Рамис Латыпов – Көрәксез нефтьчеләр (страница 2)
Арт якка чыгарга да кирәк булмаган. Печәнлектә яирәСнең кычкырган тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Тавышына караганда, Сәрия апа көрәк сапларын түгел, сугыш кырында яралы ирен тапкан… Әнисенең кычкырган тавышын ишетүгә үк замлА еламсырый башлый.
– Кирәкне бирә-ә…
Без Пикули белән аңа Нефтьнең зуррак өлешен бирергә вәгъдә итәбез. ЗамлА ризалаша, елаудан туктый.
Әмма яирәС печәнлектә тапкан көрәкләрне безгә бирми. Башка җирдән көрәк табарга кирәк.
Көрәк табу
Без тагын җыелабыз. Хәзер көрәкләрне сатып алырга кирәк дибез.
Акча юк.
“Безгә акционерное общество ясарга кирәк!” – диде Пипип.
“Ничек шунда ук башка килмәгән, безнең көрәкне кисеп яттык”, – диде замлА. Аның чәче пеләшкә алынган. Көрәк сабын кискән өчен әтисеннән җәза.
Без “акционер” уеныннан калган карточкаларның икенче ягына “клад” дип язабыз. Нефтьне тапкач, без аны сатабыз да, акционер булган кешеләр шушы карточкаларны акчага алмаштыра ала. Хәзер акчалы малайлар табарга кирәк. Әле алар безнең акцияләргә ышанырга да тиеш.
Дуеш – акчалы малай. Без Нефть турында Дуешка сөйләргә кирәк дибез.
Дуеш
Дуешның чын исеме Ринат. Аның әнисе немец теле укыта. Немец теле китабының тышлыгына Deutsch дип язылган. Шуңа күрә Ринатны авылда Дуеш дип йөртәләр.
Дуеш – әшәке малай. Аның Джек исемле эте бар. Ул шул этне велосипедына бәйли дә чаптыртып йөртә. Без этне кызганабыз. Ул чаптырып туктагач, Джек телен асылындырып хәл алып ята. Без эткә су бирәбез. Ул мондый чакларда суны насос кебек эчә. Дуеш шундый әшәке малай булганга, без аны таниР дип йөртмибез. Башкалар кебек, Дуеш дибез.
Башка вакыт булса, без Дуеш янына бармас идек. Әмма аның акчасы бар. Шуңа күрә без аңа акцияләрне сатарга барабыз. Бернишләп тә булмый. Көрәк кирәк.
“Акча була”, – дигәч, Дуешның күзләре яна. Ялгыз гына барган булсак, ул чәчтән йолкып, кулны каерып, акчаның кайда икәнен әйттерер иде. Өчебезгә каршы сугышырга курка. Чөнки безнең бер тапкыр өчәү аңа каршы сугышкан бар. Без Дуешны җиңдек.
– Каян килсен сезгә акча, – дип көлә Дуеш. Ә үзенең акчалы буласы килә.
– Безнең акча булса да, булмаса да, сиңа көрәк бәясен кире кайтарабыз. Син безгә хәзер көрәклек акча бир, – дибез.
– Хәзер акчагыз булмагач, аннары каян килә соң ул сезгә? Әйдә, сез миңа акцияләрне түгел, уенны бирегез… Менә уенны сатып алам.
Дуеш ике көрәк өчен бездән “Акционер” уенын алып кала. Әле Нефтьне тапкач, без аңа тагын ике көрәклек акча бирергә тиеш булабыз. Ул көрәккә акча бирми. “Әтигә күрсәтмәгез”, – дип, ике иске көрәк чыгарып бирә.
– Кычкыртып талады бу безне, – ди Пикули.
Аның каруы саплары куелган көрәкләр! Без аларны арт яктан гына алып кайтабыз, лапаска алып кереп, такталар арасына яшерәбез. Шунда безнең буйга үлчәп, кыскартып кисәбез.
Көрәкләр булды. Безгә хәзер Нефтьне казырга гына кирәк. Безнең кулда карта бар!
Нефть
Безгә бакчадагы тәрбиячеләр дә җир астында нефть бар дип сөйлиләр иде. Малайлар да
нефть бар, ди. Җир астында нефть ятканын хәтта динозаврлар заманында туган әби дә белә! Нефть-нефть дип сөйлиләр телевизордан да. Без нефтьтән бензин ясаганнарын беләбез.
