18+
реклама
18+
Бургер менюБургер меню

Рамис Латыпов – Чәчәк: яңа кимәлгә күчеш (страница 2)

18

Алар киң күңелле чәчәкләр.

Күк күкрәде.

Күкне ярты ягын кара болыт каплаган иде. Язгы әче җил җир өстен киптерер, җиргә болытларны куар, табигатьне ничек тә тизрәк чистартыр өчен тырыша иде.

Малай белән ир әрәмәлектән чыкты. Алар озын-озын шома агачлар күтәргән иде. Китешли малай үзе уйнаган урынга туктады. Ул нәрсәнедер эзли иде бугай.

– Алчәчәк, ул сине эзли! – диде чәчәкләр.

Алчәчәк горурланып китте. Чыннан да шулай булгандыр. Ир дә улы караган урынга күз ташлады. Әмма кара туфракта нәрсәнедер күрерлек түгел инде.

Тагын күк күкрәде. Малай белән ир күккә карадылар. Алар шат иде – яңгыр килә.

Кешеләр китеп барды.

Бераздан җиргә вак салкын тамчылар коелды.

Никтер ләйсәнне бик җылы, матур яңгыр итеп сурәтлиләр. Ә язның беренче яңгыры салкын, пычрак һәм бик ямьсез була чынлыкта. Әмма кеше өчен генә шулай. Ә чәчәкләр өчен бернинди яңгыр да начар була алмый. Тукландыра, яшәтә торган кадерле суда бит инде тормышның нигезе!

***

Сез үсемлекләр үзара сөйләшә алмый дип уйлыйсызмы? Алалар, ничек кенә әле! Әгәр сөйләшә алмасалар, ничек шулай үзара яраша, яфракларын дөрес һәм төз итеп суза, бер-берсе белән килешеп яши ала дип уйлыйсыз! Урамда ике кеше дә бер-берсенә бәрелмичә китә алмый кайчак, ә үсемлекләр дөньясы бөтен Җир шарында килешеп, сөйләшеп һәм дуслашып яши ала.

Табигатьнең сөйләшкәнен ишетәсең килсә, болынга чык та, үсемлекләрне тыңла!

Әле алай гына да түгел. Үсемлекләр кешеләрнең сөйләшкәннәрен белә, телләрен дә таный. Яхшыны начардан кем аермасын? Әйбәт сүз әйтсәң, гөлләр-чәчәкләр дә күркәмләнеп китә. Чәчәкләр үзләре яшәгән төбәктәге төрле җан ияләренең телләрен генә түгел, кешеләрнең төрле телләрдә сөйләшкәнәрен дә аера ала. Һәр сөйләмнең үз аһәңнәре, үз дулкыннары бит.

Кайбер чәчәкләр кешене ярата, кеше янына елыша. Кайберләре, киресенчә, кешедән качарга тырыша. Авыртуны да тоя алар, яхшы сүзне дә бик әйбәт аңлый.

Һәр җан иясенең туганнары, дуслары, дошманнары булган кебек, һәр чәчәкнең дә дошманы да, дуслары да бар. Туганнары – аның кардәш гөлләре. Аларның чәчәкләре охшаш була. Алчәчәкнең дә бар булып чыкты бу кыйтгада туганнары. Аларны күрүгә ул чиксез куанды. Бәләкәй генә чәчәкләр иде алар, бу җиргә якынайган, әмма Алчәчәк анда үзенең кардәшләрен күрде:

– Туганнар!

Һәр үсемлекнең дошманнары да була… Алар шушы чәчәк артык үрчеп китмәсен өчен саклап тора… Я тамырларын ашый торган кортлар, яки яфракларын кимерә торган бөҗәкләр. Алчәчәк кардәшләренә зыян сала торган шундый кортлар аны да үз итте. Дөнья артык рәхәт булса, узынырсың дигәндәй, вакыт-вакыт килеп тамырларын ашап китә торганнар иде. Моңа үсемлекләр риза-бәхил: бу бөтен дөньясында шулай бит.

***

Кыш буе үзгәрешсез яткан болынга язның һәр көне яңалык алып килә барды. Көн саен ниндидер үзгәреш – кар кими, уйсулыкларда сулыклар барлыкка килә, кар киткән урыннарда үләннәр яшел борыннарын төртә.

– Яшәү – көрәш!

