реклама
Бургер менюБургер меню

Амирхан Еники – Әсәрләр. 2 том (страница 12)

18

И вәссәлам! Кабатлап сорама, эшне генә бозарсың. Димәк, ул әйттеме – бетте, эш булачак! Моңардан да зур гарантиянең булуы мөмкин түгел.

Әнә шундый кеше ул Әйттем-бетте Хәмит! Ярым сәүдәгәр, ярым арадаш! Талантлы, үткен-зирәк, әмма чиктән тыш индивидуалист, үзенчә «хөрлек» сөюче һәм үз рәхәте өчен генә яшәүче оясыз-нисез бер ялгызак кеше… Зөфәр менә шул кешегә ашыкты.

Кольцодан ерак түгел Островский урамындагы таш йортның өченче катындагы бүлмәгә Зөфәрнең күп тапкырлар килгәне бар иде. Юлын бик яхшы белә, кирәксә, йомык күз белән дә караңгы баскычтан күтәрелеп, киндер тышлы ишекне таба ала иде… Күршеләрдән аерым, туры гына коридорга чыга торган бу бүлмәгә ул Мәрьямне дә китереп йөртте. Верочканы да еш кына ияртеп китерде, кыскасы, бу аның «гыйшык» эшләре өчен генә хезмәт итүче яшерен оясы иде. Төп хуҗа – Әйттем-бетте Хәмит исә, Зөфәргә бик бирелгән киң күңелле дус буларак, бервакытта да аңардан бүлмәсен дә, ятар урынын да кызганып тормады. Гадәттә, ул: «Әйдә, алып килсәң килерсең инде, чукынган купец!» – дип, ачусыз гына мыгырдана да бүлмәсен теләсә күпме вакытка калдырып китә торган иде. Үзе ул преферанс сугарга ярата, кайдадыр хәрбиләрдән һәм карт артистлардан якалашып уйный торган кешеләре бар, шулар янына китсә, тәүлекләп тә югала торган иде.

Зөфәр килеп кергәндә, Хәмит пружиннары, арык мал янбашыдай, аннан да моннан төртеп чыккан «турецкий» диванда тетелеп беткән «Шерлок Холмс»ны укып ята иде… Баш кагышып кына исәнләштеләр. Зөфәр түргә узып утырды, ә Хәмит диваннан, рәнҗегән тавышлар чыгартып, аякларын салындырды. Киерелеп, авызы каерылганчы бер иснәде:

– Ни… нишләп болай соң гына?

– Йомышым бар сиңа, – диде Зөфәр, пальто төймәләрен ычкындырып.

– Бик ашыгычмыни?

– Әйе, бүген сөйләшеп куярга кирәк, иртәгә мин сине әллә күрәм, әллә юк.

– Хуш, тыңлап карыйк, нинди ул хәтле килеп терәлгән йомыш икән?

Зөфәр аз гына дәшми торды. Аның бу юлы мәсьәләне уен-көлкесез, җитди итеп, йөрәк эше итеп, яхшылап аңлатасы килә иде. Чөнки сүз Рәшидә белән очрашу турында барачак, димәк, бу очракта Хәмит тә гадәтенчә бары алама итеп кенә уйламасын. Шуны истә тотып, Зөфәр сүзен дусларча җитди, сабыр гына башлады:

– Беләсеңме, Хәмит, мин сиңа бер серемне ачарга тиешмен. Моңарчы ул хакта әйтергә ничектер җае чыкмады. Ә хәзер менә… әйтәм, әйтмичә булдыра алмыйм. Тик син, зинһар, дөрес аңларга тырыш. Мин моннан ай ярым элек командировкада чакта бер бик әйбәт, бик… порядочный ханым белән таныштым…

– Бүлмә кирәкме? – диде Хәмит, ваемсыз гына аның сүзен бүлеп.

– Нинди кеше син?! – диде Зөфәр, ачынып. – Сөйләгәнне дә көтмисең, сыразы әллә нәрсәгә борасың!

– Борып торасы калмаган монда, мәсьәлә ачык! Сиңа бит хәзер шул… порядочный хатынны алып килер өчен аулак урын кирәк, нигә, дөрес түгелмени?

– Ну, шулай да булсын, ди, ләкин син аңла, утын булмасаң, сүз бик җитди эш турында бара. Миңа ул хатын белән чынлап аңлашырга кирәк, чөнки… чөнки бер ай буена мин аның турында гына хыялланып яшәдем. Әйтәм ич, ул – бик интересный, бик яхшы хатын…

– Яхшымы-яманмы, карамы-җирәнме – минем өчен барыбер, – диде Хәмит, һич исе китмичә. – Миңа киләсе хатын түгел.