– Хәзер бөтен нәрсә нефтедән. Ипине дә химиядән ясый башларлар әле. Минем янда яшәгәндә рәтле ризык ашыйсыз, – ди әби.
Безнең җир астындагы ул нефтьне күрәсе килә. Күрәсе генә түгел, безнең аны табасы һәм акча эшлисе килә!
Әни киткәндә, Пикули: “Әни, китмә!” – дип елый.
Әни әйтә:
– Ә акча каян килә? Минем бит җир астыннан нефть сатып баемыйм! Миңа җырламасам, акча килми!
Әни киткәч, без нефть табарга кирәк дип сөйләшәбез.
Без Нефть эзли башлыйбыз
Безне Нефть эзләргә этәргән ике вакыйга булды.
Берзаман әби “бабагызның елы” дип йөри башлады. “Аш үткәрәбез” ди. Нинди аш һәм аны кая үткәрәләр?
Дуештан сораган идек, ул әйтә:
– Кешеләр җыелыша, дога укыйлар да, ашыйлар, аннары сезгә вак акча бирәләр, – ди.
Ул дөрестән дә шулай булып чыкты.
Бабайның елын укытырга килгән кешеләрнең күбесе әби-апалар иде. Бер абзый гына бар, ул әбисен машинасына утыртып алып килде. Абзыйга һәм безгә кухняда ашарга бирделәр. Ул телевизорны кабызды, үзе ашый, үзе телевизор карый. Телевизорда нефть турында сөйлиләр.
– Әһ, шушы нефть каланчасының берсе генә миңа булса! – ди. Телевизорда кәкрәеп-бөкрәеп торган каланчалар күрсәтәләр.
– Кан суырып торган черки шикелле, – ди Пикули.
– Һәй, булсын иде әле!
– Ә нәрсәгә кирәк ул?
– Һәй, ул булса! Җирдән акча чыга бит! Каерып акча алыр идем, эшлисе дә булмас иде.
– Ул әйбер акча чыгарамыни?
– Акча чыгармыйча. Нефте булгач, саттың җибәрдең, күпме кеше череп баеды бит инде шуның белән. Вәт бакчаңда нефть чыкса!
– Ул бакчада да була аламыни?
– Нишләп булмасын. Бәхетле булсаң, табасың. Кайда икәнен генә белеп булмый бит аның. Менә мин урынын таптым. Кайткач казыйм, – дип көлә.
Без әбинең “акча булса, әниегез сезнең белән булыр иде” дигәнен гел ишетәбез. Безнең башта күптән план бар – акча табарга да, әнине безнең янга кайтарырга. “Акча булса, бәлки әти дә кайтыр иде”, – ди Пикули. Ничек акча табарга икәнен генә белмибез. Шуңа күрә, бакчада нефть табып була дигәч, безнең колаклар тора. Абзыйдан нефть турында сорашабыз. Аның бүтән сөйлисе килми. Нәрсәдер мыгырданып кулын селки дә, урамга чыгып китә.
Нефть ул кайдадыр якында гына. Аны казып табарга гына кирәк! Нефть казып тапсак, әни дә әллә кайларга җырларга чыгып китмәс иде, өйдә генә җырлап торыр иде!
– Нефтьнең картасын табарга кирәк, – ди Пикули.
– Теге абзыйда картасы булырга тиеш!
Абзый арт якка чыгып киткән. Без урамга чыгып, аның машинасын карыйбыз. Аның машинасы бик кыйбат. Ялтырап тора.
– Бу инде нефтьне тапкан булырга тиеш, – дибез.
Ул арт якта һава карап йөри. Без, машинасын ачып, карта эзләмәкче булабыз. Машина бикле, ачып булмый.
Бераздан ул китеп бара. Без Нефть турындагы уйлар белән калабыз.
Карта
Карта бөтенләй көтмәгәндә табыла. Ул безгә үзе килеп керә. Аны безгә бер пират бүләк итә.
Без үзебез генә өйдә чакта кап-кара сакаллы, озын чәчле бер кеше ишегалдына килеп керде.
– Пират! Ран! – дип кычкыра Пикули һәм бакчага таба йөгерә.
– Тукта, атам! – ди сакалбай һәм “пух-пух” итеп авызы белән “ата”. Без көлә башлыйбыз. Пикули да көлә.
– Су бирегез әле, балалар, – ди.
Без аңа чүмеч белән су алып чыгып бирәбез.
– Әти-әниегез кайда?
Безгә чит кешеләргә өйдә үзебез генә икәнне әйтү тыела.