реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 26)

18

Бер үк вакытта Зөфәр каяндыр бер бакчачы карт табып китерде дә шуңа җимеш бакчасын рәткә кертергә кушты. Мулла кыяфәтле, чиста, йомры гына карт башта бакчаның түренә хәтле узып, игътибар белән бөтенесен бер карап чыкты; чыккач, кулларын артка куеп: «Ай-һай, тәмам хәшәрәтләр оясына әверелгән икән бу!» – дип, башын селкеп торды; бары шуннан соң гына бишмәтен салып, җиңен сызганып һәм саплы пычкы, кәкре пәке белән коралланып эшкә тотынды. Һәр агачка ул ни өчендер «мәхлугым» дип дәшә иде, нидер сөйләнә-сөйләнә аны әйләнеп карап чыга иде, шуннан соң һич кызганмыйча «мәхлук»ны ботарларга тотына иде. Бер-ике көн эчендә карт кисеп ташлаган ботаклардан рәшәткә буенда зур бер өем хасил булды. Зөфәр баштарак, бу мөселман бакчаны утынга кисеп бетерә бит, дип, чынлап курка калды. Ләкин иртәрәк борчылган икән, картның ботарлавыннан соң, һәр агач, һәр куак җыйнакланып, бер-берсеннән аерылып, бөтен бакча эче иркенәеп, яктырып китте. Карт, кечкенә ак сакалын кәкре бармаклары белән астан өскә тараштырып, Зөфәргә әйтте: «Менә, кем, Зөфәр туган, бакчаңда хәзер җил дә йөрер, кояш та күп, җимеш тә мул булыр, Алла насыйп итсә!» – диде һәм тагын агачларны ничек карарга, кайчан ашларга, кайчан сугарырга кирәклеген әйткәләп төшендерде дә, шуның белән эшен беткәнгә санап, тиешле акчасын алып китеп тә барды.

Зөфәр, билгеле, өенең эчен дә җиһазларга онытмады. Шәп-шәрә алты бүлмәне тутырырга күп кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель алгалап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды. Әлбәттә, Зөфәр күреп тора: бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр, диде.

Таибә абыстай улының берьюлы бу хәтле эшләр актарып ташлавына эченнән генә бик сөенеп йөри иде. Ул моны егетнең, ниһаять, өйләнергә җыенуыдыр инде дип, үзенчә яхшыга юрады. Тик менә улының күздә тоткан берәр кызы бармы-юкмы, булмаса – кайдан, кемне табарга – шушы хакта борчылып уйлана иде. Бу турыда ул зур улы Зарифка да сүз салып куйды. Таибә абыстай фикеренчә, мондый йортка ни җитте кызны гына җитәкләп китерергә ярамый, тапкач-тапкач, яхшы нәселдән, мал кадерен белердәй тырыш, уңган, инсафлы кыз табарга кирәк.

Зөфәр үзе өйләнү мәсьәләсендә тәгаен бер фикергә килмәгән иде әле, шулай да вакыт җиткәнлеген сизә иде инде. Менә күпме эшләр башкарды, күпме акча тотты, йорты эчтән дә, тыштан да әнә ничек матурланды, әмма шуңа карамастан Зөфәр чын канәгатьләнү тоя алмый, чөнки аңа һаман нидер җитми кебек, йорты да элеккечә һаман буш, җансыз кебек иде. Күрәсең, бу зур йортка җан өрер өчен, бу йортта чын тормыш татып яшәр өчен, тагын бер яңа кеше – җанга якын яшь, чибәр хатын кирәктер инде. Шунсыз тормышы да, күңеле дә түгәрәклән-мәячәк, ахрысы.

