Рамис Латыпов – Чәчәк: яңа кимәлгә күчеш (страница 3)
Һәр җан иясе үзенчә җайлаша тормышка. Читтән берәү аны очраклы дияргә мөмкин, әмма алай түгел! Барысы да яшәр өчен, табигатькә ярашыр өчен җайлашкан. Нәүрүз гөл дә менә шулай. Аны күргәннәр бөтен чәчәкләрен дә бер дияр, әмма алай түгел! Кайбер чәчәкләре кыска көпшәле – бал корты гәүдәсе чәчәккә кунганда корсагына серкә эләктерә. Кыска чәчәкле икенче чәчәккә куна икән, анысы кабул итми серкәсен – чөнки туры килми! Ә кайбер чәчәкләр озын көпшәле – теге кыска чәчәктән эләктереп алынган серкәне шул гына кабул итә ала! Үз туганнары белән “никахлашмас” өчен нәүрүз гөл менә шундый чарасын тапкан. Менә шундый акыллы чәчәк.
Нәүрүз гөл белән Үги ана яфраклары ничек сап-сары итсә дөньяны, шулай ук тиз юкка да чыктылар.
Ап-ак булды болын– Үги ана яфраклары ап-ак орлыкларын койды. Шуны күргәч, Алчәчәк көнләшеп тә куйды. Башкалар әле чәчәк ату турында уйлый гына, ә Үги ана яфрагы белән Нәүрүз гөл инде бу дөньядагы бурычын тәмамладылар – орлыкларын да койдылар.
Ә син, Алчәчәк? Син әле нәрсә эшләдең?
** *
Алчәчәк болын белән таныша. Көн туган саен яңа үләннәр яңа яклары белән ачыла. Ә үләннәр төрле… һәм бертөрле. Төрле-төрле булып тоелганнар бертөрле булып чыга, бертөрле тоелганнар – төрле.
Яр читендә камышлар янында сары күзле, ак таҗлы матур чәчәк үсеп чыкты. Ромашка ул, Ак чәчәк диделәр. Берзаман бөтен болынны шундый ук сары күзле, ак таҗлы чәчәкләр басып киткәч, Алчәчәк Ромашка бигрәк тиз үрчи икән дип көнләшкән иде. Анысы бөтенләй башка чәчәк булып чыкты: Сары чәчәк, Айлы чәчәк икән… Чәчәкләре бер үк кебек, сабаклары белән яфраклары гына үзгә. Айлы чәчәк туры сабаклы, имәннеке кебек яфраклы, ә Ромашкасы тармакланып китә икән шул… Ә кешеләргә барыбер – бөтенесе дә Ромашка… Менә шулай инде ул үзеңнең йөзең булмаса! Исемеңне дә югалтасың…
Былтыргы тамырларыннан кыяклы Йонча үсеп чыкты. Йонча ул Сүсәнгә дә бик охшаш, әмма икесе ике төрле. Ә кешеләргә барыбер – икесен дә бер дип уйлыйлар.
Янәшәсендәге бер үсемлек кызыклы тоелды Алчәчәккә. Сабагы урыны-урыны белән куе көрән төстә, ябышкак булып тора. Дегет чәчәге – Канәфернең туганы икән.
– Минем сабакларым ябышкак! – дип мактанды Дегет чәчәге.
Чынлап торып ябышкак Тигәнәкләр өчен көлке генә иде инде бу сүзләр. Дегет чәчәге беркемгә дә ябыша алмый ул, ә менә син Тигәнәкләрдән котылып кара!
Җәен болын көнләп кенә түгел, сәгатьләп үзгәрә. Һәрберсе кояш яктысын күбрәк алып калмакчы, тамырларын тирәнгәрәк, читкәрәк сузарга, сабакларын өскәрәк менгерергә тырышалар. Һәрберсенең бу дөньядан мөмкин кадәр күбрәк алып каласы килә.
– Дус яшик!
– Бер беребезнекенә үрелмик!
– Дөнья барыбызга да җитә!
Алышка чыкканда шундый матур сүзләр күп әйтелсә дә, узыш башлангач, барысының да беренче буласы килә. Көчле яшәргә тиеш – табигать алга барсын өчен шулай кирәк… Әмма бөтен дөньяны таптап узып әшәкеләнәсең икән, дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе каламы? Үзең генә утырып калырсың дөньяда, рәхәте булырмы аның?
Гаделлек – барлык җан ияләрен дә тигезли торган әйбер. Һәрнәрсәгә түзә җан иясе, әмма менә гаделлек булмаганга түзүләре бик кыен. Ә гаделлек хакына җан иясе үзе алырга тиешле булмаганнан да баш тартырга риза. Эләкмәгәне өчен җаны авырткан сараны да “гадел булды” дип үзен юата ала. Ә гаделлек булмаса, бик-бик кыен.