Зөфәр, ниһаять, өметен өзеп кулын гына селтәде:

– Ярар, сиңа сүз әрәм итеп торудан мәгънә юк… Эт таласын үзеңне! Тик иртәгә сәгать җидегә бүлмәң буш булсын, вот шул!

– Рәхим ит! Әнә запасной ачкычны алып китсәң дә була…

Зөфәр өстәлдә яткан ачкычны кесәсенә салды да урыныннан торды.

– Ник әле болай, начальниклар төсле приказ биреп кенә качасың? – диде Хәмит, урыныннан кузгалмыйча гына.

– Ә сиңа шул приказ гына үтә дә инде, адәмчә сөйләшүне аңламыйсың син.

– Ялгышасың, җан Зөфәр! Миңа иң элек мәсьәләнең деловой ягын хәл итеп куярга кирәк иде, аннары инде эш юктан фәлсәфәсен дә тыңларга була. Кем ул интересный ханым, ничек таныштың, нәрсәсе белән ул сине болай тиз генә сихерләп өлгерде? Сөйләп җибәр, булмаса.

Зөфәр акрын гына башын чайкады:

– Юк, хәзер сөйли алмыйм инде, гайрәтемне чигердең… Тик шуны гына әйтәм сиңа: ул хатын турында мин начар уйлый алмыйм… гашыйк булдым шикелле мин аңа… Син шуңа ышанасыңмы?

– Ник ышанмаска?.. Син дә кеше ич, өстәвенә өйләнмәгән егет… Ләкин, минем белүемчә, син гашыйк булыр өчен хатын түгел, ә кул тимәгән кыз эзли идең шикелле…

– Эзләп кенә табылмый икән шул, көтмәгәндә юлыңа килеп чыга икән ул!

– Шулаймыни?.. Кара син аны!.. Хәерле каза булсын!.. Ансыз – дөнья сансыз дигәндәй, миннән фатиха, алайса!

– Фатихаңны башыңа капла! Сиңа сөйләгән мин дурак! Ярар, киттем әле мин…

– Ну, бар, бар… Ләкин исеңдә тот: мин бүлмәмдә ниләр булганын белеп торырга тиешмен… Кем белә, сез может монда ялган акча сугып ятарсыз?!

Зөфәр, кызарынып-бүртенеп:

– Иблис син! – диде дә, ачу белән кулын селтәп, ишеккә юнәлде, ә әйттем-бетте Хәмит «турецкий» диванын шыңгырдата-шыңгырдата кычкырып көлеп калды.

Урамга чыккач та, Зөфәр тиз генә тынычлана алмыйча барды. Менә шушы кешенең бүлмәсенә ул Рәшидәне алып килергә тиеш инде. Нишләмәк кирәк, бүтән чара юк. Әлбәттә, Хәмитнең үзен Рәшидә күзенә ничек тә күрсәтмәскә кирәк булыр. Ул сизенә: Рәшидә аның дус-ишләрен яратмаячак. Хәмит кебек кешеләр белән чуалуын белсә, аның үзенә дә шикләнеп, әллә ни уйлап каравы мөмкин. Гомумән, Рәшидә кебек бөтенләй икенче даирәдән килгән, нечкә табигатьле хатын белән ничек тә сак кыланырга, үзеңне тыйнаграк, акыллырак тотарга кирәк булачак.

Икенче көнне кич, алдан сөйләшү буенча бер кино алдында очрашкач, Зөфәр Рәшидәне Хәмит бүлмәсенә алып килде. Хуҗа кеше – уңган егет – бүлмәсен җылытып һәм җыештырып чыгып киткән иде… Зөфәр башта Рәшидәнең өске киемен салдырып элеп куйды, аннары үзе чишенде… Чишенеп беткәч, бүлмә уртасында басып торган Рәшидәнең каршысына килде дә, бер сүз әйтмәстән, аны иңбашыннан кочаклап үбә башлады. Рәшидә, башын читкә борып, акрын гына:

– Туктагыз! – диде һәм, Зөфәрдән аерылып, өстәл янына барып утырды.

