реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 4)

18

Зөфәр, тирән генә сулап, башын читкә борды.

– Белмим шул, – диде ул, икеләнеп. – Читен мәсьәлә.

– Сез табарсыз, әгәр теләсәгез, – диде Рәшидә аңа, күптән белгән кешесенә әйткәндәй бик гади генә итеп.

Кызның бу сүзләре Зөфәрне гаҗәпләндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте. Әлбәттә, ул табачак. Тик менә… кирәк микән болар белән юлдаш булырга? Үзе дә аңлап җитмичә, нәрсәдәндер ни өчендер бераз гына шүрли кебек… Ул янында сүзсез генә җавап көтеп торучы күшегеп беткән кызларга, җилкәсен җыерып, бөрешеп төшкән егеткә бер карап алды (әмма Рәшидәгә караудан юри тыелды) һәм шунда ук ныклы карарга килде: һичшиксез, алып китәргә кирәк боларны! Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!.. Һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды.

– Яхшы! – диде ул, өзеп кенә. – Мин хәзер бер җиргә барып киләм. Әйберләрне сезнең янда калдырып торырга ярыймы?

– Ә, пожалысты! – диде егет, өтәләнеп.

Рәшидә артык бер сүз дә әйтмәде, бары тик әлеге шул сихри елтыр күзләрен генә: «Менә сез нинди әйбәт кеше!» – дигән төсле җылы бөркеп, сирпеп куйды. Кызлар исә куанычларыннан биешеп тә алдылар:

– Рәхмәт, абый җаным, рәхмәт!

– Рәхмәте соңыннан, әле атның табылганы юк бит, – диде Зөфәр һәм чемоданы белән толыбын кызларның мич буенда торган әйберләре янына илтеп куйды.

…Вокзалдан чыккач, ул туп-туры сельпо председателенә китте. Бу – аның күз күргән кешесе. Әгәр өендә булса, Зөфәр өчен барысын да эшләргә тиеш, әлбәттә.

Ул чалбар кесәсен капшап карады: чиста спирт тутырган солдат флягасы тирән кесәдә бик әйбәт утыра икән. Председательгә бераз салып бирергә була. Дөрес, сельпо кешесе үзе дә алама сырецны таба торгандыр, ләкин бу түгел инде. Бу – әҗәл даруына йөри хәзер…

Зөфәр, үзе эчмәсә дә, заводның чиста спиртын юлга һәрвакыт берәр литр алып чыга. Чемоданында тагын бер савыты бар әле аның… Шул нәрсә акча яки сүз үтмәгән җирдә эшне көйләп җибәрергә ифрат ярдәм итеп куя бит, шайтан алгыры!

…Киң, буш урамнан салкын карны шыгырдатып атлый-атлый, Зөфәр вокзалда көтеп калган артистлар турында да уйлап барды. Нинди хәлдә йөриләр, мескеннәр! Кош оча алмаслык суык, өс-башлары юка, тамаклары да, билгеле, ач инде аларның… Быелгы, кырык өченче елның кышы бигрәк тә авыр килде, хәерсез! Сугышның беренче елында фронтта эшләр бик мөшкел булса да, тылда ярыйсы иде әле. Колхозларда икмәк бар иде, халыкның үзенең дә иске запасы, мал-туары бар иде. Хәзер киресенчә: фронтта хәлләр яхшырды, эш җиңүгә таба китте, әмма… тылның хәле бик начарланды. Колхозлар тәмам бөлде, ир-ат калмады, икмәк юк, халык ачыга яки бер бәрәңгедә утыра… Һәм менә бөтен ил сөремен коеп, тешен кысып яшәгән бервакытта бу бичаралар, халыкка культура хезмәте күрсәтәбез дип, ачлы-туклы, өшеп-катып йөргән булалар. Йә, халыкта җыр кайгысымы соң хәзер! Шуны үзләре күрмиләр микәнни? Хәер, көчләп җибәргәч йөри торганнардыр инде. Ләкин шунысы гаҗәп: бер дә сыкрау-сыктану сизелми үзләрендә тагын. Йөзләре күм-күк, күзләре ач, ә шулай да көлгән булалар, шаярган булалар, җитмәсә әле, катып-туңып бетүләренә карамастан, ерак юлга чыгарга ашкынып торалар… Ә ул Рәшидә дигәннәре тагын? Рәшидә… Рәшидә!.. Күпме мөлаемлык, җылылык, нәфислек, хәйләкәрлек, иркәлек бөркелеп тора аңардан!.. Һәм шулар, спектр аша үткән яктылык шикелле, төрле төсләргә кереп, барысы берьюлы чагыла үзендә… Юк, чынлап та, нәрсә бу – аңа, Зөфәргә карата гына шулай юмартланып яктырдымы ул, әллә сүзен тыңлатыр өчен, бары уйнап кына кылануы булдымы?.. Каян гына беләсең соң аны?.. Хәер, чибәр артистка юри кыланса да һич гаҗәп түгел! Токымнары белән шундый халык инде алар, ир дигән көчсез бәндәне үзләре өчен менә шулай йөгертә беләләр!