Әле чәчәкләргә Кояшны күрә белергә дә кирәк. Кешеләр генә үзләренә ни кирәген үзе дә аңламый, кирәкмәгәнне ашап, кирәкмәгәнне эчеп, үзенә зыян китерә ала. Ә чәчәкнең һәрнәрсә уйланылган. Алданрак чыккан яфрак арттан чыгып килүчесенә кояшны каплый. Арттан чыккан яфракны ничек кыерсытмаска? Анысы: "Ах, сез юньсезләр ", – дип тавыш чыгармый. "Рәнҗим мин аңа", – дип беренче яфрак артыннан сөйләп тә йөрми. Алдан үсеп чыккан яфракның башына җитү, аны корыту буенча да эш башламый. Булган шартларга җайлаша. Арттан чыккан яфракның я сабагы озынрак була, я кыскарак, ә ул бер читкә авышып үсә, я кояш аңа да төшәрлек зур була, бер дә булмаса, бәләкәй була, әмма кояшны тота. Чөнки бөтен яфраклар булганда гына агач нык була. Агач нык булмаса, алар да була алмый.
Ә менә кешеләрдә мозаика юк… Кешеләр алай итми. Алар башкачарак эш йөртә… Нәтиҗәдә, үзенә файда ясыйм дип, кешелеккә зыян сала. Димәк, кем акыллырак?
Алчәчәк көзен Һиндыба белән танышкан иде. Язын аны юкка чыккан дип борчылулары тиккә булган икән, былтыргы тамырыннан бәреп чыкты ул да – бөтен чәчәкләрне таптардай булып үсә.
Алчәчәкнең бер ягындагы Кындырак, күккә ашардай булып үрелеп, барысын да узып китте. Дегет чәчәге, Алчәчәк, Канәферләргә яктылыкны каплый да башлады.
– Син үзеңне генә уйлама, Кындырак, без дә бар, – ди Меңьяфрак.
– Син дә зур булып үс, – дип кенә җавап бирә аларга Кындырак.
Меңьяфракның Кындырак белән этләшер көче юк иде, шуңа күрә ул тармакланган яфракларын Бака Яфрагы өстенә сузды. Бичара Бака Яфрагы инде күренми дә, ул өч яфрактан артыкны чыгара да алмады. Монда барысы да озын буйлылар, үреләләр генә өскә! Алабута да шытты шытуын, әмма ул шулкадәр нәзек иде – тамырына урын да юк мескеннең. Әрсезлеге белән генә түзә әле дә.
Җиләк тә үзенә якты сорады.
– Миңа бит кояш булмаса, тәмле җиләкләрем дә булмас, – диде ул.
– Үлән арасында җиләкләр эрерәк кенә була ул, – дип көлделәр генә калганнар.
– Миңа урын бирегез! – дип тавышланды Җиләк.
– Синең урының монда түгел, әнә тау битенә мен, монда зур үләннәр! – диде аңа Болын Борчагы.
Җиләк сорауның файдасы юк икәнлеген үзе дә аңлый иде. Болын Борчагы җай тапты – Кындыракка чорналып, югары үрмәли башлады.
– Төш минем өстән! – диде аңа башта Кындарак, аннары, җиңә алмасын белгәч, тагын да югарырак үрмәләде. Болын Борчагы да аның артыннан сузылды.
Кындырак ул каты җеп кебек шул, сабагы нык. Кипкәч тә саламга әйләнеп, әтәч кикриге кебек чәчәген болгап утыра.
Шунда ук Мәтрүшкәләр дә төртеп чыккан. Ул берүзе берьюлы әллә никадәр сабак җибәрде – берсен-берсе яклап утыралар үзләре бер күч булып – якын киләм димә.
Мәтрүшкә Алчәчәккә үзенең аяныч язмышын сөйләде.
Мәтрүшкә зары
Сары мәтрүшкә болында сап-сары кояш аттыра торган бер матур чәчәк. Гадәти мәтрүшкәгә бернинди туганлыгы юк аның. Икесе ике гаиләдән. Мәтрүшкәсе – иренчәчәклекләр гаиләсеннән, сукыр кычыткан туганы, алар бик күп дөньяда, җиде меңләп. Сары мәтрүшкә – ярабайчалар, мәтрүшкәләр гаиләсеннән, бу гаиләдәгеләр бик аз дөньяда, биш йөзләп кенә. Әмма кеше икесен дә бер исем белән атаган шул. Берсе – чәй, анысын күпме эчсәң дә ярый, ә берсе дару, чамасын гына белеп эчәсе. Мәтрүшкәләрнең шундый хасияте булгач, кеше күрсәләр, куркып торалар – йолкып алмагайлары… Алалар да шул. Йолкып алалар да, кышкы озын кичләрдә сагышланып сорау да ала кешеләр алардан. Нигә Мәтрүшкә шундый сагышлы диләр. Ни әйтә алсын инде үлгән Мәтрүшкә? "Туган җирегездән өзелсәгез, безнең кебек кибәрсез", ди генә ала. Кеше шуларга карый да, әйе, туган җирдән өзелсәң, үләсең дип уйлый бугай. Әйтерсең лә Мәтрүшкә белгәнне генә белмиләр!
