18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 5)

18
Кояшсыз көннәрдә боегам. Гел болыт эчендә яшәүдән Җәмгыять, кешелек оеган. Күкләргә карасаң, сорылык Җаннарны суыра үзенә… Кояшлы киләчәк каршына Сыгылмый бар гына, түз генә… «Исәнме, кояшым, исәнме!» — Диярмен. Син бары чык кына. Күземдә – өметтән яралган, Җаныма таралган чык кына…

«Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы…»

Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы, Акылымның ычкынган һәм шашкан чагы. Гөрләвектәй агып ятам җир буйлатып, Бар дөньяны уйландырып та уятып!.. Уянсыннар һәм күрсеннәр минем хәлне, Көлкеме мин, әллә инде мескен, жәлме? Җил булып исәр мәл түгел, коштай очар. Кемдер әйтер: «Түзалмасаң, әнә оч, бар!..» Юк, гөрләвек халәтеннән чыга алмам, Шуңа микән бертуктаусыз агам-агам. Киртә түгел таш диварлар, мәрмәр юллар, Аларны да үтеп чыга агым сулар. Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм, Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм. Акыллымы, акылсызмы – җавабы юк, Тораташтай яшәүнең бер савабы юк. Гөрләвектәй агып китәм кая таба?.. — Уйлар йөри җан ишеген кага-кага…

«Еллар оча, еллар оча…»

Еллар оча, еллар оча, Китап битен актаргандай, Язгы җилләр, җәйге җилләр. Көн коела, ә тоела Бер урында таптангандай. Еллар үтә, еллар үтә, Вакыт – чиге-чамасы юк, Сузыла ул чиксезлеккә. Бер кат тамган тамчының да Кабат-кабат тамасы юк. Еллар арта. Еллар артта Ялтыр-йолтыр килеп кала Сибелепләр-чәчелепләр. Мизгелендә гүя очкын Кабына да һәм югала. Еллар оча, еллар оча, Күзне ачып йомган кебек, Ул шулай тоелган кебек. Ерактагы эзне диңгез Дулкыннары юган кебек, Алар арттан куган кебек.

Германиядә…

(«Алман дәфтәре» ннән)

Монда бүтән тормыш, Монда бүтән яшәү. Урамына чык та Кешеләргә дәш… – Әү?.. Барысы да гади, Бөтенесе әйбәт. Беркем тотмый сине Муеныңнан бәйләп. Һәм телеңнән тотып, Беркем йөртми сине. Ә киләчәк тормыш