18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 68)

18
Ә ул әйтерсең аларны шигырь укып юата. Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә, «Тотса мәскәүләр якаң», – дип, як-якка төкеренә… «Тотса мәскәүләр якаң», – дип ачындың, татар улы. Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы. Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы, Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны. Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә, Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкреләр… Ничә буын үсте инде кисек тел – иман белән. Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән… «Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае, Кысалар кысылган саен, акыл барды тараеп… Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә? Телләребез «тырмаланды», дәшмәс булды әниләр… Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды, «Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны… Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая барды һаман, Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман… Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул, Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул… Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын, Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын. Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә, Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә…

Тарих өземтәсе

Дала җиле Дөнья тоткан кавемнәрнең рухы Болгар ташларына сеңеп калган. Бабам калканына тамырланып, Ерак далаларда башын иеп, Җилдә бәргәләнә күпме кылган. Шәһри Болгар – безнең кала. Ләкин… Алай кыска түгел безнең тарих. Төркиләрнең Атилласын, Күлтәгинен, Батый ханны гына искә алыйк! Идел, Чулман, Нократ һәм Чирмешән — Безнең бүгенгебез, безнең сулар. Бар иде бит Татар Бугазыннан Татар Күленәчә киңлекләрне Иләп колачлаган шанлы чорлар. Ислам – хак дин, сүз юк! Ә шулай да Татар халкы булган Болгаргача! Яугирлекне вәхшилеккә тиңләп, Кемнәр анда тарихыннан кача? Болгарыбыз – чорлар өземтәсе… Бу изге җир — Бабамнарның сәҗдә кылган җире. Киң Иделне кичеп, чәчләремне Сыйпап үтте шанлы дала җиле. Хач-манара Хач-манара нигезендә ташлар — Татар зиратының кабер ташы. Кәгъбәтулла тарафына багып Тәгәрәгән күпме татар башы. Җиргә сеңеп барган хәрабәләр Чикли алмас безнең хәтерләрне: Хач-манара нигезеннән багып Газаплана татар каберләре… Хач-манара корып сөякләрдән, Сөякләргә табынучы кавем Канга буяп йөргән диварларны, Арба көпчәкләрен, Кабан күлен… Каратуннар йөргән илебездә, Карачкылар корып, дала гизеп…