18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 9)

18
Соңгы чиккә җителгән. Әй Кырымым, Кырымым!.. Казанда кыбырсып яткан Мин синең бер җырыңмын! Пайтәхетләр очкан-беткән, Бар ирек – ярты карыш. Елларда югалып калган Юртакны эзләп барыш.

Моабит

Төнге Берлин буйлап йөргәндә, очраклы рәвештә Моабит төрмәсенә юлыктым…

Германия. Берлин. Төн караңгы. Урамнарда утлар яна бит!.. Үзем сизми генә янәшәңнән Узып барам икән, Моабит. Син һаман да төрмә. Заманасы Үзгәрде дип йөрим эчемнән. Дөньясында барган сугышларны Туктатырга килми көчемнән!.. Әй Моабит! Җәлил Моабиты! Күңелемдә йөргән Моабит!.. Ак кар көтәм. Ак кар урынына Никтер кызыллары ява бит!.. Без очраштык. Җәлил шигырьләре Соры диварларның исендә. Харап булды татар егетләре… Плётцензее… төрмә мичендә. Хәтерлисең. Әле онытмадың. Мөмкин түгел хәтер яңарту!.. Аң артса да, хыял үзгәрешсез — Бер шартлаган шарны кабарту. Бу кешелек сабак ала белми, Сугыш арты сугыш уенда. Җәлил дәфтәрләре йөри кебек Йөрәк тирәсендә – куенда… Германия. Берлин. Төн караңгы. Болытлардан яшьләр тама бит!.. Уйларыма чумып, янәшәңнән Узып барам икән, Моабит…

Мәскәү йөзе

Мәскәү йөзе төрле… Мәскәү йөзе — Кара һәм ак, соры, кызыл, сары… Белә микән моны Мәскәү үзе?.. Күптән эреп беткән инде кары. Эреп беткән, бәлки, яумаган да, Яңгыр гына коеп узганмыни? Җир өстендә атлар аунаганда, Шәһәр өстен каплар… тузанмыни? Мәскәү эше хутта… Мәскәү эше — Ак һәм кара учның өсләрендә. Тышы бердер аның, эче, эче… Күргән кебек тирән төшләремдә. Җир өстендә, җирнең асларында Көтү-көтү халык өерләре. Мәскәүдән зур уйлар башларымда — Хәтерләтә тынмас өермәне. Мәскәү уе тирән… Мәскәү уе… Бу уйларда безгә урын юкмы? Ә узганда – томан кара-куе, Утлы таба анда, таба – утлы. Киләчәктән үткәннәргә таба Бара юллар, бара, туктап тормый. Кем ут йота, кем суык су каба — Мәскәү колак салмый, муен бормый. Йөз ел элек узганнарны таныйм —