Антология – Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) (страница 2)
Әллә кайда диеп уйламагыз —
Мин сөюнең өске катында.
Әллә кайда түгел, монда гына,
Мин хыялның уйнак атында.
Әйдә бергә, сез дә соңламагыз —
Мин хыялның өске катында.
Ак болыттай ак уйларга чумып
Басып торам дөнья чатында.
Кая китте, диеп сорамагыз —
Мин яшәүнең өске катында.
Су ташый кыз…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре…
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса,
Йөрәген ачмакчымы?..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары…
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары…
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Офыкка карый-карый…
Толымлап үргән чәчләрен
Яз җиле генә тарый…
Су ташый кыз Ак чишмәдән…
Эх, чишмә булсаң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы…
Юлына сөйгәне чыкса,
Кузгалыр җан ярсуы…
Сагыну җыры
Утлы сөю хисләремне
Көмеш җептәй сапладым.
Ак болытка хатлар яздым,
Акты-китте хатларым.
Кояш нурларына төреп,
Сиңа сәлам җибәрдем.
Ул офыкка батты-китте,
Йөзгә төнге җил бәрде.
Ай яктысын карам итеп,
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга – бер адым.
…Җил артыннан хатлар яздым,
Очты-китте хатларым…
Иң-иң кайнар хисләремне
Күрешүгә сакладым…
Тупыл мамыгы
Июнь башы. Тупыл мамык коя.
Бар җиһанга чәчә аклыгын.
Җәй эчендә ак кар явамыни —
Нинди серле көн бу, аклы көн!..
Тәрәзәдән керә, ишекләрдән —
Анда-монда тупыл мамыгы.
Чәчләремә кунган ак мамыктан,
Әни, күңел сине таныды…
Синең дә чәч тупыл мамыгыдай, —
Үзе йомшак, үзе ак кына.
Ак төс сиңа бик килешә, әни,
Көләч чагың, матур чак кына…