Язның башы да сары була, азагы да…
Менә шундый әкият белән яши Мәтрүшкәләр.
Көчленеке замана! Бака яфрагына ияреп Үлән Чирәм дә килгән булган икән, алар икесе дәшми-тынмый гына җиңелгәннәрен танып, күләгәдә калды. Көчлеләр арасына кергәч, җиңелүеңне таный да белергә кирәк.
Алчәчәккә бер дә кыен түгел иде болында. Бу талашулар да чын талашу түгел – бөтенесе дә үсәргә тели, бер рәвешле булып үскән үләннәр бер-берсенә ярдәм итә генә. Ә кем бу болын өчен яралмаган, алар инде яши алмый, үлә, яки бик озак елларга күзгә күренми торган рәвешкә күчә. Андый хасияте дә бар чәчәкләрнең. Кеше бу үләннәр инде үлгән дип уйлавы бар, ә чынлыкта алар югалган гына була....
Ә Алчәчәк бу болынны шунда ук үз итте.
Берзаман бар чәчәкләр берьюлы чәчәк атарга кереште. Ак чәчәкләргә күмелде болын. Ак, зәңгәрсу чәчәкләр. Искиткеч матур манзара иде бу.
– Безнең болын нинди ямьле! – диеште чәчәкләр.
– Әле генә сары идек, хәзер инде ак!
– Аннары без зәп-зәңгәр булачакбыз!
– Аннары – шәмәхә!
Чәчәкләр болында үз кардәшләрен карап куандылар. Һәрберсе үз ишләрен эзләде һәм тапты да.
– Монда бит меңьяфраклар меңләгән! – диде Меңьяфрак.
– Карагыз әле, Кындырактан күбе юк!
– Кындырак без Йончаларның туганы инде ул, Йончалар патшалыгы бу болын! – диде Йонча.
– Мин дә монда, мин дә! – дип куанды Сүсән.
Бер читтәрәк ялгыз моңланып утырган Шайтан Таягы да болында үз ишләрен күрде:
– Карагыз әле, без ничәү икән бит! Бу болынны Шайтан Болыны дип атарга була икән бит! – диде ул.
Чәчәкләрнең бер-берсен күреп куануы юкка түгел. Варис калдыру – орлык тарату аларның төп бурычлары. Ә орлыкларың әйбәт булсын өчен чәчәгең серкәләнергә тиеш. Башка ишләрең белән кавышырга кирәк. Башка чәчәкләрдәге серкә бөртекләре синең чәчәгеңне килеп үпмәсә, бу дөньяда үз нәселеңне калдыра алмыйсың. Бик сирәк чәчәкләр генә үзләре генә дә яши ала.
Шуңа күрә һәр чәчәк үз ишләрен табарга омтыла. Кем ничек булдыра инде…
Йончаныкылар җилгә өметләнә. Шуңа да бик, бик күп аларның серкәләре. Чәчәге матур түгел, әмма серкә салынган капчыклары зуп-зур. Җилле көнне шул капчыкларның авызларын ачып җибәрә дә Йонча, очыра серкәләрне! Ә үзе җилле көнне башка үләннәрдән килгән серкәләрне көтеп утыра. Тәрәз ачып сөйгәнен көтеп утырган кыз диярсең! Һәм эләктерә дә! Бөтен болындагы һава тула аның серкәләре була кайбер көннәрдә, урыны белән томан төшкәндәй була хәтта.
Кемгәдер сөйгәне белән кавышу өчен бөҗәкләр кирәк. Менә Үги ана яфракларына җайлы – ул чәчәк атканда башка чәчәкләр булмый, шуңа да кыш буе ачыгып чыккан бал кортлары аңа гына куна. Җәй җиткәч, чәчәк атучыларга кыенрак – күп була бит, кайсына гына өлгерсен бал кортлары. Шуңа да үсемлекләр берсеннән берсе матур итеп чәчәк атарга омтыла, бөҗәк, бал корты, күбәләкләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Әнә, Шайтан таягы серкә коя алмый, шуңа да чәчәкләре зурдан – әллә кайдан күренеп тора. Ә тау битендәге Җиләкләрдән тәмле исләр аңкый: