18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 40)

18
Кай языклы аналардан тудың? Биләмәңә яу чабалар хатирәләр, Сагынулар сөңге булып оча. Бары да сына, бары да сындырыла, Үкенүләр генә кочак-кочак… Кайсы ыру атлый мәңгелеккә? Синең сулыш кайсы тирмәләрдә? …Тәти күлмәк кигән чая кызчык — Кем сурәте? Синең сурәтме әллә?..

«Карурманда ап-ак җилләр исә…»

Карурманда ап-ак җилләр исә. Тын сукмаклар тора тыелып. Тояк эзләренең кайнарлыгы Тузаннарга калган уелып. Карурманда ап-ак җилләр исә — Имән иңнәрендә ай юлы. …Җир йөзенә җете буяу уйган, Читекләре булган каюлы. Җырлап узган. Җыры җылы булган. Ак җилләргә җәйгән колачын. Яңа төсләр белән яңарткан ул Тормыш дигән яшәү йоласын. Куенында кайнар җаны булган, Күкрәгендә булган йөрәге. Җиргә каты басып атлаган ул, Белеп йөргән илгә кирәген. Карурманда ап-ап җилләр искән, Йөрәгенә аның кагылып. Йөрәк ялкынының кайнарлыгы Эзләренә калган ягылып. Һәм үз юлы буйлап атлаган ул. Һәм ятлаган чорлар дастанын. Читекләре тулы ирек булган — Ир-егеткә ни кирәк тагын?! Карурманда ап-ак җилләр искән. Юлларына еллар ябылган. Мәңгелекнең моңлы өне булып, Ак җилләргә җыры сарылган. Каннан – канга, җаннан – җанга күчеп, Киләчәккә кайтыр моң дисәм — Карурманда ап-ак җилләр исә. Алар тавышында без исән…

«Тәрәзәңне ачтың…»

Тәрәзәңне ачтың. Иңнәреңнән Каерылып очты канатларың. Очты алар кысан мәңгелеккә. Мин һичкайчан сине яратмадым. Карап калдың томырылып, ник очмадың? Очар өчен бер талпыну җитә. Юлын җуйган бер мосафир булып, Япа-ялгыз киттем синсезлеккә. Качып киттем, ачык калды тәрзәң. Ак күлмәгең калды сиңа кунып. Сызылып калды урам, сызлап калды, Канатсызлыгыңны аклар булып. …Канатларың ап-ак иде – җилләр Ак кар итеп кенә тараткандыр. Мин һаман да синсезлектән барам. Мин һичкайчан сине яратмадым.

«Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын…»

Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын Тырышып, тырмашып икегә яру ул… Аннары – мәңгелек ярату,