…Зөфәрнең бәхетеннән, сельпо председателе өендә булып чыкты. Ә бер сәгатьтән ике ат вокзал алдына килеп тә туктады. Чаналарның берсе җиңел кошёвка, икенчесе киң үрәчәле гади чана иде… Һәркайсында икешәр толып та ята иде.

…Артистлар, күтәренеп, шаулашып, вокзалдан чыктылар.

Зөфәр аларга:

– Хәзәйкәнең самавыры әзер, берәр стакан кайнар чәй эчеп чыгыйк, югыйсә юлда туңарбыз, – диде.

Ир артист, икеләнеп-пошынып:

– Бик шәп булыр иде дә ул, соңга калырбыз, чорт возьми! – диде. – Көтәләр бит безне анда…

– Ә без аяк өсте генә… Әйдәгез, толыпларны кимичә генә утырышыгыз!

Рәшидә, арада өлкәнрәкләре буларак, артлы чанага утырды. Калганнары үрәчәле чанага тезләнделәр. Зөфәр, бер аягын читкә салындырып кына, Рәшидә янына утырды. Самавыр куеп торучы хәзәйкә өенә кузгалып киттеләр…

Анда, бик ашыкканга күрә, чишенмичә генә икешәр стакан сөтле кишер чәе эчтеләр. Берәү дә азык-төлеген чыгарып тормады. Булыпмы, булмыйчамы, Зөфәр моны белмәде дә. Дөрес, аның чемоданында шикәре дә, мае да бар, бер кирпеч икмәге дә бар иде, ләкин хәзер дүрт кеше алдына чыгарып куйсаң, валчыгы да калмаячак. Әлбәттә, ул мондый юмартлык күрсәтергә теләмәде.

Коры гына чәйдән дә бик хуп булып, аз гына җылынып, кызарып, безнең артистлар яңадан атлар янына чыктылар. Зөфәр аларга толыпларны өләшеп бирде, әйбәтләп, саламга күмелебрәк утырырга кушты. Рәшидәгә ул үзенең бәрән толыбын кидерде, чанага утырткач, аякларын салам белән күмештереп куйды. Рәшидә каршы сүз әйтү түгел, боларның барысын да нәкъ шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә кабул итте… Зөфәр үзе күп кенә җирдән эче иелеп беткән, тышсыз толыпны киеп, тар чанага кысылып һәм кызга борыла төшеп утырды да ат тотучыга кузгалырга кушты. Тимер табанлы чаналар сыкы кунган юл өстеннән авыр ыңгырашып кына кузгалып киттеләр.

Станция авылыннан чыгуга, караңгы төшеп, күз тәмам бәйләнде. Җир өстен томанлы суык каплап алды. Тирә-юньдә нәрсә бар, үр менәләрме, сырт төшәләрме – аерырга һич мөмкин түгел иде. Тик аларның күз алларында, толып якасын баш түбәсенә хәтле күтәреп, кузлада утырган рус агаеның киң аркасы гына күренеп бара. Үле тынлык, әйтерсең салкын томан бөтен җанлы-җансыз табигатьне, тавыш-өнне, тирән су төбедәй, каплап-йотып алган… Бары ара-тирә чана табанының авыр итеп чыжылдавы һәм атның пошкырып-пошкырып куюы гына ишетелгәли. Алар үзләре дә сөйләшмиләр, толып якалары белән капланып, җылы тыннарын эчтә сакларга тырышалар. Шулай да Зөфәр күршесе турында гел уйланып, уйланып кына түгел, ничектер аны тоеп бара. Бик якын, янәшә генә бит!.. Бу тою аңа тансык, рәхәт, ул аны гүя эчтән җылыта һәм кызга отыры якынайта кебек… Шуңадыр инде Зөфәр суыкны бөтенләй сизми диярлек, хәтта вакыт-вакыт эсселәнеп китеп, толыбын җилбәгәй ачып җибәрәсе килә, тик астыртын суык битне-борынны өшетеп ташлар дип кенә курка.

