, Галимҗан караватта кеше ярдәменнән башка утырып тора башлады. Ул гына да түгел, вакыт-вакыт карават аркасына тотынып, берничә минут булса да аягына басып торырга тырыша. Әллә куркынычлы җир тетрәү төненнән соң аның күңелендә үз көченә ышану тудымы, әллә инде сәламәтлеге ныгый башладымы, анысын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, сәламәтлеге бөтенләй үк кайтмаса да, аякка басар һәм, өстәл янына утырып, аз гына булса да язгалый-сызгалый башлар көне якынлаша дигән өметне ныгытты.
Җир тетрәү аркасында җимерелгән яки зарарланган йортларны 1928 елның яз башына таба төзәттеләр. Без дә фанера өйдән йортның икенче катына күчтек. Монда инде без ике бүлмә алдык.
…Рөстәм 1926 елның 5 ноябрендә Казанда туды. Ул дөньяга килгәндә, Галимҗан Кавказда иде. Әтисе кайтканда, бала инде бер айлык чамасы булган иде. Күрәсең, Галимҗан чыннан да бик бала теләгән булса кирәк, чөнки бала коляскасының кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак-озак балага карап утыра торган булды. Вакыт-вакыт ул:
– Малаебыз бик таза булыр төсле күренә! – дип әйткәли иде. – Син аның башына, маңгаена дикъкать белән кара әле. Күзләрен күрәсеңме? Акыллы егет булып үсәр төсле күренә.
Баланы вакытлы-вакытсыз имезүгә һәрвакыт каршы тора иде. Феня белән бергәләп баланы юындырганыбызны сөенеп карап тора, кулына баланың йомшак зур фланель җәймәсен тотып көтә һәм, юындырып бетергәч, баланы, шул җәймәгә урап, үз кулына ала. Ләкин аңа баласын болай иркәләргә күп туры килмәде. Балага дүрт ай тулыр-тулмас, Галимҗанны авыруы тагын аяктан екты, һәм аны университет клиникасына урнаштырдылар. Аның шундый авыр, каты яткан көннәрендә Рөстәм дә чирләп китте…
Клиникага, бик борчылып, елап, Феня килеп керде. Кулында Рөстәм юк.
– Рөстәм чирләде, коса да коса, эче китә, елый, куллары-аяклары боз кебек салкын.
Мин шул минутта өйгә чаптым. Феня баланы клиникага көнгә ике мәртәбә китерә иде. Калган вакытта, балалар ашханәсеннән сөт алып, шешәдән имезә. Бушаган сөт шешәсен Феня типография буявы кибеп җитмәгән газета белән юган да, шул савытка салып, сөт алып кайткан һәм аны балага имезгән. Нәтиҗәдә бала типография буявы белән агуланган…
Ялта һавасы Галимҗан өчен генә түгел, Рөстәм өчен дә бик файдалы булды. Ул көннән-көн ныгыды, үсте. Әмма… Үләренә берничә ай элек Рөстәм минем янга үзенең китапларын күтәреп килде.
– Әни, миңа трамвай турында укы әле, – дип, кулыма китап тоттырды.
Бу китапны мин күңелдән белә идем. Шуңа күрә китапны тез өстенә куйдым да карамыйча гына укый башладым. Кинәт Рөстәм:
– Бу җирдә китапның битен әйләндерергә кирәк, ә син әйләндермисең,– диде.
– Ә син аны каян беләсең?
– Беләм! – диде дә Рөстәм китапны ахырына кадәр күңеленнән укып чыкты. Бер урында да ялгышмады. Мин аптырап калдым.
– Башка китапларны да шулай укый беләсеңме? – дип сорадым.
– Беләм.
– Йә, менә бусын укып күрсәт, – дип, кулына «Мойдодыр» ны тоттырдым.
Бу китапны да шулай башыннан ахырына кадәр, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңелдән укып чыкты.
– Бөтен китапларыңны да шулай беләсеңме?
– Беләм, башкаларын да укыйммы?
