Елена Бурак – Нәниләр китабы (страница 1)
Лилия Тухватуллина, Елена Бурак
Нәниләр китабы
Бу китапны язу минем үз баламны туган татар телебездә уйнатып үстерү
максатыннан башланды. Эш барышында биредәге шигырьле-җырлы
уеннар башка кешеләрнең балалары өчен дә бик файдалы булыр дигән
фикергә килдем.
Хөрмәтле укучым!
Сезнең дә балаларыгыз, үзебезнең бөек татар теленә өйрәнеп,
җырлап-биеп, исән – имин үссеннәр!
ЭЧТӘЛЕК
Хөрмәтле әти-әниләр!
Безнең уен һәм җырлар ярдәмендә балагыз:
– уйный-уйный уяныр, юыныр, уенчыкларын җыяр, ашарга пешерер, кошларны ашатыр һәм йокларга ятар,
– 1дән 5кә кадәр санарга өйрәнер,
– кул астындагы әйберләрне (шакмак, яулык, тасма, каләм, курчакларны) кулланып уйнар,
– хайван, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең атамаларын өйрәнер,
– беренче аваз ияртемнәреннән башлап сөйләшергә өйрәнер,
– хайваннар турында күбрәк белер, аларның балалары ничек аталганын өйрәнер.
Бала белән җиңел һәм күңелле итеп, шул ук вакытта сөйләмен, күзаллавын, эре һәм вак маторикасын үстереп шөгыльләнә алырсыз, тирә-як белән таныштырырсыз.
Уеннар 6 айдан 4 яшькә кадәр балалар белән шәхси дәресләр һәм төркемнәрдә шөгыльләнер өчен туры килә.
***
КҮБӘЛӘК
Уен тән әгъзаларын өйрәнергә һәм хәрәкәтләрнең координациясен үстерергә ярдәм итәр.
Бик гүзәл бер күбәләк.
Таңнан яныма килде.
Талпына-талпына очып, борыныма ул тиде.
Аннан маңгайга, авызыма, Маңгайга, авызга Колакларга, кулыма, күрсәтәбез.
Тезгә кагылып үтте. Колакларны тотабыз, кулга кагылабыз.
Һәм: “Сау бул! Сау бул!” – диеп,
Еракка очып китте. Кул белән югарыга үреләбез.
***
ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР
Әлеге бармак уены баланы йорт хайваннары белән таныштыра, ике кулның да координациясен үстерә.
Учлар ачык, бер-берсенә карап торалар. Ике кулның һәр охшаш бармагын тоташтырабыз (чәнти бармактан башлап).
Песинең – песи баласы,
Тавыкның чебие бар.
Куянның – нәни куяны,
Үрдәкнең бәбкәсе бар.
Ә әниләрнең кечкенә бәбие бар. Баш бармакларны тоташтырабыз.
***
ШАЯН ТЫЧКАН
Әлеге уен вак моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен
һәм игътибарны арттыра.
Безнең шаян тычканыбыз
Оясына качырган:
Кабартманы, китапны,
Ике кашык каймакны,
Курчагымның башлыгын,
Кәбестәнең яфрагын,
Савытымның капкачын,
Кызыл җепле кәтүкне,
Сары саплы үтүкне
Һәм каурыйлы мендәрне.
Усал песи тотканчы
Биредән үт капкынны!
***
ГНОМНАР ҺӘМ ЙОРТЛАРЫ
Уен дәвамында балада ритмны тою хисе үсә, “югары” һәм “түбән” төшенчәләре белән танышу була; бала ике бармагын күрсәтергә өйрәнә.
Кечкенә, җитез гномнар Җитез итеп йодырыклар белән әле бер, әле икенче учка суккалыйбыз.
Төзиләр матур йортлар.
Бу йорт бик тәбәнәк,
Урман янында кирәк.
Бу йорт бик тә биек,
Елга ярында төзик.
***