Яшисең килә икән, көрәшергә кирәк. Нәрсә ул яшәү мәгънәсе? Яшәү үзе мәгънә түгелмени? Шушындый чуар табигатьтә үз кавемеңне калдыру, аны үзеңнән дә яхшырак итү шатлык түгелме? Менә бу исемсез бакчада да һәркемгә дә урын бар да, юк та. Булдыклы икәнсең – сине кабул итәләр. Юк икән, басып китәчәкләр. Кемгәдер ышанып кына яши алмый үсемлекләр. Болай гына берни дә бирелми. Бик сирәкләргә генә рәхәт яшәве, ә кемгәдер бик авыр.

Менә Тукранбашны гына ал. Аның орлыгы туфрак астында да ята, ә шушында ук былтыргы тамырлары да бар. Ул ничек тә үрчи ала.

Ә Җиләк? Тамыры да бар, мыекларын да суза як-якка, әле орлыкларын да кош-корт тарата.

Алчәчәккә авыр. Аңа яңа ватанда яшәргә хакы бар икәнен исбатларга кирәк. Чәчәк атарга, орлык калдырырга. Ул Тигәнәк кебек һәр хәрәкәтләнгән җан иясенә ябышырга торган әрсез дә, Тузганак кебек бөтен тирә-якка орлыгын чәчеп утыра торган җилбәзәк тә түгел. Ул әле биредә яшәгән бар үсемлекләрне белми дә. Алчәчәк әле былтыр гына бу урынга килеп төпләнде.

Үсемлек тирәлеккә яраклашсын өчен аңа үсеп карарга кирәк. Орлык рәвешендә чәчәк ул ярым йокы халәтендә була, исән килеш кенә тора, ул чагында генетик хәтере дә ниләр булганын исендә калдырмый. Ә инде үсеп киткәч, ул шушы урынның суын эчә, туфрагындагы ашы белән туклана – орлыкларына шушы төбәкнең үзенчәлекләрен сала. Менә шулай яшәр өчен җайлаша.

…Алчәчәк үзен атлы кешеләр белән ничә еллар һәм кая барганын белми. Яңа җиргә – шушы болынга килгәннән соңгы беренче язын белә. Аны читекле егеткә бирделәр, ә бу болынга килеп чыкканда ул инде үзенең улы булган ир уртасы иде. Үсәр микән дип бик борчылышкан иделәр бугай. Бу орлыклар бик кадерле иде аларга. Аларны кулларына алып кадерләп кенә тоттылар. Улы да орлыкларга бармакларын тидереп сыпырды, сокланып карап торды…

Яңа урын үзе үк куркытып тора. Киң һәм мул даладан соң урман янындагы болынлыкта яшәп китүе ай авыр!Моңа кадәр ул белгән бер генә үсемлек тә юк иде шул биредә! Барысы да ят, берсе дә таныш түгел. Алар арасында үз урыныңны табуы, ят судан, ят туфрактан аш табуы бик кыен иде шул.

Яңа җирдә кешеләрнең дә эшләре тыгыз иде. Әрәмәгә, әрәмә артындагы урманга еш йөрделәр, агач ташыдылар. Кышка кадәр үзләренә дә, хайваннарга да яшәр урын юнәтергә кирәк икәне күренеп тора иде. Әмма шулай да болында чәчәк атып утырган Алчәчәк янына килеп күз салып сокланырга вакыт табалар иде.

Алчәчәк үзенең бу дөньядагы вазифасын белә. Аңа ел саен чәчәк атарга, орлык калдырырга кирәк. Дөрес, шәп кенә тамыры бар аның, әмма анысы – соңгы таяныч, саклык чарасы.

Ә аннары озын һәм салкын кыш килде. Нинди авыр, салкын кышны узды алар! Дөрес, бу төбәктә яшәгән чәчәкләр элегрәк тагын да салкынрак кышлар булганы бар, диләр. Әмма яңа җирдә вакыт яңача ага башлый шул. Яңа җирдәге кыенлыклар күпкә авыррак тоела һәрвакыт.

Болындагы чәчәкләр дә бу кыштан зарланды. Былтыр күп идек, бик-бик күп идек, диештеләр. Озын кышларда ул орлыкларның санаулылары гына исән калды. Менә хәзер кояшта җебегән туфрак астында яталар.

Әле хәзер дә Акчәчәк янындагы Болын Яраны куркытып сөйли:

– Беләсезме без былтыр күпме идек?

Күп идек, миллионлаган идек… Чәчәк – кеше түгел, берәмләп кенә тудырмый балаларын. Аның балаларын күпме җан ияләре ашый, тамак туйдыра, шуның исәбенә җан асрый. Шунысын да исәпкә алып тырышырга кирәк чәчәкләргә!.. Орлыклар күбрәк булырга тиеш! Алар үзләре өчен генә түгел, җирдә тереклек булсын өчен дә тырыша.

