18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 28)

18
Онытамы тәмам? Йә сөртәме, Хәтеренең төймәсенә басып? Җан кыюдан туктадымы гавам, Ирештеме тынычлыкка – тансык? Нинди төстә хәзер сезнең төшләр? Ул төшләрдә кайтавазлар бармы? Хет саташып булса ерасызмы Таныш күктән яуган ап-ак карны? …Арындырган бугай артык йөктән, — Кем ул, белмим, сезнең яңа Тәңре. Тик ышанам: шәфкатьледер, гадел. Һәм биш фасыл җәйдер анда мәңге.

Яшел күзле

Феи августа так свободны и так легки,

их духи немного горчат.

алар бии таңга кадәр болыннарда. сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе! алар елый, яшеренеп үләннәргә — үзләредәй яшел күзле, яшел күзле. алар көлә – кыңгыраулы үзән буйлап уйнап кына йөгерек җил узганмыни! алар китә, артларыннан эз калдырмый, берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый. алар көтә – айга, елга сузыламы, сузыламы бер гасырга, аннан ары… алар кача кешеләрдән ераккарак, сизә калса сүзләрендә ялган барын. алар белә: югалсалар – ахыр булыр. төсләре дә онытылыр, үзләре дә. дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә, бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә. …бераз кырку тоелыр ул август төне: нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле. һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә, кемнедер бик хәтерләтеп – яшел күзле.

Гап-гади

Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел, Хисләр хәрабәсе – гап-гади. Үлем сызыгында йөргәннәрнең Исе китмәс иде әллә ни… Алар, бушлат кесәсеннән алып, Махоркасын җилдә төрер дә, Һәм саргайган теше белән кысып, Ютәленә буылып көләрләр. Көләр алар… Артларында – Әфган, Артларында – кырыс кырык бер… Безнең сугыш хәтта сугыш түгел, Азагы юк хирыс… коллык гел. Без, җан өчен көрәшәбез, диеп Алданабыз яки алдыйбыз. Ә чынлыкта бары… очын җуйган Чынбарлыкны төшкә ялгыйбыз. Шулай ярый. Пошынмаска артык. Бу йөрәктә, имеш, җөйләр күп… Һәр кайтканы – Булат безгә… бүләк… Һәр тапканы – яңа Зиләйлүк. Биле нәзек Зиләйлүкләр өчен Кергәннәрен утка күрмәдем… Минем буын башка: һәр яңа көн Алыштырып кия күлмәген. Юк, янамый аңа һичбер афәт, Ул кизәнә үзе үзенә: Фил кадәрле булып күренә дә Очып барган чебен күзенә. Күкрәк кесәсендә хатлар йөртеп,