Ләкин шушы уйларга бирелеп йөргән чакта гына, Зөфәрнең аяк асты кинәт кенә бер тетрәп куйды. Хикмәт шунда: Зөфәр йорт тирәсендәге эшләрен бетерүгә, һич көтмәгән җирдән госконтроль кешеләре килеп, ОРСның бөтен системасында зур ревизия үткәрергә керештеләр. Билгеле инде, көне-сәгате белән дөнья мәшәкатьләре, өйләнү кайгылары Зөфәрнең башыннан берьюлы очтылар. Дөрес, коелып төшмәде ул, ревизияләрне күргәне бар, ләкин, бердән, бу юлы аның бик капыл булуы, икенчедән, заводтагы «актив» саналып йөргән, бик күпне белүче һәм бик төпченергә яратучы кайбер кешеләрнең ревизия эшенә тартылуы Зөфәрне шактый нык борчуга салды. Болар инде мондый чакта, җәнлек ауларга катнашучылар шикелле, гаҗәп зур тырышлык күрсәткән булалар. Аннары алар, шушы җирдәге кешеләр буларак, әллә кайчангы эшләрне дә исләрендә тоталар һәм казып чыгарырга әзер торалар. (Ә казып чыгарырлык эшләр юк түгел иде.) Шуның өстенә тагын алар, шул ук активистлар, Зөфәр кебек кешенең мәгыйшәтен дә яхшы ук беләләр бит; аның былтыр гына зур йорт сатып алуын да, быел шуны яңартып йөрүен дә ревизия ясаучылар колагына бик әйбәтләп тукыячаклар, билгеле.

Зөфәр үзе материаль җаваплы кеше түгел, аның эше – ОРСның сәүдә точкаларына гомуми җитәкчелек итү, шул точкаларны товар белән тәэмин итеп тору; теге яки бу точкада растрата, җитмәүчелек ачылса, аны Зөфәрдән таптырмаячаклар. Моның өчен җавап бирүче «точка» мөдире яки директоры бар. Ләкин шул директордан: «Кая куйдың, кем белән ашадың?» – дип буып сораулары мөмкин. Зөфәр өчен һәртөрле күңелсезлекләрнең менә шул яктан килеп чыгуы ихтимал.

Әлбәттә, вак-төяк растрата, җитмәүчелекләр генә аны куркытмый. Тик менә күмәкләшеп ашау бик хәтәр нәрсә. Мондый нәрсәне ача калсалар, эшне, һичшиксез, тикшерү органнарына бирәчәкләр. Мәсьәлә бик җитдиләшеп китәчәк. Дөрес, эшнең аңа кадәр барып җитмәве дә мөмкин, чөнки, бердән, ОРС җитәкчеләре үзләре үк моңа юл куймаска тиешләр, ник дисәң, алар үзләре дә кардан ак, сөттән пакь түгелләр; икенчедән, әлеге точкалардагы материаль җаваплы кешеләр дә, ямьсез эшләр ачыла калса, бөтен гаепне бары үз өсләренә алырга тиешләр, ник дисәң, совет законы үзе үк ялгыз ашаучыларга – җәзаның рәхимлерәк, ә күмәкләп ашаучыларга катырак булуын кисәтеп тора. Аннары сәүдә работниклары арасында язылмаган бер кагыйдә бар: бәлагә юлыккан кешене исән калучылар һәрвакытта йолып алырга тырышалар. Һәм, әйтергә кирәк, күп кенә очракта бу тырышып йөрүнең теге «бичара»га шактый зур файдасы да тиеп куя: йә ул бөтенләй котылып кала, яки инде, китеп барса да, «сәфәре» бик кыска булып чыга.

Ләкин шулай да бу исәпләргә генә таянып, бөтенләй үк гафил булып торырга ярамый иде. Зөфәр ревизия килгән көнне үк кичен абыйсы аша Хәмит дустын үзенең өенә чакыртып алды. Түр бүлмәгә бикләнеп утырдылар. Зөфәр дустын ОРСтагы хәлләр белән кыскача гына таныштырды һәм аның алдына ике төрле бурыч куйды: беренчедән, ревизия ясарга килүчеләрнең баш кешесенә берәр төрле юл табып булмасмы? Ягъни ниндирәк кеше ул, кемнең сүзе үтә аңа, гомумән, җайга килердәй кешеме?

