Рамис Латыпов – Кит… Китмә!… (страница 2)
Сөен
Айбикә. Сөен, син беләсеңме, миңа нәрсә…
Сөен. И-и, Айбикә апа, беләсең бит инде син мине. Бөтен кибетне аякка бастырдым. Ярый әле Йолдыз белән икебезнең размер бер, алайса мәңге сайлап бетерә алмас идем. Кибетчеләр туеп беттеләр. Әллә ничәсен киеп карадым. Тагын теге мин әйткәне дә ошады, тагын берсе бар иде матуры, анысының размеры туры килмәде, мин барыбер киеп карадым. Аннары шушы икесе арасында сайлап арып беттем. Арслан туеп бетте, икесен дә ал, ди. Кайтып китәм дип, урамга чыгып китте ахырдан.
Айбикә. Ни дип әйтергә дә белмим инде мин, Сөен. Сөенергәме миңа, көенергәме… Алтай белән дә сөйләшеп карадым, сүзен куймый. Йолдыз әле бер төрле, әле икенче төрле әйтә. Мин дә нидер таләп итә алмыйм. Ни генә әйтсәм дә, үкенечкә калыр төсле.
Сөен. Айбикә апа, кем белә, бәлки шул туй күлмәге сихәт алып килер әле?
Айбикә. И-и, сеңелем, син бала-чага түгел бит инде. Акылым белән кабул итәргә тырышам аны югалтачагымны.
Сөен. Каргасы сары булган, кара түгел бит, сары төстә булгач, әйбәт булыр.
Айбикә. Хәзер ни булса да гаҗәпләнмим. Гаҗәпләнүдән уздык. Алтай инде бер аягы белән Үлем кочагында булган кызыма өйләнәм дигәч кенә гаҗәпләндем. Үлә бит инде ул, беләсең бит дип тә әйтеп карадым. Йолдызның күңелендә калыр, үкенеч булыр дип Алтай бик үгетләде, кызым да туй күлмәге киеп карыйсым килә дигәч, риза булмый кая барасың? Бердәнбер күз нурым бит ул минем! Шулай да барыбер гаҗәп миңа Алтайның болай йөрүе. Мин андый ук егеттер дип белми идем. Ошап бетми ул миңа, кызым яратканга гына кабул иттем мин аны.
Сөен. Ничек инде, Айбикә апа? Алар бит бер-берсен бик яраталар. Мин үзем әле дә көнләшәм алардан. Алар белән чагыштырганда мине Арслан бөтенләй яратмый. Гел талашып торабыз.
Айбикә
Алтай. Исәнмесез, Айбикә апа! Сәлам, Сөен!
Айбикә. Исәнме, энем.
Сөен (
Алтай. Сөен, гел көләсең инде син.
Сөен
Алтай. Рәхмәт, Сөен. Матур… Чын дус син. Арслан кайда соң?
Сөен
Айбикә. Хәерлегә генә булсын иде инде сезнең болай йөрүләрегез.
Алтай
Сөен. Кайсы җырчыны алып кайтасыз?
Алтай. Анысы сюрприз.
Алтай. Айбикә апа, син ачуланма миңа. Мин син уйлаганча берни аңламаслык түгел. Барысын да аңлыйм. Мин генә беләм Йолдызның ничек туй турында, туй күлмәге кию турында хыялланганын. Ул булачак туебыз турында көннәр буе сөйләшә иде! Туй күлмәгенең нинди булачагын, нинди балдаклар булачагын, туйда кемнең кая утырачагына кадәр планлаштырган иде. Ул синнән читенсенә, мәшәкать, борчу, чыгым ясыйсы килми, шуңа күрә кирәк түгел дип әйтә. Айбикә апа, син каршы килмә инде.
Айбикә. И-и, энем. Нинди чыгым, нинди мәшәкать дисең инде син. Чыгымдамыни хикмәт. Әллә нинди юк әйберләр сөйлисең син. Аягына да басып тора алмаган бала туйда нишләр? Шуны уйлаганың бармы синең?
Алтай. Мин аны кулымда гына күтәреп йөртермен, Айбикә апа. Туй күлмәге кию аның балачактан килгән хыялы бит. Сез генә аны сүрелдермәгез, авыраеп китмәс.
Айбикә. Риза булмасам, мин Сөенны да кире борган булыр идем. Хәерле генә булып бетсен. Ни әйтергә дә белмим инде.
Алтай
Айбикә Кит! Бераздан сөйләшеп бетерербез. Тынычланыйм.
Алтай. Айбикә апа, Айбикә апа, без бит туйны күчерә алабыз…
Айбикә. Кит!
Айбикә. Сине киткән дип торам, сеңелем.
Сөен. Юк, мин Арсланны җибәрдем. Алтайны ачуланып чыгармагансыздыр бит?
Йолдыз
Сөен. Ә-ә, кәләш, сабырлыгың беттеме? Менә!
Йолдыз. Нәкъ мин хыялланган! Каян белеп алдың?
Сөен. И-и, кызый, сиңа нинди күлмәк кирәген инде мин балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле беләм бит.
Йолдыз. Кыйбатмы? Ничә сум, чынлап? Нигә шулкадәр матур күлмәк булган бу?
Сөен. Кияү бүләгенең бәясен сорамыйлар инде. Кияү түли акчасын. Иң кыйбатлысы!
Йолдыз. Минем киеп карыйсым килә! Хәзер үк! Мин бу күлмәкне кимичә түзә алмыйм хәзер!
Айбикә
Айбикә
Йолдыз. Мин матурмы, күлмәкме?
Сөен, Айбикә
Сөен. Бергә әйттек, куанычыбыз уртак булсын, Айбикә апа! Икебез дә оста инде – син матур кыз үстергәнсең, мин матур күлмәк алып кайттым.
Йолдыз. Миңа шундый-шундый ошады! Нәкъ мин ошаткан күлмәк булган бу! Үзем алсам да, бу кадәр килешкәне булмас иде.Менә мин шулай итеп биим!
Йолдыз. Бүген минем иң бәхетле көнем! Бу көнне мин гомерем буе көттем! Мин бу туй күлмәген кию турында гомерем буена хыялландым! Бу көннән дә бәхетле көнем – туй көне генә булачак.
Айбикә
Сөен. Арзан түгел инде. Килен нинди булса, күлмәге дә шундый ук! И-и, бәясен сорамагыз инде һаман. Яхшы әйбер арзан булмый инде ул. Менә кызым шундый матур булачак дип куанып тор син.
Айбикә. Кызын кияүгә бирү әни кеше өчен бик куанычлы түгел инде ул, сеңелем.
Сөен. И-и, кияүгә китү теге дөньяга китү түгел бит ул!
Алтай. Айбикә апа, минем әйтәсе сүзем бар иде.
Айбикә. Энем, син Йолдыз янында тор әле. Аннары сөйләшербез. Мин Аппак әби янына кереп чыгыйм.
Алтай. Берәр сүз әйттеме әллә?
Йолдыз. Юк-юк…
Алтай. Ни соң алайса? О-о-о, син минем гүзәлем, син искиткеч матур! Кара нинди син....
Йолдыз. Кирәк кенә булмагандыр бу туй. Менә мин җиләк кебек кыз, мине караватым белән бергә чыгарасыңмы туйга?
Алтай. Юк-юк, алай түгел, син бит йөрисең…