18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 31)

18
Һәм Ант китердең, Кемнән алдың бөят. Әйтерсең без булмаган да җирдә. Әйтерсең без тамактагы сөяк. Яшем белән юып Үбәм синең Ташларыңны — Хәрабәгә калган. Дөньялыкның Кай читенә барма, Сөйләшәләр Минем телдә һаман. Кайсы гына Туфрак Сугарылсын, Кубарылсын — Минем тарих калка: Тәңкәләре, әнә Сөңгеләре, Каберлекләр Еламсырап ята. Әнә бик борынгы Тынлыгыннан Күләгәләр Күтәрелә иңрәп: Мин – аларны, Алар мине таный, Һәрберсенә Кушуч Дога кирәк. Сөт тәмен дә, Сөю тәмен дә мин Үз илемдә Үз телемдә Белдем. Оныт, диләр, Тик йөземә бәрә Бик борынгы, Ирек сөйгән Җилем. Оныт, диләр, Кайсы җәйләүдә син Чыккан идең соңгы кабат җәйләп. Ул җәйләүдә атлар үрсәләнә, Күз алартып, авызлыгын чәйнәп. Кендек каным тамган тамырларны Кубарам да Бер йодрыкка Төйнәп Карап торам: Ватанымны Минем Йота бара Дәвасы юк Үләт — БИТАРАФЛЫК. Ул очсызга төшә Кемнәргәдер. Ә кемгә — Бик кыйммәт.

Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог

– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?

– Синең туасыңны көтеп, кызым…

– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!