Зөфәр, урындык алып, аның каршысына урнашты. Һәм алар сүзсез генә бер-берсенә карап тора башладылар. Бу сүзгә кадәр күзләре белән бер-берсен сынау, бер-берсенең йөрәген укырга теләү иде. Әйе, асылда бит, бу аларның беренче тапкыр икәүдән-икәү генә аулакта очрашулары һәм менә шулай күзгә-күз карашып танышулары иде… Була икән шул моның кебек гайре табигый хәл дә: башта кешеләр, үзләре дә аңламаган ниндидер бер сукыр кодрәткә буйсынып, әллә ничек кенә якынаеп куялар, аннары инде бер-берсен аңларга, белергә тырышалар… Менә хәзер Рәшидә белән Зөфәр дә нәкъ шуның төсле бер хәл кичерәләр иде.

Теге вакытта, иске мәчет сәхнәсендә һәм Мәликә әби өендә, Рәшидә Зөфәр күзенә ничектер яшькә дә, төскә дә кызлар сыманрак булып күренгән иде. Хәзер исә бер дә шикләнмичә аны егерме биш-егерме алты яшьләрдәге ханым дип танырга мөмкин иде; кара чәчләренең уртадан ачып таралган һәм артка өеп куелган булуы да, күз төпләренең уелыбрак торуы да, хәтта кызыл кофтасының өстендә иркен генә утыруы да аның кыяфәтен әнә шулай олы сымак итеп күрсәтә иде… Әмма туры, ачык карый торган коңгырт-кара күзләре, яктырып китәргә торган чиста йөзе, тибрәнергә торган нечкә кашлары белән ул шул ук Рәшидә иде, сокландырып, дулкынландырып торучы җанга тансык Рәшидә иде.

Тик менә Зөфәр үзе бу минутта Рәшидә күзенә ниндирәк булып күренә икән соң? Егет өстендә таза-тулы гәүдәсенә бик килешле утырган зәңгәр бостоннан әйбәт костюм, ак күлмәк, кара галстук… Аның муены-бите ап-ак шома, киң маңгае да ак мәрмәрдәй бик чиста, кыска гына калдырып китәргән коңгырт-аксыл чәчләре ефәктәй йомшак… Һәм Рәшидәнең җылы бөркегән күзләреннән сизә ул – ханымга аның бу кыяфәте бик ошый кебек, таза ирлек көче һәм басынкы-сабыр карашы ханымны да аңа тарта, дулкынландыра кебек… Юк, алар бер-берсе турында ялгышмаганнар шикелле… бер-берсенә ошыйлар, пар килгәннәр шикелле. Ләкин ни өчендер Рәшидәнең күзләре бүген уйчанрак та, моңсурак та кебек. Нидән икән бу?.. Зөфәр, сакланып кына, аның озынча ак кулларын үзенең зур учларына алды һәм йомшак, акрын гына:

– Рәшидә, ник берни дә сөйләмисең? – диде. – Безнең бит сөйләшер сүзебез күп булырга тиеш.

Рәшидә җиңел генә бер сулап куйды.

– Әйе, күп шул… Ахрысы шуңадыр, нидән башларга да белеп булмый… Сез сөйләгез!

– Миндә дә шул ук хәл! – диде Зөфәр, ханымның кулын сыйпап.

Тагын беразга тынып калдылар, аннары Рәшидә, күптән күңелендә йөргәнне беләсе килеп булса кирәк, кинәт кенә кыюланып сорап куйды:

– Зөфәр абый, әйтегез әле, сез кем?

Зөфәр ни өчендер пошынып аңа карады. Рәшидә ашыгып өстәде:

– Әллә ни уйлый күрмәгез! Кайда кем булып эшлисез, дип кенә соравым… Мин бит әле сезне бөтенләй белмим.

– Әйе, дөрес, безнең чынлап танышканыбыз юк шул әле… Мин, Рәшидә, бер заводның ОРСында эшлим. Сәүдә бүлегенең мөдире булып… Бу сезгә ошап бетмидер инде?

– Нигә алай дисез?

– Сез – искусство кешесе, ә мин – әлеге берәү дә яратмаган сәүдә работнигы… Аралар бик ерак ич!

– Минемчә, аның һич әһәмияте юк. Тик кеше үзе яхшы булсын.

– Дөрес әйтәсез… Мин дә шулай уйлыйм, Рәшидә. Төрле профессиядә эшләп тә, бер-береңне… аңларга мөмкин ич.

– Әйе, – дип кенә куйды Рәшидә, бүтән нәрсә турында уйга калгандай. Аны тагын нидер борчый иде шикелле… Ниһаять, ул, йөзен читкә борып, акрын гына сорады: – Сез… ялгыз кешеме?

Бу юлы Зөфәр бик теләп җавап бирергә ашыкты:

– Әйе, мин ялгыз кеше, Рәшидә… Минем әнием бар, фронтта абыем бар, ләкин үзем хәзергә ялгыз әле.