Шактый юл киткәч, Зөфәр әллә ничә кат кием аша Рәшидәнең акрын гына калтырануын сизеп алгандай булды. Өши күрәсең, дип пошынып уйлады ул һәм, толып якасын кайтарып, кызга иелә төшеп сорады:

– Нәрсә, сезгә суык үтә башладымы әллә?

– Юк, сизмим әле хәзергә, – диде Рәшидә толыбы эченнән генә. – Ә нигә?

– Шулай тоелды миңа… Калтырыйсыз кебек…

Рәшидә, бераз дәшми торып, акрын гына әйтеп куйды:

– Ул болай гына… Эчтә җылы калмаган бер дә.

Зөфәр дөрес чамалап алды бу сүзләрнең мәгънәсен: җылы юк, – димәк, озак вакыт рәтләп ашаган-эчкәннәре юк! Бәлки, алар бүген әле валчык та капмаганнардыр. Бер кишер чәе белән генә тәндә җылы саклап булмый шул! Зөфәр артистканы кызганып куйды һәм юлдашларча кайгыртучанлык күрсәтәсе килеп әйтте аңа:

– Бик өши башласагыз әйтегез, Рәшидә, ярыймы? Берәр чарасын табарбыз.

– Рәхмәт, – диде Рәшидә, ишетелер-ишетелмәс кенә.

Мондый суыкта кышкы юл аеруча озын булып тоела. Барып җитә алмыйча күзләр тона. Күпме киттек, күпме калды икән, дип, юлчы гел шул хакта гына уйланып бара. Рәшидә акрын гына эчкә үткән рәхимсез суыктан бөтенләй оеган кебек булды, селкенмәде, тавышын чыгармады, ә Зөфәр, аның өчен борчылып һәм әледән-әле башын сузып, алга карый башлады. Ниһаять, бер өч сәгатьтән соң алар сирәк-мирәк кенә утлары күренгәләгән караңгы Турайга барып керделәр. Авыл уртасындагы зур гына бер иске йорт каршысына җитеп туктадылар. Бу колхоз идарәсе иде. Чанадан иң элек Зөфәр төште. Ләкин калган юлчыларның берсе дә нигәдер кыймылдамый, күрәсең, бик нык өшегәнлектән алар кузгалырга да куркып утыралар иде… Зөфәр, чаналарга карап, бераз таптанып торды да иелеп кенә Рәшидәгә дәште:

– Килеп җиттек бугай.

– Ә, шулаймы? – диде Рәшидә, авыр йокыдан уянган кешедәй сүлпән генә, һәм толып якасыннан башын чыгарды. – Алайса, Яруллинны чакырыгыз әле монда.

Ләкин ул арада Яруллин дигәннәре, арткы чанадан төшеп, бөкрәеп һәм толып чабуларын җирдән сөйрәтеп, үзе Зөфәр янына килде.

– Кара әле, җаным, – диде Рәшидә аңа, – син үзең генә кереп әйт инде, безне иң элек фатирга илтеп куйсыннар.

– Ы, ыйе шыл! – диде Яруллин, өшегән авызын көчкә кыймылдатып, һәм алар Зөфәр белән идарәгә кереп киттеләр.

Унлы лампа белән тонык кына яктыртылган зур бүлмә уртасында аларны кыска тун, сырган чалбар кигән өлкән яшьтәге бер абзый каршы алды. Зөфәр сүзне үзе башлады:

– Председатель сез буласызмы?

– Мин булам.

– Исәнмесез! Менә артистларны алып килдем.

– Бик әйбәт. Көтәбез, – диде председатель, кул биреп.

– Башта аларны квартирага урнаштырасы иде.

– Һм… Клубта халык көтеп утыра бит… Нишлик икән, болай фатирыбыз әзер югыйсә.

– Безгә квартирага бармыйча ярамый, – диде Яруллин, сүзгә кушылып. – Әйберләрне куясы, өс-башны да алыштырасы бар, так што…

– Ярый, алайса, түлке озак юанмассыз инде… Ничә кеше соң сез?