Инде хәзер мондый күңелсез хатирәләргә бирелә торган заман түгел. Җәй җитә! Туфрак җылына, орлыклар бүртә. Былтыргы җәйдә, көзен, кышын, язда үлеп, череп, киселеп, ашалып, кибеп, бүртеп, агып китеп харап булган кардәшләр турында уйлар вакыт түгел. Яшәр чак.

– Яшәячәкбез әле болай булгач! – ди Алчәчәк.

– Яшәп булмас инде, бетәрбез, – дип мыгырданды Арчан. Алчәчәк дерт итеп китте.

Сүзнең көче бар. Нәрсә дип әйтәсең, ул тормышка аша. Нинди уйлар белән яшәсәң, шул тормышка аша. Бетәм дип яшәргә ярамый. Бетәм дип яшәгәннәр бетүгә таба йөз тота да, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә дип тилмерә башлый. Бетәм дип яшәгәч, тормышның мәгънәсе нидә булсын? Менә Арчан да бетәргә йөз тоткан ахыры.

– Алай әйтергә ярамый! – диде Алчәчәк.

– Нигә?

– Нәрсә әйтсәң, шул булачак. Андый төшенке уйлар белән яшәргә ярамый…

– Күтәренке уй булмагач, нишлисең инде? – ди Арчан.

Төшенке уйлылардан ерак торырга тырышырга кирәк. Тәнкыйди карашта булу файдалыдыр анысы, әмма гел-гелән төшенке уйларда яшәгәннәр янында булсаң, алар тормышыңны агулый, артка өстери. Шуңа да Алчәчәк тә икенче якка – якты уйлар белән яшәгән чәчәкләр тарафына борылды. Яшисе килмәгәннәргә дә ирек бирергә кирәк. Яшисе килмәгән яшәмәсен. Аның яшәмәскә хакы бар. Ни дисәң дә, гомер һәр җан иясенә бушлай бирелә, яшәү-яшәмәү аның үз ирке. Берәүгә дә яшә дип ялынырга берәүнең дә хакы юк. Җирдә бит юкка чыккан үсемлекләр дә бар… Алар юкка чыккан, ә табигать барыбер яши. Арчан юкка чыкса да яшәр ул…

Туфрак астындагы тамырларга җан керә. Бернинди җан әсәре булмаган, корган чыбык, җеп сыман гына булган тамырлар уяна, алардан вак-вак җепселләр бәреп чыга. Суга һәм җылыга туенган орлыклар, кыш буе үз куеннарына яшереп тоткан тамырчыкларын туфракка батыра, җир өстенә сабакларын суза.

Җир өстенә шытып чыккан төрле-төрле Чәчәкләр бер-берсен сәламли:

– Исәнме сез?!

– Без исән!

– Әйе, әле кайчан гына шушында тычкан авызында үлә язып яткан идек бит, – дип куаналар.

Яз яңгырлы һәм җылы килде. Чәчәкләр берсен-берсе узышка үсә башладылар.

Һәр фасылның гына түгел, җәйнең һәр чорының да үз төсләре бар. Алар чиратлашып яна. Башта сап-сары төскә керә болын.

Үги ана яфраклары чәчәк ата. Аннары ап-ак була. Алмагач-Чия, Шомыртлар. Аннары тагы сары – Тузганаклар чәчәк ата. Аннары миләүшә төсенә керә болын. Каты башлы Болын күкбашы – Төймәбашлар, Кырлыганнар, Билчән, Карабаш – Божан чәчәге, Кыңгырау чәчәк, Тукранбашлар, Әрекмәннәр, Саз нәдербашы, Йонлач кырлыган, Арыслан койрыгы – барысы да миләүшә төсендә. Һәр елны шулай.

Башта болын сап-сары булып янды. Су буенда Үги ана яфраклары берсен берсе узышка чәчәк атты. Нәүрүз гөлләр бөтен болынны сап-сары келәм итте. Аларга карап бар да сокланды.

Нәүрүз гөлнең чәчәкләре дә ачкыч кебек. Яз капкаларын ача торган ачкычлар шул инде алар. Нәүрүз гөл чәчәк аткач, яз башлана. Башта сиртмә койрык койрыгы белән сугып елгадагы бозны вата, боз китә, аннары Нәүрүз гөл яз ишекләрен ача. Шуннан яз килә табигатькә. Менә шундый җаваплы миссия йөкләнгән Нәүрүз гөлгә.