18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 43)

18
Мизгелләргә сыймас моң бураны. Син өзелеп кара. Ялгана алсаң, Ялган түгел, димәк, язганнарың. Син югалып кара, эзләсеннәр, Кара төнне ертып, улар булып, Эзләүчеләр булса. Эзләреңдә Тының калсын кабат кабынырлык… Бер карышка – бер тын. Карышырга, Тартышырга аяк терәп җиргә! Син борылып кара: юлың бармы, Тының бармы әле чигенергә? Өзелергә, өзлегергә тора Мөлдерәмә тулы мизгел өне. …Бу – гомернең кай мизгеле әле? Гасырларның әле кайсы көне?!

Рифат Сәлах

Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 елда туган авылындагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында эшли. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.

Рифат Сәлах студент елларында иҗат дөньясына кереп китә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри башлаганчы ук, ул әсәрләрен район, республика матбугатында бастырып өлгерә. Мәктәп елларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Шулай да Рифат Сәлах иҗаты өчен «Әллүки» мөһим роль уйный. Анда ул камилләшә, каләмен чарлый. «Иделем акчарлагы» конкурсында 2005 елда шигърият буенча – беренче урын, ә 2006 елда Гран-при яулый. «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә 2006 елда – икенче, 2008 елда беренче урынга лаек була. 2013 елда шагыйрьгә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән «Төрки шигырь фес- тивале» ндә Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе бирелә.

Рифат Сәлах – алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Ак фәрештә» (2017), «Чәчәк яраткан песи» (2019) шигырь китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрьнең Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында рус телендә, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның «Аразбары» китабы Рифат Сәлах тәрҗемәсендә татар телендә «Илһам» нәшриятында басылып чыга.

2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Өр-яңадан

Иртәгә мин өр-яңадан туам, Ишекләрен ачар яңа галәм. Ил-көнем дә башка булыр минем Һәм җилфердәр күктә яңа әләм. Иртәгә мин өр-яңадан туам, Яңа йөрәк тибәр таң атканда. Ак болытлар барсы җиргә иңәр, Җилдерермен күктән пар атларда. Иртәгә мин өр-яңадан туам, Сезнең янга килер сабый бала. Сокланырсыз, бәлки, сөенерсез, Күзләремдә очкын чагылганда. Иртәгә мин өр-яңадан туам, Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә. Хыялымны җырга салмак булам, Әләмемне үз итмәгән илдә.

Разинны уйлап

Туган телне өзелеп сөябездер, Яклыйбызмы аны, кем белә? Кемнәр әзер бүген, Разин сыман, Теле өчен утка керергә? Җәһәннәмнән җәһәннәмгә сала Каракошның әзер җавабы. Ана теле өчен, Разин сыман, Берәребез дөрләп янамы? Син дә, мин дә «Туган тел» не җырлап Торырбызмы ишек төбендә. Безнең телләр пайтәхеттә торсын! Пайтәхет тә тиеш белергә! Ана теле һәрчак түрдә булсын, Анадан да якын кем бар соң! Мал-мөлкәтен яклап йөри кеше, Телен яклап ханга кем барсын? Үз анасын саткан хаиннәрдән Бүген инде нәрсә көтәсе? (Ләкин җанда тонык өмет яши, Туар диеп татар иртәсе.) Телне сату – үз анаңны сату, Милләтеңне сату, илеңне. Сорау куя безгә каракошлар: «Җаның кыйбатмы? – дип, — Телеңме?» Туган телне өзелеп сөябездер, Сакларбызмы аны, кем белә?