– Кыскасы, үзең аңлыйсың инде, – диде Зөфәр, – ревизиянең нәтиҗәләре бик каты булмаган тәкъдирдә, без ул иптәшне бервакытта да онытмас идек. Икенчедән, промтовар магазины директоры Сөнгатуллинны һәм азык складының мөдире Волковны бүгеннән калмый кисәтеп куярга кирәк: кулларында запас акча тотсыннар, ревизиянең нәтиҗәләре тәмам ачыкланмыйча торып, аңлатма бирергә ашыкмасыннар, гомумән, телләрен тешләп кенә йөрсеннәр. Алар моны үзләре дә белергә тиеш, әлбәттә, ләкин исләренә төшермичә ярамый, чөнки каушап бутала һәм бүтәннәрне бутый башласалар, соңыннан эшне төзәтүе авыр булачак. Әйләнгән саен минем янга йөгереп килмәсеннәр, ә сүзләре булса, синең аркылы гына җиткерсеннәр. Мин, положением буенча, ревизиягә булышучы кеше хәзер – шуны онытмасыннар. – Сүзен тәмамлап, Зөфәр ахырдан гына әйтеп куйды: – Только син, дус кеше, ревизор мәсьәләсендә сак була күр, яме!

– Өйрәтмә син мине, – диде Хәмит дорфа гына. Аннары бераз уйланып торгач, дәртле генә башын күтәрде. – Ярый, миннән эш калмас. Конечно, ревизорга юл табу ансат булмаячак, ну ничего, сукыр тычкан эзеннән йөреп карыйк әле, шәт, берәр йомшак җирен капшарбыз. Ревизор да чуеннан түгелдер әле.

Зөфәр, көлемсерәп, кулын сузды:

– Алайса, әйттем-бетте?

Хәмит аның учына сугып алды:

– Әйттем-бетте! Мать якасын!

Һәм ул, сугышчан задание алган оперуполномоченный төсле, такыр башына зәңгәр кепкасын каплады да, кәкре аяклары белән нык-нык басып, җитез генә чыгып та китте.

Зөфәр ревизия барышында үзен бик тыныч тотты. Башта ул ревизия кешеләре белән дәрәҗәсен саклап, әмма ачык йөз күрсәтеп, әйбәт кенә сөйләште, аларга кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер торуын белдерде, исәп-хисап эшләрендә булышыр өчен, үзенең аппаратыннан кешеләр дә бирде.

Ревизия өч көн дәвам итте. Барлык точкаларда да товар калдыгын исәпкә алдылар, соңгы ярты ел эчендә күпме товар кайткан, күпмесе сатылган, күпме акча тапшырылган – шуларны исәпләп чыгардылар. Ләкин ревизияне алып бару бик авыр иде, чөнки сугыш шартлары аркасында сәүдә-тәэминат эшләре гаять катлауланган иде. Азык-төлек белән тәэмин итү карточный система буенча бара, товарларга ике төрле бәя яшәп килә. Шуның нәтиҗәсендә бухгалтерия исәп-хисабы да бик катлауланып, чуалып беткән иде. Әмма шуңа карамастан өч көнлек ревизия дә ОРСның сәүдә точкаларында шактый зур кимчелекләр ачып өлгерде. Монда бозу да, әрәм-шәрәм итү дә, читкә тарату да, турыдан-туры урлау да бар иде. ОРС җитәкчеләренең шул точкалар аша үз-үзләрен тәэмин итү белән чамасыз шөгыльләнүләре дә бик ачык күренеп тора иде. Кайбер материаль җаваплы кешеләрнең өстенә зур гына суммаларга барып баскан җитмәүләр дә чыкты. Әмма бу кешеләр югалып калмадылар: каяндыр ниндидер документлар, актлар табып чыгардылар, шуның белән өсләренә чыккан җитмәүләрне киметә алдылар, ә калган кадәресен шунда ук акча кертеп кап- ладылар.

Кыскасы, ревизия башта бик каты тотынса да, соңга таба аның эше акрынлап йомшара барды. Нәтиҗәдә беркем өчен дә баш китәрлек зур куркыныч тумады. Ревизиянең йомгакларын бер генә сүз белән болай дип әйтергә мөмкин: кимчелекләр күп, ОРС малын ашау бар, әмма зур җинаятьләр юк.

Дөрес, ревизия, озаграк һәм тирәнрәк казынса, тотып судка бирерлек җинаятьләрне дә тапкан булыр иде. Ләкин аңа алай озак казынырга вакыт бирмәделәр: югарыдан кемнеңдер боерыгы буенча эшне кызу тотарга мәҗбүр булдылар. Бу Хәмитнең «сукыр тычкан эзеннән йөрү» нәтиҗәсе булырга тиеш иде.