Аның егерме-утызлап китабы бар иде. Бу китапларны ул, әтисе шикелле, бик пөхтә тота, ертмый, буямый. Әгәр берәрсен алып икенче бер җиргә куйсаң:
– Минем шундый исемле китабым кайда, аны кем алды? – дип таптыра һәм урынына куя иде.
Боларның барысын шулай күңелдән белгәненә аптырап, мин әтисе янына кердем.
– Син аны махсус өйрәтмәдеңме? – дип сорады Галимҗан.
– Юк, – дидем мин.
Аны һичкем махсус өйрәтеп утырмый, ул үзлегеннән шулай өйрәнә икән.
Дүрт-биш айдан Рөстәм авырый башлады. Ул бик сәер йөткерә, бугазы кысыла кебек иде. Өченче көнне буыла ук башлады. Мин курыктым. Галимҗанны уятып, хәлне аңлаттым да, баланы күтәреп, больницага чаптым. Бала бик авыр итеп сулый. «Ни өчен миңа ярдәм итмисең?» дигән төсле, күзләремә тилмереп карый. Тиз арада хирург килде. Рөстәмгә операция ясадылар. Аннан безне йогышлы авырулар больницасына озаттылар. Ул төнлә тыныч йоклады. Иртән елмаеп уянды. «Ашыйсым килә», – дип, күмәч сорап алды. Үткер тешләре белән кытырдатып ашый башлады. Ул арада палатага табиблар килеп керде. Баланың ашаганына сөенеп карап тора башладылар, әмма кинәт аның йөзе җитдиләнеп китте. «Ни булды икән?» – дип, мин балага текәлдем. Аның күзләре йомылып, күз төпләре күләгәләнеп баралар. Йөрәгемне курку басты. Мин:
– Рөстәм! – дип кычкырып, аның караваты янына чүктем һәм кулларына үрелдем.
Табибларның берсе:
– Эндәшмәгез, ярамый, – дип, минем кулларымны тартып алды.
Кемдер:
– Йөрәк параличы! – дип куйды.
Рөстәм 1931 елның 21 мартында үлде. Дөньяда нибары дүрт ел да дүрт ай ярым яшәде.
Рөстәмне күмү шул ук көннеме яисә икенче, өченче көннеме булды – анысын бүгенгәчә ачык хәтерләмим, чөнки ул көннәрне минем акылым томан эчендә иде. Рөстәмне ничек кабергә төшерүләрен дә белмим. Тик шул истә: Галимҗан бу авыр көннәрдә аяк өстендә йөрде. Вакыт-вакыт таягына ике кулы белән таянып, әйткән сүзне ишетмичә, таш кебек катып калган мизгелләре дә булды. Йөзе каралып көйде, күзләренең нуры сүнде, ләкин бер тамчы күз яше түкмәде.
Бердәнбер баласы үлгәч тә, күзеннән яшь чыкмавы Галимҗанның каты күңеллелегеннән түгел иде, билгеле. Киресенчә, ул бик нечкә, сизгер күңелле, миһербанлы кеше иде. Көрәш белән, каты эш белән үткән тормышы аны тотнаклы итеп тәрбияләгән, үз-үзен тыярга өйрәткән, рухын ныгыткан. Язмышның мәрхәмәтсез, мәгънәсез һөҗүмнәренә ул бирешмәскә тырыша. Авыруы белән көрәшер өчен генә дә аңа никадәр рухи көч кирәк! Бу авыруны ул табиблар язып биргән дарулар белән генә түгел, ә дәвалануына зарар китерә торган бөтен нәрсәдән үзен тыя белүе белән дә җиңә иде.
Әсәрләр
Яз башы (Хикәя)
Мин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем.
– Балам, бар, китер әле миңа шаһәдәтнамәңне! – диде әни миңа.
Мин моны сабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр-тимәстән чабып, язу өстәленә килдем. Анда китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйммәтле кәгазь ялтырый иде. Мин моны тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сыман тотып, әнигә китердем.
Бу минем күптән түгел алган мәктәп шаһәдәтнамәм иде.
Шаһәдәтнамә кулыма кергәннән бирле, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук өйрәнгән идем. Шулай булса да, никтер аны әни авызыннан ишетәсе килә, анамның аны укыганын тыңлыйсым килә иде.
«Ни дисең, әни, ярыймы?» дигән бер караш белән аның күзләренә текәлдем. Җавап көтәм. Ул берничә кат салмак кына күз йөртеп чыкты да миңа ишетелерлек итеп «биш, биш ярым» дип укып китте.
Эчемнән бер нәрсә, бер көчле ялкын, кайнап, бугазыма, битемә таба килә. Әни моны белде, ахры. Арык, талган кулларының, аркамнан сөеп, җылы вә мәхәббәтле кочакка алганын, нәкъ йөрәгенең өстенә кысылганымны әле дә бик ачык хәтерлим. Һәр хәрефе эчке бер теләк, мәхәббәт вә изге уй белән тулган «Рәхмәт, балам, рәхмәт, күз нурым, бәгырем… тырышкансың» дигән сүзләре әле дә колагымда тора кебек тоям. Шул сүзләрдән соң әнинең күземнән, маңгаемнан үбүен кабергә кергәнче оныта алмаслык бер тойгы белән каршы алганлыгымны хәзер дә исемдә саклыйм.
Шуннан соң арада рәхәт вә тәмле бер тынлык туды.
Артык сүз, артык рәхмәт ишетмәдем. Ләкин өмет вә мәхәббәт белән тулган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар ничаклы яшерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез керфек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр иде.
Боларның нидән вә ни өчен килгәнен мием белмәсә дә, эчем сизә иде. Йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чыккан бу яшьләргә эремәскә көчем җитмәде. Белмим, нидәндер күңелем йомшарды. Күзләрем яшәреп, яңак буйларым чылана башлады.
Һәрнәрсәм, һәр теләгем камил, артык һич… һичбер нәрсә кирәк түгел иде. Мин әнинең бердәнбер баласы һәм юлдашы булганга, ул мине, халыкча әйткәндә, өрмәгән җиргә утыртмый – шул дәрәҗәдә якын һәм үз тота иде. Мин шул ялкында яна, эри идем. Ул арада чәй әзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып йөргән сыйлар берәм-берәм өстәлгә тезелделәр.
Озак һәм тәмле итеп эчтек. Әни искиткеч ваклык белән минем мәктәптәге тормышны сораша башлады. Минем укуым, иптәшләрем, имтиханнарым, хәлфәнең минем хакымда әйткән сүзләре энәсеннән җебенәчә сөйләшелде, кат-кат кичелде.
Чәйдән соң укыган китапларымны, язуларымны җентекләп карады да, һәммә нәрсәмнән риза булган төсле итеп:
– Бар, инде хәзер тышка уйнарга чык! – диде.
Шат, рәхәт, күңелле хәлдә йортка чыктым. Тугыз ай бертоташтан мәктәптә торып, бу көн төнлә генә кайттыгымнан, һәрнәрсә бик сагындырган, һәрберен яңача күреп йөрисе килә иде.
Бакчадан, андагы түтәл вә агачлардан башлап бөтен йортны: сарай, келәт, абзар һәм ындырларны аерым кереп карап, һәммәсе белән исәнләшеп чыктым. Минем бәхеткә, көн бик аяз, күк саф вә ачык булып, кояш та төшлеккә таба акрын гына текәп бара иде. Шундый матур көндә, шундый зур шатлыктан соң үземне гомеремдә беренче мәртәбә аерылып, яңа, хәзер генә кавышкан бу иске танышларым эчендә күрү миңа әллә нинди бер кызык та, рәхәт тә, әллә нәрсә дә сыман тоела иде. Һәрнәрсә матур, сөйкемле кебек булып, шатлыгым эчкә сыймый, күңел әллә кая сикерә, әллә нәрсәм әллә ни белән тула да ташып түгелергә тора төсле хис ителә иде.